Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Файласын белеп ашагыз, туңдырыгыз

Хөрмә - ул витаминнар һәм файдалы матдәләр хәзинәсе. Аның кызгылт сары төсе кәефне күтәрә, ә составындагы файдалы матдәләр организмга көч һәм энергия өсти.

Ул С витаминына бай, картаюга каршы көрәшә, депрессиядән котылырга ярдәм итә, күз күремен яхшырта. Кышын да әлеге татлы җимешне татып карыйсы килә бит, шунлыктан, аны күпләр туңдыргычка куеп туңдыралар. 

Мондый запас булганда, кышын якыннарыңны гадәти булмаган десерт белән куандыру өчен менә дигән инде бу. 

Әмма шул рәвешле туңдырылган җимешнең файдалы үзенчәлекләре каламы соң? Туңдырган килеш тә, хөрмә барлык витаминнарны, файдалы макро һәм микроэлементларын саклап кала ала. 

Хөрмәнең төп файдалы үзлекләре нидән гыйбарәт соң? Шуңа ачыклык кертик әле. 
* Ул А һәм С витаминнарына бай. 
* Аның составында калий, кальций, йод, марганец, тимер бар. 
* Җимеш составындагы магний йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы. 
* Эш җитештерүчәнлеген арттыра, тонусны күтәрә. 
* Кан тамырларының варикоз киңәюе, шулай ук теш казналары канаган вакытта файдалы. 
* Иммунитетны ныгыта. 
* Анда антиоксидантлар күп, алар ярдөмендә картаюга каршы көрөшергә яраклы. 
* Анемия белән авыручыларга киңәш ителә. 
* Эчәклек эшен җайга сала. 
Өстәвенә, туңдырылган хөрмәнең тәмен яхшыра. 
Тик шунысын әйтик, туңдырылган хөрмәне кайбер очракларда сак кына куллану киңәш ителә: 
* Ач карынга. 
* Хөрмә ашаган вакытта су яки сөт эчәргә. 
* Балык һәм диңгез продуктлары белән бергә ашарга ярамый. 
* Шикәр авырулы кешеләргә хөрмә ашаудан тыелып торырга куша медиклар. 
* 3 яшькә кадәр балаларга хөрмә бирү тыела.

Фото:https://pixabay.com/

http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса