Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Дәвалау үзенчәлегенә ия 10 ризык

Аларны көн саен ашарга тырышыгыз.

Германия табибы,"Ризык белән дәвалану" китабы авторы Франциска Рубин дәвалау сәләтенә ия булган һәм организмны ныгыта торган продуктларны атаган.
Аныңча, иң файдалы продукт­лар: солы көрпәсе, бал, имбир, бәрәңге, кәбестә, куркума, үсемлек мае, тоз, лимон һәм суган. Аларны ризык буларак кына түгел, компресс һәм битлек ясап та кулланырга була.

Солы ярмасы холестеринны киметә. Бал белән керән бронхиттан булыша. Кәбестә ашкайнату системасы өчен файдалы, күзнең күрү сәләтен яхшырта, аның яфракларыннан эшләнгән компресс артроз вакытында кулланыла. Пешкән бәрәңге, эремчек белән бергә, ашкайнатуны яхшырта. Имбир кан тамырлары өчен файдалы, шикәр һәм холестерин күләмен киметә. Куркума тәмләткеч кенә түгел, ялкынсынуны да бетерә ала. Җитен мае артритны дәвалаганда булыша.

Кабак төшеннән сыгылган май простатиттан кулланыла. Суган белән сарымсак кан басымын төшерә, инфаркт һәм инсульттан саклый. Көненә 4 грамм сарымсак ашасаң, атеросклерозга каршы профилактика булып тора. Әмма табиб яшелчәләргә генә ышанып тормаска, дарулар да эчәргә кирәклеген кисәтә.

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса