Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Бума ютәл нәниләр чире генә түгел

Күршебезнең малае быел беренче сыйныфка укырга керде. Сентябрь урталарында йөткерә башлады бу. Шуннан бирле йөткерүе һаман бетми, кайчак төн буе ютәлләп чыга. “Педиатрыбыз, балада ОРВИ, ди. Салкын тигәннән төрлечә дәвалап карый. Ә без борчылабыз: бронхит булмасын тагын”, – дип сөйләп торды беркөн әнисе.

Сулыш юллары табибына алып барсалар, малайның коклюштан (бума ютәл) җәфалануы билгеле булган. Моны ишеткәч, аптырап калдым: ничек инде 7 яшьлек балада коклюш булсын ди? Бу чир белән 1-2 яшьлек сабыйлар гына авырый, дип ишеткәнем бар иде.

Ул чир яшькә карамый икән шул. Медицина фәннәре докторы, табиб-эпидемиолог Алла Миндлина әйтүенчә, куркыныч нәкъ менә кече яшьтәге мәктәп балаларына яный. Берсе чирли башласа, калганнарга ияртәсен көт тә тор. Чөнки коклюш ул – һава аша ияреп, кисәк башланып китә торган бактериаль инфекция. Бу вакытта югары тын юллары ялкынсына һәм кеше, туктый алмыйча, буыла-буы­ла йөтке­рә. “Бума ютәл 2 яшьтән кечерәк сабыйларда аеруча авыр уза. Бала сулый алмый тора, аяк-кулларын көзән җыера. Вакытында дәвала­масаң, үпкә шешү, күзләре­нә, баш миенә кан саву булырга, бала үлеп китәргә дә мөмкин, – дип аңлата Алла Яковлевна. – Чирне, гадәттә, авыру билгеләре күренеп тормаган балалар тарата. Туганнан соң 1-2 ай эчендә коклюшка каршы прививка ясалмаган балаларның бакчадан яки мәктәптән бу чирне ияртеп кайту ихтималы бик зур. Шуңа күрә табиблар әти-әниләргә аңлатырга тиеш: прививка ясатмау баланың үзе өчен куркыныч. Ми­немчә, прививкасы булмаган баланы коллективка кабул итмәскә кирәк”.

Тугач ук ясаткан прививка яшьли үлүдән саклап калса да, аның тәэсире гомер буена бармый икән. 6 яшькә җиткәндә, вакцина ярдә­мендә барлыкка китерелгән иммунитет көчсезләнә. Шул сәбәпле, бума ютәл 6 – 14 яшьлекләрдә еш күзәтелә. Мәктәп укучылары гына түгел, хәтта өлкәннәр дә аннан котылып кала алмый, кеше үз гоме­рен­дә коклюш белән кимендә 2-3 тапкыр авырып ала. Хәзерге вакытта Россиядә үсмерләр һәм өлкән­нәр өчен дә коклюш-дифтерия-столбняк авыруларын булдырмый торган вакцина бар.

Прививка турында сүз башлагач, “ни өчен кайбер әниләр балаларына аны ясатудан курка?” дигән сорауга да җавап эзләп карыйк. Прививканың зыяны бармы, орга­низмның аңа җавабы нинди булырга мөмкин? Алла Миндлина әйтүенчә, бума ютәлгә каршы ике төрле вакцина бар: бөтен күзәнәк­ле һәм күзәнәксез – катнаш. Бөтен күзәнәкле вакцина керткәннән соң, организмның реакциясе көч­ле­рәк була. Температура күтәрелә, кайбер очракларда көзән җыера, бала чырыйлап кычкырып җибә­рер­гә дә мөмкин. Ә коклюш-дифте­рия-столбнякка каршы торучы кү­зәнәксез катнаш вакцина кулланганда, тискәре эффектлар шактый ким була. Ләкин кайсы гына вакцина кулланылса да, куркырга кирәк­ми, чөнки прививкадан соң була торган реакция (температура күтә­ре­лү, кызышу, кадаган урынның шешенеп китүе) кешедә иммунитет барлыкка килүне күрсәтә. “Прививкадан соңгы бер генә халәт тә коклюш авыруының аянычлы нә­тиҗәсен­нән начаррак була алмый. Коклюш – гаять куркыныч чир: сабый чакта үлемгә китерсә, үсә төшкәч авырганда, хроник бронхит, урта колак ялкынсынуы, бүтән инфекцияләргә бирешүчән­лек бүләк итә”, – дип кисәтә табиб.

Озакка сузылган ютәлнең коклюшмы-түгелме икәнен табиб­лар бер караудан гына билгели дә алмаска мөмкин (күрше малай мисалы шуны дәлилли). Санитария-эпидемиология кагыйдәләре тик­шерүнең төрле ысулларын рөхсәт итә. Ләкин иң нәтиҗәлесе һәм иң төгәле – ДНК чылбырындагы молекулалар дәрәҗәсендә тикшерү – ПЦР (полимеразная цепная реакция).

Коклюш яки башка төрле йогышлы авырулар иярүдән баланы саклап калуның юлы бер генә – прививка ясату. Балалар бакчасына яки мәктәпкә махсус битлек кидереп җибәрергә була анысы. Тулысынча саклый алмаса да, битлек сулыш юлларына инфекция эләгүне бераз тоткарлый. Ләкин аның файдасы берничә сәгатькә генә җитә. Мәсәлән, 4 катлы итеп марлядан ясалган битлекнең вакыты – ике сәгать. Шуннан озаграк киеп торсаң, һавадагы инфекцияне үзенә җыйган битлек, киресенчә, чир чыганагына әйләнә.

 

Фәния Фәизова

http://www.vatantat.ru

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса