Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Бәрәңге баш авыртуын җиңә

Бәрәңге 80 процентка судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай, магний, калий, кальций чыганагы булып тора. Иммунитетны, чәч, тырнакны ныгыта.

Составындагы калий хисабына бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Калий йөрәк өчен файдалы, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бәрәңге ашау инсульт булу куркынычын киметә. Бу яшелчәдәге магний исә нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Балласт матдәләр ашкайнатуны көйли.

Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сәләтле. Моның өчен чи бәрәңгене, боҗралап кисеп, берничә минутка маңгайга куярга кирәк.

Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртканда, ютәлдән, ревматизмнан, бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изәләр, марляга төреп, авырткан урынга куялар. Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.

Бәрәңге пешкән су да дәвалау үзлегенә ия. Тоз, май салынмаган икән, аны эч авыртканда эчәргә киңәш итәләр.

Витаминнардан тыш, бәрәңгедә фолий кислотасы бар. Ул күзәнәкләр өчен бик мөһим. Шуңа да бәрәңгене бигрәк тә балаларга, үсмерләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга ашарга кирәк. Фолий кислотасы гормоннар бүленеп чыгуда актив катнаша, организмны стресслардан саклый.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса