Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Бавырны кайгыртыгыз!

* Укроп, петрушка, кинза, сельдерей, базилик һәм бөтнек кебек табигый антиоксидантлар бавырга организмны чистартырга булыша.

* Чөгендернең пешкәне дә, чие дә әйбәт. Анда клетчатка, фосфор, бакыр һәм В төркеме витаминнары бар. Алар барысы да токсиннарны чыгара һәм бавыр эшен җиңеләйтә.Кишерне дә шулай ук чи килеш тә, пешереп тә ашарга була.
* Кабакны да еш ашарга кирәк. Ул тиз үзләштерелә, ашкайнату органында артык тоткарланмый.
* Алма, груша кан составын яхшырта.
* Күрәгә, инжир, йөзем шулай ук бавырга файдалы. Алар тазаруга каршы көрәшә, кандагы холестеринны киметә.
* Әстерхан чикләвеге составындагы аргинин бавырдан аммиакны чыгара, ә омега-* бавырны сәламәт хәлдә тота.
* Кузаклы культуралар тиз үзләштерелә торган аксымга бай. Алар тукымаларны, шул исәптән бавыр тукымаларын яхшырта.
* Җитен, зәйтүн майлары организмнан токсиннарны куа, шулай итеп бавырга ярдәм итә.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса