Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

БАШ МИЕНДӘ ҮСКӘН ШЕШНЕҢ 8 БИЛГЕСЕ

Яхшы хәбәр: баш миендәге яман шеш авыруы белән җирдәге халыкның 1% ы интегә. Начар хәбәр: кагыйдә буларак, шеш үзен сиздертмичә тыныч кына үсә. Шуңа күрә вакытында ачыклар өчен үз организмыбызга игътибарлы булу зарур.

1. Баш авырту  
Кызганыч, табиблар шештән килеп чыккан авыртуны гади баш өянәгеннән һәрвакыт аера алмый.  Көн саен башыгыз авырта икән,  кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итеп,  махсус тикшерелүгә юллама  бирүен сорагыз. 

2. Күз күреме бозылу
Баш миендәге яман шешнең тагын бер яшерен билгесе –  күрү кырының тараюы, күздә кечкенә кара таплар барлыкка килү.  Мондый үзгәрешне машина йөртүчеләр тиз сизеп алачак. Табиблар әйтүенчә, еш кына бу симптом  гипофиз (баш мие нигезендәге үсеш, үсү, матдәләр алмашына тәэсир иткән эчке секреция бизе) тирәсендә шеш үскәндә  күренә башлый. 

3. Хәлсезлек һәм һәрвакыт йокы килү
Баш миенең  тәннең бөтен мускулларына җавап бирүче өлешендә шеш үссә, ике арада сигнал йөрү начарая. Бу исә аяк һәм кул очлары хәлсезләнү, авыртуны тоймауга китерә. Мондый төр шеш  һәрвакыт йокы килүгә дә сәбәпче. 

4. Сөйләшкәндә сүзләр таба алмау 
Бу да баш миендәге шешнең таралган билгесе. Сөйләшү барышында сүзләр таба алмау, йә авырлыклар туу – мәсәлән, көтмәгәндә  тотлыга башлауга игътибарлы булу кирәк.  

5. Үз-үзеңне тотыш үзгәрү.
Ачулану, шомлану, депрессия, кисәк кенә кәеф үзгәрүчәнлек  тә баш миендә шеш үсүдән булырга мөмкин. 

6. Ишетү сәләте кимү
 Кеше сөйләмен, авазларны  аңламау да куркыныч билге. Моннан кала, колак шаулаганнан да һәвефләнергә урын бар.  

7. Тигезлекне югалту
Баш миенең тагын бер функциясе – хәрәкәт һәм баланс саклау.   Шеш үскән очракта, кеше тигезлегең югалта башлый. Алпан-тилпән атлый башласагыз, караңгы вакытта йөргәндә авырлыклар туса, тиз арада  табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
 

Фото:http://www.pixabay.com  

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса