Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтегез

Балаларда (бигрәк тә кечкенәләрдә) юлда куркынычсыз хәрәкәт итү күнекмәләре формалашмаган.

Алар машина кую урыннарында булган автомобильләр аша якынлашучы автомобильне күрмәскә дә мөмкин. Моннан тыш, ул яшьтә алар транспорт чарасының тизлеген һәм дистанциясен чамалый алмый. Балаларның транспорт чарасыннан күпкә кечерәк булуын, шул сәбәпле юлны тулысынча күрә алмауларын даими рәвештә исләренә төшереп торырга кирәк. 

  23 нче янгын сүндерү хезмәте ата-аналардан түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне таләп итә:

- Ачык төстәге кием (Машина йөртүчеләр балагызны күрсен дисәгез, аңа ачык төстәген киемнәр алыгыз).

- Яктылык кайтаручы аксессуарлар (Алар баланың тышкы киеменә беркетелә. Бу аксессуарлар тәүлекнең караңгы вакытында иң беренче булып күзгә ташлана).

- Тукта, кара һәм тыңла! (Ул юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләренең берсе булып тора. Бу кагыйдәне балагызга өйрәтегез).

- Куркыныч урыннар (Балагызга әлеге урыннар турында хәбәр итегез. Аларга аркалар, тыкрыклар һәм ишегалдыннан чыгу юллары керә. Биредә машина чыкканын бала күрми дә калырга мөмкин).

- Юл кырыеннан читтәрәк йөр! (Тротуар буенча барган бала юл кырыеннан мөмкин кадәр читтәрәк барырга тиеш).

- Игътибарлы җәяүле (Балагызга җәяүле кичүе аша чыкканда игътибарлы булуның мөһимлеген аңлатыгыз).

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса