Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Балалар даруларны бушлай алуга хокуклы

“Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында”Федераль законның (№323-ФЗ, 21 ноябрь 2011ел) 7маддәсе 2өлеше нигезендә медицина ярдәме күрсәткәндә балаларга өстенлек каралган.

Даруларны бушлау алу хокукына түбәндәге категория балалар ия:

-өч яшькә кадәрле балалар, шулай ук күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 яшькә кадәрле балалар;

-18 яшькә кадәрге инвалид балалар;

-гражданнарның гомерен кыскартуга яисә инвалидлыкка китерүче сирәк хроник авырулардан интегүче балалар;

-диабет, бронхиаль астма, онкологик һәм башка авырулардан интегүче балалар.

Даруларны бушлай алу өчен дәвалаучы (участок) педиатрга  мөрәҗәгать итү кирәк. Шул ук вакытта мәҗбүри медицина иминиятләве полисы (СНИЛС), баланың туу турындагы таныклыгы, диагноз кую турында баш белгечләр бәяләмәсе, шулай ук күп балалы гаиләнең таныклыгы яисә инвалидлык турында белешмә (тиешле категория бирелгән очракта).

Дарулар рецепт нигезендә ташламалардан кулланучы гражданнарны дарулар белән  тәэмин итүче даруханәләрдән алына. Даруханәләрнең исемлеген рецепт бирүче медицинана учреждениеләреннән дә алып була.

 

http://zainsk-rt.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса