Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Балагызга салкын тисә

Балагызга салкын тисә Температураны ничек төшерергә? Мондый очракта ата-аналар, бик югары булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Әмма бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә.

Температура күтәрелү — организмның саклану реакциясе ул. Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасыйл була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырларын тарайтырга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтергә “әмер бирә”. Температура күтәрелгәндә өшеп калтыраулар, дерелдәүләр нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк.

Температураның файдасы да бар. Ул, бер яктан, авыру билгесе булса, икенче яктан — авыру чыганагына каршы көрәш ысулы: тән температурасы 37 градустан артканда күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер саклагыч матдәләр, әйтик, интерферон, температура 38 градустан югарырак күтәрелгәндә генә бүленә башлый.

Күп очракларда балалар тән температурасы күтәрелүне өлкәннәргә караганда җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә температурасы 39 градустан артмаганда аларга температураны төшерүче препаратларны бирмәскә дә була. Баланың температурасын даруларсыз: тәнне уксуслы җылымса суда чылатылган йомшак бияләй яисә сөлге белән ышкып төшерергә дә мөмкин.

Даруларны кайчан бирергә?

2-3 айлык сабыйлар температура күтәрелүне авыр кичерә, шуңа күрә табиблар температурасы 38 градуска җиткәндә үк аларга дарулар бирергә киңәш итә.

Нәниләргә җылылык күбрәк кирәк, шуңа күрә аларда мускуллар калтыравы еш кына көзән җыеру китереп чыгара. 3 яшькә кадәрге балага, әгәр аны бер генә тапкыр көзән җыерса да, тән температурасы 38 градус һәм аннан да югарырак булганда температура төшерә торган дару бирү зарур.
Һәм ниндиләрен?

Балаларның тән температурасын төшерү өчен кулланып була торган иң хәвефсез дару — парацетамол. Аларга “зурлар” төймәсен өлешләп түгел, ә балалар өчен махсус җитештерелгән кечкенәләрен бирү уңайлы. Әлеге даруның төрле “фирменный” исемнәре бар. Әйтик, эффералган. Ул гадәти һәм суга салгач чыжылдый торган төймә, эремә, сироп, шәм формасында җитештерелергә мөмкин.

Балаларга ацетилсалицилл кислотасы (аспирин), анальгин бирергә ярамый.
 

Фото:http://pixabay.com

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса