Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

АЛМА ГЫНА ДИМӘГЕЗ

Алмада бик күп төрле витамин, пектин, тимер, калий, кальций, натрий, фосфор, молибден, йод матдәләре, аскорбин кислотасы бар.

  • Бөергә. 

Алма холестеринны нормада тоту өчен кирәк. Шуңа да көнгә 2-3 алма ашап кую бик файдалы. 

  • Йөткерүгә каршы. 

Алма сулыш һәм йөрәк тибеше начарланганда файдалы. Пешерелгән алма коры ютәлдән дә дәвалый. Алманың киптерелгән яфракларын кайнаган суда 10-15 минут төнәтеп, грипп белән авырганда, тавыш беткәндә кулланырга була. 

  • Калкансыман бизне дәвалаганда. 

Алманың төшендә дә йод күп. Әгәр дә көнгә 5-6 алма төше ашап куйсаң, организмда кирәкле йод күләме булачак. Әгәр дә калкансыман биз эшчәнлеге бозылса, төшләрен җыеп алыгыз, киптерегез һәм төегез. Бал кашыгының очына гына салып, көнгә 1-2 тапкыр ашагыз. 

Нерв системасын яхшырту өчен, алмаларны юка итеп турагыз, кайнар су салыгыз һәм 2 сәгать ябык савытта тотыгыз. Аны көн дәвамында эчәргә була. Файдасы булмый калмас. 

Артык авырлык, йөрәктәге җитешсезлекләр, начар йокы булганда “Алма көннәре” (атнага 2 тапкыр) үткәрегез: көн дәвамында 5-7 тапкырга бүлеп 1,5-2 кг алма ашагыз. 

  • Эч кибүдән. 

3 чистартылмаган алманы пешереп көндез һәм кич белән ашагыз. 

  • Веналар киңәйгәндә.

Берничә ай дәвамында ашар алдыннан 2 стакан җылы компот эчегез. Аны әзерләү дә авыр түгел: 4 чистартылмаган алманы бүлегез һәм 1-1,5 л суга салып 15 минут кайнатыгыз, шикәрне үзегез теләгәнчә кушыгыз.

Фото:https://pixabay.com

http://zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса