Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Зур уңышка юл яра

Тормыш - ул узган көннәр түгел, ә хәтердә уелган гомер, диләр. Кемнән генә сорама, җуелмас эз калдырган чор дип мәктәп елларын атар. Мәктәп -характер, дөньяга караш формалашкан вакыт. Ә мәгариф тармагы әлмәтлеләрнең горулыгы. Шәһәрдә яшь буынга тәрбия һәм белем бирүне берләштергән бөтен белем бирү комплексы төзелгән.

Мәгариф турында сүз йөрткәндә иң әүвәл дәрес бирүче, балаларга гыйлем эстәтүче, гомерен авыр, әмма мактаулы хезмәткә багышлаган педагог күз алдына килеп баса. Заманында мәгърифәтче Риза Фәхреддин кебек шәхесләрдән башланган эшне бүген белемле, фидакарь замандаш-укытучылар дәвам итә. Нияз Гулумов шуларның берсе.

Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туып үскән Нияз Илгиз улының һөнәри яктан үсеше һәм шәхес буларак формалашуы Әлмәттә була. Хезмәт юлын кара алтын табудан башлаган егет армия сафларында чыныгу алып, партия мәктәбен узып, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлау белән 1988 елда яшь белгечне Әлмәт районының Ерак Ивановка авылына мәктәп директоры итеп билгелиләр. Укучыларга һәм мөгәллимнәргә шартлар тудыру өчен җитәкчегә күп чабарга туры килә. Авырлыкларга бирешү, чигенү аңа хас сыйфатлар түгел. Күп тә үтми белем йортының тугызъеллыктан урта мәктәпкә әверелүенә ирешәләр. Мәгариф учагының матди-техник базасы ныгытыла, уку-укыту сыйфаты яхшыра.

Урында вәзгыять яхшыра башлауга булдыклы кадрларны күчерү тәҗрибәсе бар. 2002 елдан Н.Гулумов та Яшьләр бистәсе урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Биредә дә ул үзен сәләтле җитәкче итеп таныта. Тырышлыгын "ТРның Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" билгесе, ТР Мәгариф министрлыгының, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетның Мактау кәгазьләре белән бәялиләр. Нияз Илгиз улы район башлыгы гранты иясе дә. Үрнәк гаилә башлыгы бистәнең иҗтимагый, мәдәни тормышында да кайнап яши. Киләчәктә дә аңа яңа үрләр өчен көч-куәт, сәламәтлек насыйп итсен.

Яшьләр бистәсе урта мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250