Зиннур Шәйхетдинов: «Күңелендә игелеккә урын булган кешегә юллар һәрвакыт ачык»
Зиннур ага Шәйхетдиновны әлмәтлеләр күптән белә булыр. Дин һәм җәмәгать эшлеклесе, үзе кебек эшкә батыр уллар үстергән әти, олысы-кечесе белән уртак тел таба белә торган эшлекле һәм максатчан замана бабасы, аксакал.
Зиннур ага диюгә күпләр Әлмәттә ике дистә елга якын эшләп килүче «Зиннур» мәчетен күзаллар һәм хаклы да булыр.
Язмамның герое гыйбадәтханәне төзүне үзе башлап, үзе үк азагына җиткергән. Бүген биредә имам-хатыйб вазифасы белән беррәттән дингә бәйге гореф-гадәт, йолаларны үтәүне үз өстенә алган тәвәккәл кеше ул. Ләкин моннан тыш, 85 яшен тутырган тиктормас аганың ил каршында үтәлгән бурычлары бихисап әле.
Авыл баласы нык була.
Аксубай районы Иске Кыязлы авылында сигез баланың дүртенчесе булып дөньяга килгән Зиннур апаларыннан соң көтеп алынган беренче ир бала, сабыйлары өчен барлык малын кызганмаган ата кешегә ярдәмче һәм таяныч булып үсә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Зиннур башка авыл балалары кебек үк эшкә батыр була. Әтисе тәгәрмәч ясаучы да, балта остасы да, әнисе ындыр табагында эшли. Өстәвенә, сүстән балык сөзү өчен ятьмәләр дә үрә. Зиннурга икесенә дә ярдәмләшергә кирәк. Алай гынамы, апалары белән утын да кисәргә, су да ташырга, үзеннән соң туган бәләкәйләргә күз-колак та булырга. Шулай үсә, шулай чыныга ул.
- Туйганчы ашама, көне-төне эшлә – шуңа күрә дә нык инде безнең заман кешесе, – ди Зиннур ага, еракта калган балачагын искә төшереп.
Авыр елларда Шәйхетдиновлар гаиләсен әнисе үргән ятьмә белән бозлы Сөлчәдән сөзгән балык һәм ишегалдындагы бердәнбер сыер коткара. Малкайның шифалы сөте аларны гына түгел, ачлыктан аяк-куллары шешенгән тирә-күрше балаларын да коткарып кала.
- Әни сыер сауганда урамнан балалар җыелыр иде, берәрсе «матур апа»дан сөт сорар иде. Бервакыт «Әни, безгә калмый бит!» дип елаганыбыз да хәтердә. Тик киң күңелле әнием башыбыздан сыйпап: «Сыерыбыз исән булса, сөт тагын була ул, ә алар ачлыктан хәлсезләнгән бит», – дип кечкенәдән игелекле, юмарт булырга өйрәтеп үстерде, – ди Зиннур бабай, күзләренә җыелган яшьләрен тыя алмыйча.
Иске Кыязлыда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, эштән арына алмаган әти-әнисе олы улларын читкә җибәрергә ашыкмый. Шулай да тәвәккәл егет үз белдеге белән иптәшләренә ияреп укырга керергә сөйләшеп кайта. Аннары әтисен үзе сайлаган юлның дөреслегенә инандырып, күршедәге Иске Ибрай авылына йөреп урта белем ала. Шуннан соң куйган максатына ирешми туктамаган егет Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
Хезмәт юлы юллама буенча Әлмәт районы Кузайкино МТСында башлана аның. Тик эшкә өйрәнеп беттем дигәндә генә әтисе Нуретдин ага вафат булып, туган авылына кайтып китәргә мәҗбүр була. Озакка түгел. 1957 елда кабат Әлмәткә килеп, автотранспорт хуҗалыгына эшкә урнаша. Шунда 14 ел эшләү дәверендә кизү торучы механиктан эксплуатация цехы начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Аннары 2 нче төзү идарәсендә гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары, 1975 елдан 1995 кә чаклы – «Дуслык» нефтьүткәргече җитәкчесе урынбасары. Хезмәт елларындагы тырышлыгын күпсанлы медальләре, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары дәлилли. Араларында республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев имзалаганы да бар.
- Кая гына эшләсәм дә, намусыма тап төшермәскә тырыштым. Әти-әни тәрбияләгәнчә, кушканны җиренә җиткереп эшләдем, кеше белән уртак тел таба алдым, – дип сөйли хезмәт ветераны.
Бердәмлектә – көч.
Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, ди халык. Зиннур абый бу яктан да уңган. Якташы Гөлсем ханым белән кавышып яшәүләренә апрельдә 62 ел булачак. Нефтьчеләр башкаласында төпләнеп калган гаилә ике ул (Азат белән Марат эшмәкәрләр), бер кыз (Гөлсинә Мәскәүдә яши) тәрбияләп аякка бастырган. Әти-әниләреннән алган эш тәрбиясен балаларының күңеленә дә салган алар.
- Безнең балалар эштә тәрбияләнде. Мохтаҗлык кичермәс өчен бакчабызда теплица булдырып, иртә яздан яшелчә үсентеләре үстереп саттык. Җиңү бәйрәменә үзебез өчен кыяр-помидор өлгертә идек. Тырыштык та, булдырдык та, аллага шөкер, – ди герой.
- Нәселебездә шәһәргә чыгып китеп төпләнүчеләрдән без беренче булдык. Шуңа күрә калага йомыш төшкән туганнар да, авылдашлар да бездә тукталыр иде. Кунакларга дип идән астында (өй базында) тартма-тартма балык консервлары, кисмәк-кисмәк үзебез тозлаган помидор, кыяр, кәбестә булыр иде. Ач булмадык, бары белән кешене сыйлап җибәрә белдек, – ди Гөлсем апа.
- 5-6 яшьләр булгандыр инде. Аквариумда балык аласы килә бит. Әтидән сораган идем, бакчага алып чыкты да: «Менә сиңа ике түтәл җир, редиска утыртып үстер дә сат. Акчасына ни теләсәң шуны алырсың», – диде. Көрәк сабының озын булуы истә калган, уңышны җыеп базарга илтеп сатуы, бармак башы кадәрле генә өч балык алуым истә. Авылдан каникулдан килгәндә балыкларның корсаклары белән өскә карап ятулары истә. Кәефемне төшермәдем – акча кирәк икән, эшлисең дә табасың икәнен белдем инде шуннан, – ди Әлмәтнең данлыклы эшмәкәре булып танылган Зиннур ага улы Азат әфәнде.
- Тормышта сайлау алдында калганда башыма килгән беренче сорау: «Әти белән әни ни әйтер?» Шулай диюгә барлык мәсьәләләр дә үзеннән-үзе хәл ителә төсле. Гаиләдә олыларны хөрмәтләгәндә бары да яхшы була, – ди Зиннур ага белән Гөлсем апаның тагы бер терәге – уллары Марат.
Сүз уңаеннан, әби-бабай үзләренең 12 оныгы, 2 оныкчыгы белән бик бәхетле.
Изгелек эшләргә сәбәп кирәкми.
ДСРК микрорайонында мәчет салу уе Зиннур бабайга дин сабаклары алу нияте белән йөргәндә килә. Гаиләсе белән киңәшеп, озын-озакка сузмый бакчачылык ширкәтеннән ике участок сатып алалар да, шәһәр җитәкчелегенең рөхсәте белән эшкә дә тотыналар. Бер ел да дүрт ай дигәндә башкарып та чыгалар. Әлбәттә, мәчет төзелешенә бик күп оешмалар, җитәкчеләр һәм игелекле бәндәләрнең өлеше керә. Гыйбадәтханә ишекләренең ябылып торганы юк. Янәшәдә генә «Гөлсинә» исемле мәчет-мәдрәсә ачылуга да инде алты еллап вакыт узды. Биредә дини бәйрәмнәр зурлап уздырыла, калдырылмый җомга намазлары укыла, теләге булганнарга дин сабаклары укытыла. Әлбәттә инде, Зиннур ага балалары, оныкларының намазда булуына сөенеп туя алмый.
– Ислам – изгелеккә өнди торган дин. Ә күңелендә игелеккә урын булган кешегә юллар һәрвакыт ачык, – ди имам-хатыйб.
Рәдифә НОГМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа