Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Зөфәр Һадиев та Казанга бүләк алырга барырга әзерләнә

Республика буенча бүләкләнүчеләр исемлегенә кертелгән ундүрт кеше арасына "Әлмәт транспорт идарәсе" МУП троллейбус йөртүчесе Зөфәр Һадиев очраклы эләкмәгән. Халыкка 35 елдан артык транспорт хезмәте күрсәтүче якташыбыз турында җитәкчелек тә, пассажирлар да үз эшенең остасы, диләр.

Җәмәгатьчелек транспортында эшләү җиңел түгел. Монда һәр минут исәптә. Вакыт аралыгы, ягъни расписание төгәл сакланырга тиеш. Аннан соң ерак рейсларга йөрүчеләрдән аермалы буларак, шәһәр эчендә пассажирлар ташучыларга юлда игътибарны икеләтә арттырырга туры килә. Ник дигәндә, калада җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннары байтак, троллейбус алдына көтмәгәндә йөгереп чыгучылар да булгалый, светофорның кызыл утын санга сакмаучылар да күзәтелә. Юл хәрәкәтенең куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл сакламасаң, руль артында сизгерлек, уяулыгыңны җуйсаң, бәхетсезлек очрагына юлыгуыңны көт тә тор. Зөфәр Һадиев троллейбус штурвалы артына утыруының беренче көненнән үк боларны яхшы аңлый. "Троллейбуста баручыларны кирәкле тукталышларына кадәр имин җиткерү, аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен ул таләп ителгәннең барысын да үти. Шулай ук электр энергиясен сакчыл тота. Троллейбус шоферларына документлар белән дә эш итәргә туры килә. Бу яктан да Зөфәр Һадиевка тел-теш тидереп булмый" - Әлмәт транспорт идарәсе җитәкчелеге хезмәткәрләренә әнә шундый характеристика бирде.

Майламасаң арба, җайламасаң чана бармый, ди өлкәннәр. Тимер атлар да әнә шулайрак. Предприятие карамагындагы транспортны үзеңнекәдәй карап-тәрбияләп торганда гына ватылмыйча, өзлексез эшләргә була, әлбәттә. Җитәкчелекнең бу яктан да күңеле тыныч - Зөфәр Һадиев троллейбусына депода планлы ремонт уздырылганда контроль-үлчәү приборларын, кирәкле җиһазларны белеп куллана. Барлык җайланмаларның да көйләү кагыйдәләрен нечкәлекләренә кадәр белә. Шуңа күрә дә аңа хезмәте җиңел бирелә.

- Троллейбус йөртүче сабыр, кешеләр белән уртак тел таба белү кебек сыйфатларга да ия булырга тиеш. Төрле пассажирлар очрый, - ди ул.

Зөфәр Һадиев үзе әнә шундый сыйфатларга ия. Болардан тыш ул бик ярдәмчел кеше. Байтак кына яшьләрнең остазы булырга килгән үзенә. Әле кайчан гына Зөфәр Һадиевка сорау-проблемалары белән мөрәҗәгать иткәннәр бүген үзләре остазга әйләнеп бара. Троллейбус йөртүче һөнәре җиңел түгел. Кемнәргәдер кешеләр белән кешеләр эшләү ошамый, икенчеләрен смена дәвамында маршрутны әллә ничә тапкыр әйләнеп чыгу ялыктыра. Җитмәсә пассажирлар ташу планын да үтәргә кирәк. Сүз уңаенда, Зөфәр әфәнде планны һәрчак 105-110 процентка үти. Ә руль артына яңа гына утыручыларга үз эшләренең уңай ягын, матурлыкны күрергә өйрәтә.

- Шәһәребез көннән-көн үзгәрә, матурлана бара. Маршрутның һәрбер әйләнешендә мин Әлмәтнең гүзәллегенә сокланып узам, - ди ул.

Зөфәр Һадиев - хәзер Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре. Әлеге бәягә ул әнә шундый тырыш хезмәте, күркәм холкы белән иреште.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса