Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Үзебезнең нечкәбил

Әни - һәр язмышта иң мөһим сүз. Бала язмышымы ул, ил язмышымы, бер гаиләнекеме, әллә бөтен бер җәмгыять язмышымы - әниләр алыштыргысыз.

Моның белән гаилә башлыклары да, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә һичсүзсез килешә. Мәдинә Гайнуллинаны да "Нечкәбил-2013" IX матурлык һәм гаилә республика бәйгесенә нәкъ менә соңгылары - Әлмәт хатын-кызлары берлеге тәкъдим иткән дә. Өч улы өчен яраткан әни, иренә кадерле хатын, оста хуҗабикә, талантлы актриса Мәдинә бәйгенең ярымфиналына кадәр үзен хаклы сайлауларын раслап килде.

- Мәртәбәле бәйге бит - ризалаштым. Иң элек һәммәбезне әңгәмәгә җыйдылар. Тест уздык, анкета тутырдык. Ул вакытта гаиләбезнең "кухня"сыннан алып балаларны җәмгыять өчен ничек файдалы итеп тәрбияләү серләре, өстенлекләр турында белештеләр. Балалар гаиләбез турында рәсемнәр ясады, яшәешебезне тасвирлаган видеоролик та алып бардык, - дип искә ала Мәдинә бәйге башланган көннәрне.

Мәгълүм булганча, республика конкурсында катнашу теләге булганнарны ярымфиналга интернет-тавыш бирү юлы белән сайладык. Ул этапны 20 ләп районнан 30 дан артык нечкәбил уңышлы узды. Мәдинә Гайнуллина 15 меңгә якын тавыш җыеп, кайбер көндәшләрен шактый артта калдырып, ышанычлы адымнар белән җиңүгә якынлашты. Хәер, ул "көндәшләр" дигән сүз куллану бөтенләй урынсыз дип саный.

-Конкурсант хатын-кызларның барысы да беренче урынга лаеклы. Телепроектларда күренгән гүзәллек бәйгеләреннән аермалы буларак, бездә көндәшлек хисе булмады. Үзара ярдәмләшеп, ачыктан-ачык аралаштык. Җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөрүе бәйгегә килгән һәркемнең үзен инде "җиңүче" итеп тоюыннан булгандыр, мөгаен.

Башкалада "Эрмитаж" концерт-холлында узган ярымфинал бәйгесендә гаилә традицияләре, уңыш сере белән уртаклашты алар. Музыка, җыр, бию, гомумән, осталык фестивале булды ул. Жюрига да лаеклылар арасыннан яхшыларны сайлап алу җиңел булмаган, диләр. Озак бәхәсләрдән соң бәйгенең бу этабында 1 нче дәрәҗә дипломга нәкъ менә Мәдинә Гайнуллина лаек дип табылды.

- Катнашучылар күп булу сәбәпле, чыгышны озак көтәргә туры килсә дә, мин башкаладан җылы матур тойгылар белән ял итеп кайттым, - ди ярымфинал этабында җиңүче гүзәл. Ул мәлдә аңа гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре көч биреп, рухландырып тора.

Бу көннәрдә якташыбызның бихисап гаилә-эш мәшәкатьләре белән бергә финалга әзерләнеп йөргән чагы. Аның 23 ноябрьдә Әниләр көнендә узачак финал презентациясе "Минем гаиләм - минем терәгем" шигаре белән узачак.

- Аны үз гаиләм турында сөйләүгә генә кайтарып калдырасым килми. Моның шулай икәненә, гомумән, әлеге бәйгегә эләгүем үк дәлилдер. Ә менә шул ныклыкка сәбәп булган тамырларым - милләтем турында бәян итү бәһалерәк, миңа калса. Милләтнең бөеклеген кубыз тартып, биеп-җырлап кына күрсәтү турында түгел сүз. Ә татарның гыйлемле, токымлы, бай тарихын күрсәтү. Шундый күләмне оста-кыска итеп ирештерү турында уйланып йөргән чакларым, - дип тәмамлады сүзен Мәдинә.

Тормышка ашарга тиеш! Юкка гына бу гаилә "Уйлаганны тормышка ашырырга" дигәнне яшәеш шигаре итмәгән лә. Без шундый теләктә, Мәдинә!

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250