Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Үзебезнең авыл кызы

Еш кына без заманадан, кешеләрнең имансызлыгыннан зарланабыз, түрәләрнең тетмәсен тетәбез.

Әмма башкалар хакында уйлый белүче, кайгыртучан, миһербан төшенчәсен күңелләрендә йөртүчеләр бар ул, бар! Кама-Елга авылында шундый игелекле затларның берсе - Фәһимә Низамова яши. Аның кылган изге гамәлләре авылдашлары күңелендә алтын хәрефләр белән язып куелган.

Уңганнарның тормышы да матур

Шушы авылда 1940 елның 8 октябрендә колхозчы гаиләсендә дөньяга килә ул. Кызчыкка сигез ай дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана, әтисе фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Әнисе кулында - дүрт бала. Тәртипле хатын була ул: көне-төне колхоз эшендә иза чиксә дә, намазын укырга да, ураза тотарга да вакыт таба. Авыр еллар. Ачлык, ялангачлык. Бәрәңге кәлҗемәсе, алабута ипие, урман-кырлардагы, тау битләрендәге юа, какы, балтырган, кычыткан һәм башка үләннәр белән туклану...

Башлангыч мәктәпне Фәһимә авылда тәмамлый, аннан соң Бишмунчага йөреп укый. Бураннарда, зәмһәрир салкыннарда, яңгырларда, баткаклыкларда һәр көнне иртә-кичен җәяү йөреп, дәрес калдырмыйча тырышып белем туплый ул.

Башлы була кыз. Исеме дә җисеменә туры килә: Фәһимә - аңлы, зирәк дигән сүз. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә шәһәренә юл тота. Анда "Бөгелмәнефтестрой" трестының тимер-бетон эшләнмәләр заводында табельчы булып эшли, курсларга йөреп арматурачы, бетончы, кранчы һөнәрләрен үзләштерә, бер үк вакытта 10 нчы сыйныфны тәмамлый, институтка керү максатыннан хәзерлек курсларына йөри. 1960 елда Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтының Бөгелмә филиалына укырга керә. Булачак ире белән шунда таныша, шул ук елны өйләнешәләр, бер елдан уллары Марсель туа.

Өченче курста укыганда Фәһимә Бөгелмә фәнни-тикшеренү ("ТатНИПИнефть") институтына өлкән техник булып эшкә урнаша. 1967 елда институтны тәмамлап, "икътисадчы" белгечлеге буенча диплом ала. Аннан соң гаиләләре белән Әлмәт шәһәренә күченеп киләләр. Фәһимә "Татнефть" берләшмәсенең үзәк-тикшеренү лабораториясендә инженер вазифасын башкара. 1968 елда "Сөләйнефть" идарәсенә икътисадчы булып күчә. Тырыш, максатчан, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы белгечне җитәкчеләр тиз күреп алалар. Фәһимә Дәүләтгәрәй кызы һөнәри һәм хезмәт баскычының барлык этапларын лаеклы үтеп, идарәнең баш икътисадчысы дәрәҗәсенә күтәрелә. Үзгәртеп кору еллары башланып, идарәләр берләштерелгәч, ул "Җәлилнефть" идарәсенең баш хисапчысы булып күчерелә һәм лаеклы ялга киткәнче шунда эшли. СССР дип аталган бөек державаның җимерелгән, КПССның таркалган чоры була бу. Оешмада күп нәрсә баш хисапчыдан тора иде ул дәвердә.

Сүзе эштән аерылмый

Туган авылының чын патриоты, авылдашлары өчен җан атып яшәүчеләрнең берсе була Фәһимә. Ул гади кешеләрне борчыган мәсьәләләр белән яхшы таныш, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, Кама-Елга авылында кыйшаеп, тутыгып беткән электр баганаларын һәм чыбыкларын алмаштыру, йортларга су һәм "зәңгәр ягулык" кертү, юлларга асфальт түшәү, зиратны зурайту һәм аны тимер койма белән уратып алу, буяу, электр линиясенә терәлеп үскән агач ботакларын кистерү, медпунктны ремонтлау, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү һәм аларга һәйкәл куйдыру кебек эшләрдә матди ярдәм күрсәтә. Фәһимә Низамова һәм төрле җитәкче урыннарда эшләүче авылдашлары Локман Лотфуллин, Ришат Сафуанов, Салават Шәйдуллин, Булат Шириев башкарган игелекле эшләрне саный китсәң, очына чыгарлык түгел.

- Авылыбыз гүзәл табигать кочагына урнашкан. Аның шаулап утырган урманнары, җиләкле таулары, саф сулы чишмәләре, бормаланып аккан елгалары, җәйрәп яткан болыннары сокландыргыч, матур, күзләрне иркәли, күңелгә дәрт бирә, - ди Фәһимә. - Һәркемгә үзенең туып-үскән төбәге - кече ватаны газиз, кадерле. Кешеләре хезмәт сөючән, кулларында ут уйната. Шуңа күрә аларга ярдәм итәсе, тормышларын җиңеләйтәсе килеп тора.

Сокланам!

Ә мин шушы кечкенә генә татар авылында дөньяга аваз салып канат ярган һәм хезмәтендә буй җитмәслек үрләр яулаган гап-гади татар хатынына сокланам. Көчле ихтыяр, булдыклылык, җаваплылык кебек сыйфатлар аңа дан-шөһрәт китергән: Фәһимә Низамова - хезмәт ветераны, "Татнефть" компаниясендә 45 еллык стажы бар. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстанның атказанган икътисадчысы, Россия Ягулык-энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале иясе.

Ул әлеге хөрмәткә бик лаек шәхес. Төп вазифаларыннан тыш, авылдашлары өчен кайгыртуны, аларга ярдәм итүне дә үз бурычы дип исәпли. Мәрхәмәтле җанлы Фәһимә аларның хәленә керә, кеше гозерен аяк астына салып таптамый. Авылны үстерүгә күп көчен, энергиясен һәм йөрәк җылысын бирә. Әлбәттә, әлеге матди ярдәмнәр артында хезмәт коллективларының фидакарьлеге, тынгысызлыгы, эчкерсезлеге яшеренә. Лаеклы ялда булуына карамастан, һаман да авыл мәшәкатьләре белән яши, хәл ителәсе мәсьәләләр турында борчыла.

- Элек авыл җырлап тора иде, - ди ул. - Кичке уеннар, аулак өйләр, сугым вакыты, каз өмәләре, Сабантуйлары җыр-биюле, гармунлы иде. Егетләрне армиягә озатканда гармуннарның өздереп сайраулары гына ни тора! Печән өсте - үзе бер бәйрәм. Кыңгыраулы атларда гармуннар тартып, җырлашып печән чабарга йөрүләр! Мәңге онытылмаслык хатирәләр бит болар. Бу авылны, аның гади, саф кешеләрен яратмыйча мөмкин түгел.

Хыяллары изге

- Хәзер авылда иске йортлар калмады диярлек, берсеннән-берсе матурлары, биекләре калкып чыкты. Каникуллар вакытында урам-тыкрыклар балалар шау-шуыннан гөрләп тора. Ә авыл уртасындагы юлдан машиналар чаба, урамга чыгарга да куркыныч, - ди хыяллары турында бәян итәр алдыннан Фәһимә. - Шуңа күрә тротуар, балалар мәйданчыгы төзисе иде. Аннан соң тагын бер "сызлавык": авылны телефонлаштырырга кирәк, Интернетка чыгу мөмкинлеге туар иде. Фән-техника казанышлары XXI гасырда кече авылларга да килеп җитәргә тиештер бит инде, югыйсә... Мәчет, клуб кирәклеге турында әйтеп тә тормыйм инде. Кышкылыкка биредә, нигездә, карт-коры гына кала. Бер аралашу урыны булыр иде... Авылның яме, бизәге булган Түгәрәк күлне дә чистартасы, чүп-чардан арындырасы бар...

Авылдашларының тормышына ямь өстәүче олы җанлы Фәһимә Низамова әнә шундый якты, өметле хыяллары белән туган авылында заманча төзелгән, зәвык белән җиһазландырылган йортында гомер кичерә. Кызганычка каршы, ире, бердәнбер улы яшьли вафат булдылар (урыннары җәннәттә булсын!).

Чибәр, белемле, зыялы ханымны яңадан тормышка чыгарга өндәүчеләр булды, әмма ул оныклары хакына бу адымнан баш тартты. Ә алар - өчәү. Дәү әниләре аларның барысына да югары белем алырга булышты: урынында әти дә, әби дә, иганәче дә, киңәшче дә була белде. Шуңа күрә алар әбиләрен хөрмәт итә, аларны тоташтырып торган туганлык җепләрен өзми.

Ә Фәһимә җәйләр буе бакчадан керми: бәрәңгесен, яшелчәсен, җиләк-җимешен үз куллары белән үстерә, кош-корт, казлар асрый, йомшак мендәрләр ясый. Ул яшәгән йортның бүлмәләре оранжереяны хәтерләтә. Аллы-гөлле чәчәк атып утыручы гөлләр дә, иркә песекәй дә хуҗабикәнең игелекле гамәлләренә мәдхия укыйлар кебек...

Дания Рәүпова

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы

Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250