Әлмәт таңнары

Үзе җитез, үзе тырыш уңган-булган гүзәлкәй

Заман хатын-кызы - нинди ул? Аның хакында бүген дә "ут камап алган ызбага керерлек", "чаптарларны туктатырлык" тәвәккәл, гыйлемле, аралашучан, гаиләсен кайгыртучы, тормыш мәшәкатьләрен җигелеп тартучы диләр. Авылда гомер итүче хатын-кызларга карата бу сыйфатларны тагын дәвам итәргә мөмкин.

Бүгенге авыллар замана уңайлыкларыннан мәхрүм түгел түгелен. Юлларына асфальт түшәлгән, утлы-сулы, газлы булсалар да, анда мәшәкать хәттин ашкан. Яз җиттеме - каралты-кураны тәртипкә салырга, бакча эшләренә керешә ул. Җәйгә аяк басуга иртә язда башлаган хәстәренең нәтиҗәләрен күрә башлый. Көз көне уңышны эшкәртү белән мәшгуль. Әле болар - һөнәри эшчәнлектән тыш мәшәкатьләр. Ләкин бу авыл хатын-кызын куркытмый. Иртә таңның сайрар кошларын, баш әйләнерлек саф һаваны, һәр ел фасылының бөтен матурлыгы, төрлелеге белән хозурлану мөмкинлеген алар шәһәрнең "таш пулат"ына алыштырмас. Миңлебайда гомер итүче Раушания Бәдретдинова нәкъ менә шундыйлардан. 15 ел элек Бәдретдиновлар Әлмәттәге фатирларын авыл йортына алыштыра. Биредә сулыш алырга рәхәт, иркенлек һәм гадилек. Кемсәләр фикер йөрткәнчә, тар карашлылык түгел, нәкъ менә гадилек хөкем сөрә. Урамда очратып, бер-ике сүз алышкан арада да Бәдретдиновларга самими гадилек хаслыгы сизелде.
Игътибар җәлеп иткәне шул: Раушания актив тормыш позицияле шәхес. Ул быел авыл яшьләренең 44 нче кышкы спартакиадасы финалында чаңгы ярышында 3 нче урынны яулады. Баксаң, Раушания Бәдретдинова чаңгы, гомумән, спорт белән кечкенәдән мавыга икән. Дөрес, спартакиадада әле беренче генә катнашуы. Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылында (татар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Әхсән Фәтхетдиновны тудырган җирлек) дөньяга килгән кыз: "Без үскәндә мәктәптә спортка игътибар зур иде", - дип искә алды.
- Шуннан алган инерция буенча энерготөзелеш техникумында укыганда да бик күп спорт секцияләренә йөрдем мин. Әлеге мавыгуны бүген дә ташламадым. Чаңгыда шуарга яратабыз. Миңлебайга урман якын. Ирем Ришат белән саф һавада ап-ак карга чумган кышкы урман белән хозурланган чаклар сирәк түгел.
Күпләргә үрнәк булырлык матур гаилә корган алар. Ике кыз үстерәләр. Олысы югары уку йортын тәмамлап балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Төпчекләре 9 нчы сыйныфта укый. Спортка тартылу геннар белән күчкән булса кирәк: анысы волейбол белән җитди мавыга.
Тавык чүпләп бетермәслек мәшәкатьле авыл тормышында спортка ничек вакыт табалар?
- Иренмәскә кирәк. "Арыдым" дип ятсаң, хуҗалыгыңда да, эшеңә дә җитешмисең. Хәтта рәтле ял турында да хыяллана алмыйсың. Без һәр ел саен санаторийларга йөрибез. Дус яшибез. Мисалга, ялкаулыгыңны җиңеп чаңгыга бассаң, табигатьтән алган энергия аруны баса да инде ул.
Хак булса, статистика буенча җир шарында яшәүчеләрнең чирегеннән артыгын авыл хатын-кызлары тәшкил итә, диләр. СССР чорында спортчыларның саллы өлешен авылдан чыккан егет-кызлар тәшкил иткән. Заманында алар СССР, Европа, дөнья чемпионнары булган. Олимпия уеннарының төрле дәрәҗәдәге бүләкләренә лаек булганнар. Әлмәт районы авыл яшьләренең "кече олимпиадасын" откан Раушания Бәдретдинова кебек.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: