Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Үзе чәчә, үзе ура

Сез әлеге рәсемдә "Кичүчат" хуҗалыгының алдынгы механизаторы Дамир Яруллинны күрәсез. Чирмешән районының Кара Чишмә авылыннан 18 ел элек Кичүчатка күчеп килгән Дамир беренче көннән үк комбайнга утырган.

Бер генә урак өсте дә аның катнашыннан башка узмый. Көзен кыр эшләре тәмамлану белән ул комбайнын шунда ук ремонтлап, төзәтәсен төзәтеп, майлап куя. Ә инде кышын, язын трактор руле артына утыра. Бер сүз белән әйткәндә, үзе чәчә, үзе ура. Хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин аны бик тырыш, җаваплы, эшне җиренә җиткереп башкара торган игенче дип атады. Узган ел үзенә NEW HOLLAND комбайнын ышанып тапшырганнар. Әйтергә кирәк, ышаныч акланган, комбайн ватылуларсыз эшләвен дәвам итә.

Урак өсте - үтә җаваплы һәм кыска чор. Моны һәр комбайнчы яхшы аңлый. "Иртәннән кичен чык төшкәнчегә кадәр эшлибез. Быел уңыш әйбәт чыга", - дип шатлана Дамир Яруллин.

И.Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250