Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Йөзнең күрке – күз, күңел күрке – сүз

Күзләр - заман кешесе өчен мәгълүмат туплау каналларының иң мөһиме.

Табиб-офтальмологлар сүзләренчә, Россиядә һәр икенче кеше күзләре белән бәйле теге яки бу проблемадан интегә. Дөнья күләмендә алсаң, күрсәткечләр коточкыч. Иң аянычы - авыручылар саны елдан-ел арта бара. Нәселдәнлек, экологик хәлнең кискенлеге, яшәү рәвешенең канәгатьләнерлек булмавы - моңа илткән сәбәпләрнең берничәсе. Замананың компьютер, телевизор, портатив җайланмалар, электрон китаплар кебек казанышлары да күзләргә зур йөкләнеш булып тора.

Кешенең сәламәтлеге - хезмәт базарында "сата алырдай" иң зур байлыгы. Күзләрнең ачык күрүен саклау исә шул тирәлектә көндәшлеккә сәләтле булу дигән сүз. Район үзәк хастаханәсенең офтальмология бүлеге табибы, шәһәр һәм районның баш офтальмологы Айрат Гыйльфанов та шул фикердә. Аның сүзләренчә, күз белән бәйле проблемаларга профилактика киләчәктә җитди авырулардан саклануның ышанычлы чарасы булып тора. Шуңа күрә дә районның баш офтальмологы һәр алты ай саен күзләрне тикшертеп, аның басымын игътибар үзәгендә тотарга киңәш итә дә.

Күзләр сәламәтлеге турында сүз башлауның сәбәбе шул - газетага күзенә операция ясаткан Рәшидә Йосыпованың якыннары ак әбиләре исеменнән ЦРБның офтальмология бүлеге хезмәткәрләренә, атап әйткәндә, табиб Айрат Гыйльфановка рәхмәт ишеттерәсе килеп мөрәҗәгать итте. Шул шалтырату буенча хастаханә ишеген шакыганда Рәшидә әби савыгып өенә кайтып киткән иде инде. Ләкин бүлектә аның "эзе" сакланган.

- Күптән түгел 99 яшьлек бер әбинең күзләренә операция ясадык. "Бу рекорд, әби. Моңарчы безнең кулдан узган пациентларның иң өлкәненә 96 яшь иде", - диюемә, ул: "Соң, улым, ул мин идем бит инде", - димәсенме. Шуннан исемә төште: әби 3 ел элек, "Икенче күземә дә операция ясатырга киләм мин сиңа", дип киткән иде, - дип хәтер яңартты табиб. - Шундый мөхтәрәм яшьтәге әбинең зиһенле, фикерле, үзен-үзе карап йөртә алуына сокланып калдым.

Менделеевск шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлап, 2 ел солдат итеген таптаганнан соң Айрат Гыйльфанов Ижау дәүләт медицина академиясенә укырга керә. 6 ел һөнәри белем ала, югары белемнең чираттагы баскычы - ординатурада 2 ел укый.

- Хирург булу теләгем һәм ышанычым ныклы иде. Тик кайсы өлкәдә икәнлеге генә тәгаен түгел. Озак еллар Чистайда офтальмология бүлеге мөдире булып эшләгән абый "барып кара" дип үз сукмагын тәкъдим итте, - дип искәртте табиблар династиясен дәвам итүче (әтисе хирург-стоматолог, энесе республика онкология диспансерының Әлмәт филиалында эндоскопист) .

Күзәткән һәм ошаткан. Якты дөньяның җете төсләрен күрүдән мәхрүм кешеләрнең операциядән соң "күзле" булып китүләре аны шул юнәлешне сайларга этәргән. Безнең халыкта "май чүлмәге тышыннан билгеле" дигән мәкаль бар. Сүз сөрешеннән баш офтальмологның да һөнәрен табигый сәләтенә тәңгәл сайлаганы ачык күренә. Офтальмология турында ул сәгатьләр буе сөйли ала. Күз бәбәге тоныклану, ягъни катарактага ясалган операциядән соң өзлегү, я булмаса күз нервларының зәгыйфьләнүе, сәләтен югалтуы, глаукоманы дәвалауның заманча алымнары турында фәнни эш тә башлый алыр иде әле. Ләкин табибның моңа вакыты юк. Ярдәм көткән пациентлары бихисап.

-Шәһәрдә һәм районда күз авыруларыннан интегүчеләр күп. Бигрәк тә өлкәннәр арасында. Елына безнең бүлектә генә дә 500 дән артык операция ясала. Хәзер яшьләр дә өлкәннәрдән калышмый. Югары мәгълүмат технологияләре "ярдәме" белән югары дәрәҗәдәге миопия, ерактан начар күрү кебек авыруларны үзләре эзләп табалар, - дип борчылуын белдерә күз табибы. - Миопияне лазер белән юкка чыгару дигән термин йөри телдә. Ләкин бу лөгатьле аңлатма түгел. Лазер белән операция ясау ул бары косметик чара, ягъни күзнең рефракция мөмкинлекләрен бетерү дигән сүз.

Табиб белдергәнчә, мондый операцияләр кешене бары күзлектән генә арындыра. Органның ерактан күрмәү кебек үзлеге гомергә саклана. Шуңа күрә һәр нәрсәне чама белән эшләргә кирәк. Мониторга текәлеп утыруның да кагыйдәләре бар - Айрат Гыйльфановның балаларын мәктәпкә бармас борын компьютер артына утырткан ата-аналарга, эше шуның белән бәйле хезмәткәрләргә кисәтүе шул.

Күз табибының рәхмәтле пациентлары күпчелек. Саубуллашып кайтыр юлга чыкканда шуларның тагын берсе - Түбән Мактамадан Дания Сәрвәрова очрады.

- Катаракта белән катлауланган глаукомадан 4 ел дәвалады ул мине. Кулларының шифасы, авыруларга мөгамәләсе, игътибары турында сөйләргә сүз җитмәс. Аның кебекләр күбрәк булсын иде дә, күз белән интегүчеләр минем кебек сөенечкә тап булсын иде. Чарасызлыктан төшенкелек баскан күңелемне күтәрде ул.

Маңгай күзен генә түгел, күңел күзен дә ачучыларга рәхмәт.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса