Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Җырлары – тормыш юлдашлары

Айнур Сәйфиевне күпләр беләдер. Ул һәрвакыт күз уңында: шәһәр һәм районда нинди генә бәйрәм, чара булса да, алар «Заман» төркеменнән башка узмый. Айнур исә әлеге сәләтле, моңлы егетләрнең берсе!

Айнур тумышы белән Азнакайның Буралы авылыннан. 2012 елда «оркестр артисты, уен коралында уйнарга өйрәтүче укытучы, концертмейстер» белгечлеге буенча Әлмәт музыка көллиятен тәмамлый. Әмма егет моның белән генә чикләнми, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә дә укып, диплом ала.

Хезмәт юлын Айнур 2011 елда Түбән Мактама Мәдәният йортында аккомпаниатор буларак башлап җибәрә. Бер елдан район Мәдәният йортына техник бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әлеге дәвердә аның хезмәте Мактау грамоталары, дипломнар белән билгеләп үтелгән.

Эш эш белән, әмма Аллаһы Тәгалә сәләт, мөмкинлекләр биргән икән, кеше иҗат итмичә яши алмый. Айнур да күңелендә туган җырларын ноталарга төшерә. Бүген аның 83 җыры бар, «тагын 45 җырым әзер, бары тик аранжировка гына кирәк», ди ул. Көй язарга шигырьләрне ничек сайлыйсың дигән сорауга Айнур:

- Әлбәттә, шигырьнең мәгънәсенә игътибар итәм. Сүзләре күңелемә ятса, шома гына укылса, көйгә салгач, ул үзе үк җырлап тора, - дип җавап бирде.

Җырны язу гына түгел, аның киләчәге башкаручыдан да тора. Хәер, бу уңайдан борчылырга урын юк. «Заман» төркеме аларны үз репертуарына алып, сәхнәгә дә алып чыга, халыкка да ишеттерә. Айнур Сәйфиевнең «Данлы Әлмәтем», «Яшьлек бит ул», «Күп милләтле Әлмәтем», «Кызлар безне аңламый» кебек җырлары әнә шундыйлардан.

Айнурның яулаган үрләре байтак. «Созвездие»-«Йолдызлык» фестивалендә, «Алло, без талантлар эзлибез» бәйгесендә беренче урыннарга лаек була ул. Гомумән, егет төрле конкурсларда теләп катнаша һәм күпчелек диярлек призлы урыннар яулый. Бүген аның җиңүләр хәзинәсендә 48 ләп диплом, грамота саклана. Афәрин, Айнур! Киләчәктә дә халкыбызны моңлы җырларың белән куандырып тор, иҗат уңышларына иреш!

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса