Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Җырлый-җырлый кирпеч өя кызларның кыюлары

Быел калабыз үзенең юбилеен билгеләп үтә. 60 ел. Бу чор эчендә нинди генә үзгәрешләр кичермәде Әлмәтебез - баракларны яңа, күпкатлы йортлар алыштырды, асфальт түшәлгән урамнар пәйда булды, бик күп социаль объектлар калкып чыкты.

Аның шәһәр итеп төзелүендә, нефтьчеләр башкаласы дәрәҗәсенә күтәрелүендә, ныклы үсешендә байтак кына кешеләрнең тырыш хезмәте ята. Хәлимә Хисаметдин кызы Газизова - шуларның берсе.

"Сугыш безне чыныктырды"

Туган авылыннан кулына бары туу турындагы таныклыгын гына алып чыгып киткән кыз Әлмәткә килеп урнашканда Хезмәт Даны орденының өч дәрәҗәсенә дә һәм тагын башка бихисап мәртәбәле бүләкләргә ия булырмын, дип уйладымы икән? Юктыр, мөгаен. "Мин бүләкләр турында хыялланмадым, бары үз эшемне җиренә җиткереп, яратып башкардым", - ди ул үзе дә. Ә менә аның игезәге Әминә апа: "Ташчы булып китмичә, башка һөнәрне сайлаган булса да герой булыр иде безнең Хәлимә. Кечкенәдән эшкә батыр, кыю, курку белмәс иде бит ул. Әгәр аңа ияргән булсам, мин дә калышмас идем, - диде. Әзрәк торгач: - Сугыш еллары чыныктырды, авырлыклардан курыкмаска өйрәтте безне", - дип тә өстәп куйды.
Әйе, кызлар өстенә дөнья мәшәкате ишелеп төшә. Әтиләре сугышта һәлак була. Әниләре 28 яшендә дүрт бала белән тол кала. Хәлимә белән Әминә гаиләдә баш бала булганлыктан, тормыш йөген җигелеп тартырга туры килә. Сигез яшьлек балаларга карыйсың да, булмас, колхозда шушы яшьтә ничек эшләргә мөмкин соң дип уйлап куясың. Хәзерге заманда аларны ялгызын өйдә калдырырга да куркасың. Ә ул чакта .... бөтен эш өлкәннәргә, хатын-кызларга, бала-чагага кала. Мохтаҗлык укырга да комачаулый. Хәлимә апага өч класс белем белән генә канәгатьләнергә туры килә.
Ә аннан соң авылдан 12 кешене, шул исәптән 16 яшьлек Хәлимәне урман кисәргә җибәрәләр. Монысы инде аерым тарих. "Урман кисеп карамаган кеше аны аңлый алмый. Авыр булуы өстенә шартлар юк, туйганчы ашаганыбыз булмады", - дип искә төшерде ул елларны Хәлимә апа. Ике елга якын вакыт әнә шулай уза. Авылга кайткач та үзгәрешләр, рәхәт тормыш көтеп тормый әле.

Исәнме, Әлмәт!

- Авылга вербовщиклар килеп, яңа шәһәр төзелешләренә кешеләр җыя иделәр. Минем дә төзелештә эшлисем килә иде. Ләкин колхоздан һич кенә дә җибәрергә теләмәделәр, документларымны бирмәделәр. Әнигә авылда калмыйм, барыбер китәм дигәч ул бик кайгырды. "Синнән башка ничек яшәрбез", - дигәне хәтердә. Бервакыт Әминә авырып китте. Аның урынына фермага миңа барырга куштылар. Озак уйлап тормадым, яшь язуымны алдым да, качып кына Әлмәттән кешеләр җыярга килгән машинага утырдым. Әнкәй урак урып, бераз печән күтәреп кайтып килә иде. Мине күрде дә, печәнен ташлады да утырып елап калды. Минем дә күзләремнән яшь чыкты. Шулай да барыбер машинадан төшмәдем. Язмышым шулай кушкандыр инде. Авылга кайткан саен әни шунда утыра сыман иде.
Әгерҗе районының Барҗы авылы кызы Хәлимә өчен шулай итеп 1954 елның 24 августында яңа тормыш башлана. Урман кисеп чыныккан кыз кая барыйм икән дип аптырап та, эш сайлап та тормый, башта Урсалыга салам җыярга йөри, аннан 42 нче төзү-монтаж идарәсенә ташчы өйрәнчеге булып эшкә урнаша. Язмыш Хәлимә Газизованы искиткеч кешеләр, үз эшләренең осталары белән очраштыра.
- Мине Рәшит Саттаров бригадасына билгеләделәр. Рәшит абый әтием кебек иде. Киңәшләрен бирде, ташчы һөнәренең барлык нечкәлекләренә өйрәтте. Чупай ташларын кисеп алып кайта идек. Рәшит абый, мәрхүм, ташны юнарга миңа да бирде. Без аны йомры итеп юнып, кисеп, струк белән шомарта идек. Йортлар әнә шундый ташлардан төзелде. Ул йортлар һаман да тора әле. Иң беренче төзегән йортым Ленин урамы белән Чехов урамы чатындагы уң яктагы беренче йорт булды, - диде ул. Хәлимә апа әле дә бу тирәдән узарга туры килгәндә аңа игътибарын юнәлтә, җәяү барганда, диварларын куллары белән сыйпый.
Каттан катка измә ташу, чупай ташларын кисү-юну куркытмый кызны. Салкыннар аеруча үзәккә үтә. Осталык әнә шул авырлыклар аша килде, дип исәпли ул. Күңелле итеп, җырлап, уен-көлке белән эшләгән еллар һаман да күз алдында.
Хәлимә Газизова Рәшит Саттаров бригадасында дистә елга якын эшли. Аннан соң йортлар, төрле билгеләнештәге объектлар төзүен 41 нче төзү-монтаж идарәсендә Галиәскәр Сабитов бригадасына дәвам итә. Ташчылар арасында элек республикакүләм бәйгеләр уздырылган. Бригадир Хәлимәне дә анда катнашырга өнди.
- Галиәскәр абый бик кыстагач, барган идем. Әлбәттә, моның ише җирдә чыгыш ясаган булмагач, башта бик дулкынландым, каушадым. Беренче бәйгедә үк беренче урын алдым. Аннан соң да мондый осталыкта сынашуларда катнаштым. Бригадир дөрес булып чыкты, мондый тәҗрибә уртаклашу миңа файда гына китерде, - ди остазларына рәхмәтен җиткереп.
Данлыклы ташчы Хәлимә Газизова үзе дә байтак яшьләрнең остазы була. Аны да шәкертләре җылы сүзләр белән искә ала, хәл-әхвәлләрен сораша.
Әлмәттәге шактый йорт Хәлимә апа катнашында төзелгән. Ленин, Чехов, Гагарин һәм башка урамнардагы йортлар аңа хәзер дә яшьлеген искә төшерә. "Россия" кинотеатрының да (хәзерге Яшьләр үзәге) һәрбер ташы хәтердә. Җәлил бистәсе, Сарман районында да аның фидакарь хезмәтенең эзе калган. Лаеклы ялга балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәген төзегәннән соң китә.
- Хәзер Әлмәтне танымаслык, шулкадәр матур. Никадәр йортлар, төрле корылмалар төзелә. Искиткеч гүзәл калага әйләнде. Моңа шатланмый мөмкин түгел - Хәлимә апаның бу сүзләренә игезәге дә кушылды: - Элек юллар гына да юк иде бит. Чаллыдан Әлмәткә бәләкәй чана тартып җәяү килә идек.

"Мин бәхетле!"

Хәлимә апа Әлмәтне туган ягы дип саный. Бу аңлашыла да ул биредә сөйгән ярын очрата, яраткан кешесе белән тормыш кора. Әнисе дә соңрак кызын аңлый, килгән саен аның өчен куанып китә. Электрик булып эшләүче Рим үзе сыман гади, тырыш, сабыр булып чыга. Бер-бер артлы дөньяга килгән ике улларына сөенеп яшәргә генә дә бит. Тик Хәлимә апага язмыш тагын бер сынау җибәрә: Рим авырып китә. Тугыз ел интеккәннән соң гаилә башлыгы 47 яшендә гүр иясе була. Кайнанасын да 23 ел тәрбияли килен, аны да соңгы юлга зурлап озата. Әлбәттә, берүзенә ике малай үстерү, тормыш көтү җиңел булмый. Әмма эшкә батыр Хәлимә апа кичләрен дә, ял көннәрендә дә ару-талуны белми эшли: кемгә гараж, кемгә йорт һәм башкасын төзи.
- Аллага шөкер, балаларым тәүфыйклы, игелекле булып үстеләр, - дип сөенеп бетә алмый ана. Сөенерлек тә шул. Бүген кемнең балалары әнисенең туганын тәрбияләү белән мактана ала? Хәлимә апа иске өй урынына уллары белән ике катлы йорт салган. Икесенә ике капка, ике ишек илтә. Хәлимә апа төпчек улының гаиләсе белән яши. Әминә апаны ялгызы калгач, Әлмәткә чакырганнар, ул игезәгенең олы улы тәрбиясендә. "Стена аша гына яшибез", - дип шатлана игезәкләр. Мәрхәмәтлелек гаиләдән килә. Менделеевскидагы энекәшләре дә үз янына икенче кыз туганын чакырган.
- Миннән бәхетле кеше юктыр бу дөньяда, - дип шөкерана кыла Хәлимә Газизова. - Эшемне яратып, аннан тәм, ямь табып башкардым. Хезмәтемне күрделәр, бәяләделәр, хәтта паркта бюстымны ясап куйдылар. Әле дә нык зурлыйлар, онытмыйлар, гел чакырып торалар. Дүрт оныгым, өч оныкчам бар. Туган авылда без, герой исеменә лаек булучылар белән очрашулар оештырыла. Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нуретдинов та минем авылдашым.
Хезмәт Даны ордены кавалеры, "Почет билгесе" ордены иясе, шәһәребезнең иң яхшы ташчысы, хезмәт ветераны Хәлимә Хисаметдин кызы Газизовага иртәгә 80 яшь тула. Шуның 36 елы ташчы һөнәренә, Әлмәтне үстерүгә багышланган. Һәм ул моның белән хаклы рәвештә горурлана.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250