Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Язмыш сынауларын бергә җиңделәр

Бу нәсел турында берничә калын-калын китап язып, күп серияле фильмнар төшереп булыр иде. Язмыш сынауларны аларга олау-олау бирә, әмма алар авырлыклар алдында сыгылып калмыйча, бергәләп җиңәләр. Узган ел 90 яшен тутырган Асия Гариф кызы Нуриәхмәтова бүгенге көндә пар канаты Габделхак Зәки улы белән булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә куанып, балаларының хөрмәтен-ихтирамын тоеп гомер итәләр.

Тормыш арбасына бик иртә җигелү, «халык дошманы баласы» тамгасы сугылу аркасында күпме кырын карашлар, кимсетелүләр, гаделлек эзләүләр – болары Асия апа җилкәсенә төшкән михнәтләр. Ә Габделхак абыйга исә Суслонгер мәхшәрләрен үз башыннан кичерергә туры килә.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан Гариф абый уң кулының ике бармагын өздереп кайта. 1942 елда аңа фронтка киткән колхоз рәисе дилбегәсен тапшыралар. 1943 елда урып-җыю вакытында бертуктаусыз яуган яңгырлар аркасына икмәкләрне киптерә алмыйча изаланалар. Бөгелмә элеваторына тапшырырга дип алып баралар, тиешле кондициягә җитмәү сәбәпле, кире борып кайтаралар. Әрәм булмасын өчен бер өлешен Әлмәт тегермәненә алып барыргә әмер бирә рәис. Әмма бу хәбәр яшен тизлеге белән тиешле урыннарга җиткерелә, һәм Гариф абыйны дәүләт планын үтәмәүдә гаепләп, ябып та куялар. Биш елга хөкем итәләр аны. Әнисе Оркыя дүрт бала белән кала. 14 яшьлек Асия әтисен аклауларын сорап, Бөтенсоюз староста Михаил Калининга хат яза. «Халык дошманы»ның эше кабат каралып, тоткынлык срогы ике елга калдырыла. Әмма гаилә башлыгына туган ягына, өзелеп көткән гаиләсенә кайтырга насыйп булмый: төрмә хастаханәсендә каты авырудан мантый алмыйча, вафат була. Ни кызганыч, җәсәденең кайда икәнлеге дә билгеле түгел. Алай гына да түгел, күп еллар дәвамында кара мөһер аркасында кыенлыклар кичерәләр. Гомер буе әтиләрен сагынып яшиләр алар. Шөкер, нахакка гаепләнгән Гариф абыйның исеме аклана, бүгенге көндә Түбән Мактаманың бер яңа урамы аның исемен йөртә. Ә Оркыя әбигә, күрәсең, ире өчен дә яшәргә насыйп булган. 102 яшендә вафат булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз аягында йөрде, зиһене, ныклы хәтере белән башкаларны шаккаттыра иде, балаларына, кияү-киленнәренә, оныкларына һәрчак теләкләр теләп утырды.

Әмма кайгы җилләре бу гаиләне тагын урап ала. Ульяновскида депода эшләгән Мисбах абыйлары яу кырында хәбәрсез югала. Асия апа үзе мылтык тотып сугышмаса да, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Бер төркем кызлар белән Асияне дә урманга зелпе тамыры җыярга җибәрәләр. Аны казып алу гына түгел, пешереп, кабыгын да салдырырга кирәк, фронт өчен, җиңү өчен кызлар армый-талмый хезмәт куя.

Тормыш михнәтләренә карамастан, Оркыя әби балаларын җил-яңгыр тидермичә үстерә, аякка бастыра, укыта, кеше итә. Улы Мидхәт Түбән Мактамада беренчеләрдән булып югары белемгә ия була. Тагын бер бәла сагалап йөргән әлеге гаиләне – кызы Мәлләфә умыртка баганасын имгәтеп, үз аягында йөри алмаслык хәлгә килә. Ярый әле гаиләсе нык терәк була, ире Әдһәм белән берсеннән-берсе тырыш, уңган балалар үстерәләр. Нияз белән

Гаяз күп еллар дәвамында «Татнефть»тә үткәрелүче һөнәр осталыгы бәйгеләрендә катнашып, беренче урын яулыйлар.

Асия белән Габдулхакны язмыш 1951 елда очраштыра. Солдат формасын салырга да өлгермәгән экскаваторчы булып эшләүче егет кызны бер күрүдә ошата. Өенә кайткач, әтисе белән әнисенә дә бу хакта җиткерә. Икенче көнне кызны «күзләргә», аның турында сораштырырга Түбән Мактамага киләләр.

Яшь гаилә Тайсуганда яши башлый. «Бик тырыш, хәлле гаиләгә килен булып төштем, ризыкка да, кием-салымга да мохтаҗлык кичермәдем», - дип искә ала ул елларны Асия апа. Түбән Мактамада 7 еллык мәктәпне, аннары Әлмәттә беренче мәктәпне тәмамлаган Асия үз авылында мәктәптә дә, клубта да эшли. Ә Тайсуганда фермага сыер саварга урнаша. Тормыш тәртәсенә иртә җигелгән, кечкенәдән эшләп үскән Асияне бу бер дә куркытмый. Тик кайгы җиле кабат аларның капкасын килеп шакый. Беренче сабыйлары Басыйр үпкә авыруыннан үлеп китә.

Берничә елдан соң гаилә Түбән Мактамага күчеп килә. Башта сак хезмәтендә эшли, ә калган гомере Миңлебай газ эшкәртү заводы белән бәйле: биредә аны машинист итеп кабул итәләр. Әлмәттә, авылда туып-үскән кешегә бөтенләй чит-ят һөнәр. Эшли-эшли өйрәнәләр алар, завод каршындагы махсус курсларда теоретик белем алсалар, хезмәт урынында аны беркетәләр.

Бөек Ватан сугышы елларында Грузиядәге хәрби заводка эләккәнче Габделхак Зәки улына яманаты чыккан Суслонгер мәхшәрен узарга туры килә. Ә Грузиядә исә немец әсирләрен саклыйлар.

Габдулхак абыйның шактый гомере Миңлебай газ эшкәртү заводы белән бәйле. Бөгелмәдә тракторчылар курсын тәмамлаган егетләрнең бер өлешен Әлмәткә, кайберләрен Лениногорскига җибәрәләр. Әлмәттә бераз экскаваторчы булып эшләгәч, завод гаражына эшкә урнаша. Бераздан кранчы һөнәрен дә үзләштерә. «Көненә 110 ар тонналы 120 вагон килә иде, аларны кабул итеп, бушатып куя идек. Хезмәтемне дә бәяләделәр - беренче бүләгем исемле сәгать иде, «Москвич» машиналы да булдым, Хезмәт Кызыл байрагын да тапшырдылар», - дип искә ала Габделхак абый.

Бергә гомер итүләренә дә 70 елга якын. Өч бала үстерделәр. Кызлары Гөлчәчәк Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, Түбән Камада яши. Уллары Рәсим Түбән Мактама урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, Мәскәү төзелеш институтына укырга керә һәм башкалада төпләнеп кала. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем алган кызлары Рәисә озак еллар гаиләсе белән Себердә яшәгәннән соң туган якларга кайтып, бүгенге көндә Урсалыда яши. Ире Нәфис белән әти-әнисенә нәкъ менә алар төп терәк.

Эшләп, лаеклы ялга чыккан предприятиеләренә дә бик рәхмәтле Асия апа белән Габделхак абый. Һәрвакыт хәлләрен белеп торалар, бәйрәмнәрдә кунакка чакыралар.

Сынаулар мулдан бирелә бу нәселгә. Әмма бергәләп алар бар сынауларны да җиңәләр.

Наилә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса