Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Яшьләр көнләшерлек гомер юлы

"Һәр кеше үзен ничек бәяли, ул шундый бәядә тора да", - дигән бервакыт француз язучы-гуманисты Франсуа Рабле.

Очраклы рәвештә әлеге сүзләргә юлыкканнан соң, уйланып куйдым: бүгенге язма герое үзенә нинди бәя бирер иде микән? Мөгаен, иң югарысындыр, чөнки үз сыйфатларын ул яхшы белә һәм үзен бик хөрмәт итә. Яшьтәшләре арасында аерып торучы башка яклары да байтак аның: тормыш активлыгы, таләпчәнлеге, фикерен җиткерә белү сәләте, куйган максатына ирешү теләге. Мин аны дикъкать белән челтәрләп салфеткалар бәйләүче яки кышкылыкка яшелчәләр тозлау белән мавыгучы итеп күз алдыма һич кенә дә китерә алмыйм. Ә менә сәхнәдә романслар башкаруы, театр әһелләре арасында булуы - монысы аңа хас. Бу аның юнәлеше, аның язмышы.

Лидия Старшининаны мин кайчандыр җирле Фурцева дип атаган идем. Ул СССРның элеккеге мәдәният министры белән охшаш яклары күп булуын танып, моның белән ризалашкан иде: "Әлеге үзенчәлекле ханымга охшау минем өчен мәртәбә".

Чишмә башы (хатирәләрдән)

- "Кече Ватан барыбыз өчен дә бердәнбер. Ул әти белән әнигә, балага караганда да зуррак. Хәтта милләткә караганда да югарырак. Чөнки биредә безнең тормыш юлыбыз башлана һәм без телибезме-теләмибезме - гомеребез буена шунда кайтабыз". Әлеге юлларны каян укуымны хәтерләмим, әмма вакыт узган саен йөрәгемә аваздаш булган бу сүзләрнең дөреслегенә инана барам, - ди Лидия Рәхимовна. - Ел саен туган ягым Ханты-Мансийскига кайткач, икенче көнне үк Самароводагы зиратка, әти белән әни, апаларымның, туганнарымның каберләренә баш ияргә барам. Мин моңа ихтыяҗ тоям, алар янына бару күңелемә тынычлык, яктылык бирә.

Бабамның зур гаиләсе көчле, хезмәт сөючән иде, уллары һәм киленнәре ару-талуны белмичә көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Аның агачтан төзелгән йорты, амбарлары, хуҗалык корылмалары, заимкасы, бөтен авыл халкы кулланган җил тегермәне, бик күп терлеге, кош-корты бар иде. Боларның барысы да, шулай ук җиһазлар, киемнәр белән бергә соңрак конфискацияләнә, ә хуҗаларны кечкенә балалары белән Себергә озаталар. Гаиләнең һәр нәрсәдән мәхрүм ителгән яңа тормышы башлана.

Әтием, Рәхимҗан Зәбиров, бик сәләтле һәм зыялы иде - гарәп телен бик яхшы белде, рәхәтләнеп укый һәм тәрҗемә итә. Вакытлар узу белән йортыбызда гарәп дини әдәбиятыннан бай китапханә булдырылды. 30 ел дәверендә - 1946-1977 елларда - әти Ханты-Мансийскида яшәүче Себер татарлары арасында мәгърифәтче булып тора. Ул барлык мөселман бәйрәмнәрен, йолаларын хөрмәт итте, аларны саклады, намаз укыды. Аның бер генә нотаны да белмичә, скрипкада искиткеч матур итеп татар көйләре уйнавын 5 яшемнән үк хәтерлим. Сөргенгә җибәрелгәнчегә кадәр, әнинең сөйләүләре буенча, әти үзешчән драма спектакльләрен музыкаль яктан бизәүдә катнашкан. Бер сүз белән әйткәндә, ул талантлы шәхес иде.

Үсеп җиткәч, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин кебек татар классикларының симфоник әсәрләрен тыңлап, мин композиторлар тарафыннан эшкәртелгән, балачактан таныш булган халык көйләрен таный идем. Әтинең вафатыннан соң әлеге скрипканы гаиләбез истәлеге итеп үзем белән Әлмәткә алып килдем. Җирле осталар аңа реставрация ясады. Хәзер бу уен коралына 80 елдан артык инде һәм минем туган көнемдә музыкантлардан кем дә булса әлеге скрипкада татар көйләре башкара.

Әнием, Гатифә Дәүләтшевна, искиткеч яхшы күңелле, сабыр, эш сөючән кеше булды. Олыгайгач та, сәламәтлеге, ягымлылыгы, үз акылында һәм юмор хисенең бай булуы белән аерылып торды. Әти белән алар озын тормыш юлы узганнар, 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр, 8 онык, 6 оныкчык күрү бәхетенә дә ирештеләр.

"Әни, син кем: артистмы, әллә укытучымы?"

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Лидия апасының киңәшен тотып, Ханты-Мансийск педагогия училищесына укырга керә. Аралашучан, югалып калмый торган һәм кыю булганга студентлар мохитына бик тиз ияләшә ул. Уку аңа һәрчак ошый. Лидия Рәхимовна сүзләренә караганда, биредә квалификацияле һәм күпкырлы башлангыч сыйныф укытучылары әзерлиләр. Аеруча музыка дәресләренә зур игътибар бирелә. Герман Гауфлер, Ленинград блокадасыннан эвакуацияләнгән шәхес, җитәкчелек иткән гомуми оркестр һәм хордан башка һәрбер курсның үзенең халык уен кораллары оркестры була. Нәкъ менә ул 17 яшьлек студент кызны "ишетә" дә: "Сезнең тавышыгыз профессиональ җырчыныкы кебек, сезгә кичекмәстән музыка уку йортына укырга керергә кирәк".

Шулай килеп чыга, Лидия Рәхимовна профессиональ җырчы булып китми, ләкин аңа күп еллар дәвамында мәдәният өлкәсендә эшләргә һәм яңа талантлар ачарга, аларга ярдәм итәргә насыйп була.

Хезмәт юлын ул Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, юллама буенча Әлмәтнең 2 нче кичке мәктәбендә башлый, яшь нефтьчеләргә рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирә. Һәм эшкә урнашу белән үзешчән сәнгатьтә катнашуга алына - музыкадан, җырдан башка ул яши алмый. Ун ел буена аның күңелендә педагогикага һәм сәнгатькә булган омтылыш көрәшә. Икесендә дә ул үзен иркен хис итә: кешеләр арасында, хөрмәт эчендә һәм яраткан эше белән шөгыльләнә. Болар җанга рәхәтлек бирмиме әллә? Лидия Старшинина халык симфоник оркестры солисткасы була, күп тапкырлар республика сәхнәләрендә, СССР ВДНХсында, радио, телевидениедә чыгыш ясый. Кечкенә кызы бервакыт сорап та куя: "Әни, син кем: артистмы, әллә укытучымы?"

Мәдәният бүлеге мөдире вазифасы бушагач та, әлеге урынга Старшининаны чакыралар. Шәһәр җитәкчелегеннән: "Сез бар яклап та килгән - югары гуманитар белемле, оптималь яшьтә, партия, милләт, музыкаль сәләт - һәммәсе дә бар", - дигән сүзләрне ишеткәч, ул тулы 16 елга әлеге җаваплы вазифага алына.

- Мин вакыт белән исәпләшмичә, мавыгып эшләдем, - дип сөйли Лидия Рәхимовна. - Башта мәдәният бүлеген, соңрак идарәсен җитәкләгән елларда мин бик күп талантлы кешеләргә һөнәри сәнгатькә юл ачарга ярдәм иттем, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә булыштым. Әлеге тармакны саклап калу, сәләтле кешеләрне үстерү иде минем иң зур теләгем.

- Лидия Старшинина нефть төбәгендә яшәүче балаларның музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укуын, театрга, картиналар галереясына, музейларга йөри алуларын оештыру өчен зур көч салды, - дип искә алалар бүген мәдәният ветераннары. - Һәр микрорайонда диярлек әлеге мәктәпләрнең филиалы ачылды. Ул Әлмәтнең мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген республика дәрәҗәсенә кадәр күтәрүгә иреште. Ә кайбер башкаручылар халыкара дәрәҗәләргә дә күтәрелде! Күпме хезмәт салынган ич моңа!

- Лидия Рәхимовна - бик тырыш һәм искиткеч кеше! - дип саный Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Аңа һәрчак иҗат дәрте-илһамы хас. Мин аның һөнәри осталыгын югары бәялим, Әлмәт шәһәре һәм районының рухи һәм мәдәни тормышына ул зур өлеш кертте. Аның катнашында булдырылган үзешчән сәнгать коллективлары, музыка мәктәпләре һәм училищелары коллективлары, анда белем алучылар, һичшиксез, республиканың милли байлыгы булып торалар.

Бүген Лидия Рәхимовна актив җәмәгать эшлеклеләре сафында: Әлмәт муниципаль районы ветераннар советының мәдәният буенча комиссиясен җитәкли, район башкарма комитетында иксез-чиксез ветеран эшләре белән шөгыльләнә. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы да әле. Әйткәндәй, ул монда да өлгер! Район ветераннарын социаль яклау системасына кертүдәге хезмәте өчен ул республика Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Актив тормыш позициягез, тырышлыгыгыз һәм оештыру сәләтегез белән Сез абруй, хезмәттәшләрегез, өлкән буын, яшьләрнең хөрмәтен яуладыгыз," - диелә анда. Дөрес сүзләр. Нәкъ Старшининага атап әйтелгән.

Ул һаман да ару-талуны белмичә, һәрвакыттагыча хезмәттә. Җыелышларда журналистлар алдында чыгыш ясый, республика һәм шәһәр күләмендәге чараларны яраткан җырлары белән бизи. Җитәкчелек итә. Аңа карап, мин кабат үзенчәлекле шәхес Екатерина Фурцеваны искә алам... Лидия Рәхимовна тулы тормыш белән кайнап, һәр нәрсәдән көч, илһам алып, киләчәккә кыю планнар корып, матур яши. Яшьләр көнләшерлек гомер юлы шушыдыр.

Сәрия Исхакова

Хөрмәтле Лидия Рәхимовна!

Чын күңелдән сезне матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Шәһәребездә һәм районыбызда мәдәният өлкәсе үсеше тарихы Сезнең исем белән бәйләнгән. Хезмәт эшчәнлегегез чорында Сез үз эшегезне тирәнтен белүче, килеп туган мәсьәләләрне тиз һәм дөрес итеп чишүче буларак аерылып тордыгыз, мәдәният учаклары, сәнгать коллективлары һәм уку йортлары үсеше турында һәрчак кайгырттыгыз. Сезгә, хор һәм ялгыз башкару мәктәбен узган, концертларда һәрвакыт чыгыш ясаган шәхескә, иҗат, җиңү һәм хезмәтегезне бәяләү шатлыгы яхшы таныш. Музыкага һәм сәхнәгә мәхәббәт, табигатьтән бирелгән сәләт башкару осталыгының иң югары ноктасына ирешергә, тамашачыларның ихтирамын яуларга мөмкинлек бирде. Без Сезнең өчен ихластан сөенәбез! Киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, һәр эш-гамәлегездә казанышларга лаек булуыгызны телибез.

Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса