Әлмәт таңнары

Яши белеп яшәү сере

"Матур, яшь булып каласың килсә - хәрәкәтлән дә җанга якын шөгыль табып нәтиҗәсеннән тәм табып яшә", - ди Марс абый Газизов.

Колшәриптә буыннан-буынга ата-баба туфрагына берегеп яшәүчеләр дә, читтән кайтып төпләнеп гомер итүчеләр дә, шәһәргә якын булганлыктан, үз нигезен булдыру хыялын тормышка ашырып йорт җиткерүче яшь гаиләләр дә бар. Һәркенең үз холкы, язмышы, кыйбласы. Берәүләр эш белән өй арасында йөреп дөнья куса, икенчеләре һәр мизгелдән ямь, һәр эштән тәм табып сабыр гына яши бирә. Әлеге материалыбыз - шундыйларның берсе хакында.

"Матур, яшь булып каласың килсә - хәрәкәтлән дә җанга якын шөгыль табып нәтиҗәсеннән тәм табып яшә", - ди Марс абый Газизов. Колшәрип авылында туып үсеп, язмыш җилләре илебезнең әллә кайсы почмакларында йөртеп тә, бәхетен туган авылында тапкан кеше ул. Һөнәри белеме буенча рәссам, эшләгән белгечлеге буенча тракторчы, экскаваторчы, шахтер, алтын чыгаручы, инженер, конструктор, балта остасы һәм тагын әллә кемнәр.

- Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, ГРЭС төзедек, Сургутның беренче турбиналарын без монтажладык. Чорның зур комсомол төзелеше еллары иде ул. Аннары 9 ел Чукоткада булдым, Советлар Союзына күпләп алтын чыгардык. Мин эшләгән объект илебезнең иң бай приискасы иде. Соңрак Печорада урман кистем. Туган Әлмәтемә кайтып ремонт-төзелеш идарәсе реклама комбинатында рәссам булып эшләдем. Себердә хезмәт куйган чорымда ук бер кайтып төпләнермен әле дип авылыбыздан җир алган идем. Ел саен шунда төбәгебездә нинди агач үсә, шуны утыртып, әкренләп тәртипкә китерә бардым, йорт та тергездек, - дип үткәннәрен искә алды Марс абый биләмәләре буйлап "сәяхәт" кылып йөргәндә.

Чыннан да, Газизовларның авылча мул, иркен мәйданда урнашкан йорт-җирен ниндидер үзгә бер дөньяга эләккәндәй карап йөрисең. Тәүге утырткан каен-юкәләре, Марс абый әйтмешли, "үзе белән бергә картая". Ишегалдындагы бу яшеллеккә карагач, кайчандыр урман булган да, шул урында сарай калкып чыккан диярсең. Ял итү өчен куелган эскәмияләре дә махсус патша кызына ясалган төсле, чылбырга эленгән. Кода-кодагыйлар җыелышканда, шунда ял итәргә яраталар икән (ике улы, без кызлары инде күптән үз тормышлары белән яши, барысы да югары белемле, әлегә өч оныклары бар).

Марс абыйның тормыш иптәше Гүзәлия апа карамагындагы гөлбакча аша сузылган тар сукмак әкияти серле күл буена илтә. Бу могҗиза да хуҗаның кул хезмәте. Заманында сазлыкка туры килгән участогына дренаж системасы төзеп, каналлар буенча аккан суны шулай бер урынга җыела торган итә ул. Соңрак исә тирән чокыр казып, күл хасил була. Ә балчык өеме өстенә келәт менеп "кунаклый". Бу сулыкны балан, шомырт куаклары, камышлык уратып алган. Ә суында исә... балыклар гөжли!

- Зәйдәге дусларымнан маймычлар алып кайтып юри генә күлебезгә җибәргән идем, чынлап торып үрчи башладылар. Сазан, карп, караська җәен оныклар кармак салып утыра. Бу балыкларның гадәтләрен белеп бетердек инде - кояш чыкканда һәм кояш баеганда ашарга тавыклар кебек җыелалар, ак күмәчкә караганда кара ипине яратыбрак ашыйлар. Эссе көнне су өстенә чыгып кояшта та кызыналар әле. Көзен кемдәдер каз өмәсе булса, бездә - балык өмәсе. Туганнар-дуслар, балалар-оныклар белән җыелышып сыйланабыз шулай. Вакларын кышка калдырабыз.

Шул манзарага хәйран калып йөри торгач, Марс абыйның шәхси "биләмәсе" - остаханәсенә юлыгабыз. Биредә, чыннан да, ирләр генә хөкем сөргәне әллә каян күренеп тора: әллә ничә төрле эш коралы, агач ярдыру станогы, сырлап-бизәкләп ясаган бал тәпәннәре, ишекләр, баскыч перилалары - ниләр генә юк монда. Остаханәсенең нигезеннән башлап түбәсенә кадәр һәм биредә урын алган һәр станокның идея авторы да, башкаручысы да Марс абый үзе. Үз җиребездә үскән усак, юкә, имәннән мунча да салган (бер эшкәртүдә кабыгын юынып, агачны цилиндрлап чыгара торган станокны Марс абый шулай ук үзе ясаган була). Ләүкәсе, агач ләгәне, ишек-тәрәзәсе, миче һәм җилләтү системасының "авторы һәм башкаручысы" да - Колшәрип остасы. Дус-туган, күрше-тирә мөрәҗәгать иткәндә дә кире бормый Марс абый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

Без килгәндә Марс абый дусты һәм булышчысы Хәлил абый белән имәннән беседка ясап маташа иде.

- Якында гына электр линияләре астыннан агачларны кисеп утынга турап маташалар. Юан-юан имәннәр. Мондый табылдыкка кичек шатланмыйсың - станок аша уздыргач, күр әле, нинди шәп такталар, борыслар килеп чыкты?!. Кәрнизләрен челтәрләп, түбәсен агач черепицадан ясап куйгач, кунакка килерсез әле, - ди кунакчыл хуҗа эшләнгән эшенә куана-куана.

"Бу кадәр ничек булдырасыз да, бөтенесенә дә ничек өлгерәсез?" - дигән сорауга Марс абый елмаеп куя. Ә агач түгел, тимергә дә җан өрә белүче куллары, иртәләрен йөгереп яисә велосипедта авыл белән исәнләшеп кайтырга мөмкинлек бирүче аяклары, яше барса да картаюны белмәгән йөрәге һәм һаман да очкыннар таратып торган күзләре - болар Ходай биргән гомерне бер генә дә бушка уздырмавы хакында сөйли. Соклангыч кеше!

Рәдифә Ногманова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: