Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

“Ярату ул бәхет икән”

Сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук тәртибен саклау органнары ветераннары оешмаларының Әлмәт советы рәисе В.Ф.Хуҗахмәтов 10 апрельдә үзенең 85 яшен билгеләп үтә. Тугызынчы дистәгә якынлашып барса да, адымнары һаман да егетләрчә, башында совет эшчәнлеген тагын да камилләштерү буенча мең төрле фикер кайный.

Аның белән әңгәмәбез барышында ул ару-талуларга, картлыкка бирешмәүнең, эштәге уңышларының сере белән дә уртаклашты.

- Еллар сизелмичә дә узып киткән. Хәтта үзем дә шушы яшькә кадәр җиткәнемә ышанмыйм, - ди Васыйл Фатыйхович. - Буш вакытларымда, кичләрен тормыш юлымны барлыйм. Бернәрсә дә онытылмаган дияргә була. Менә 1937 нче ел. Бу елны Октябрьск районындагы Иске Ерыклы авылында туган йортыбыз янгач гаиләбез белән Нурлатка күчеп килдек. Ә сугыш еллары... Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде. Әтине август аенда фронтка озаттык. Ноябрь аенда сеңлем туды. Бер елдан соң абый да сугышка китте. Әни өч бала белән берүзе калды. Колхоздагы барлык эш хатын-кызлар һәм балалар җилкәсендә булды. Өлкәннәр белән иңгә-иң торып көнне төнгә ялгап эшли идек. Ел азагына әтинең һәлак булуы турында хәбәр килде. Аннан абыйныкы. Хәзер уйлыйм да нык гаҗәпләнәм: әни барысына да ничек түзде икән? Кулында күкрәк баласы, өстәвенә иренең, улының яу кырында ятып калуы турындагы өчпочмаклы хатлар. Сугыш еллары тылдагылар өчен дә бик авыр булды. 1942 елда көненә икешәр кеше җирли идек. Кырда калган башакларны ашап агуланучылар булды. Мал-туары булмаганнар шул рәвешчә арадан китә торды.

Ана йөрәге әрнүдән туктамый. 1944 елда гаиләдә калган бердәнбер ир-атны - Васыйлны да елый-елый озата ана. Авырлыкларның иң кәттәсе алда көтеп торган икән. Тын океан флоты урынына алар башта Суслонгерга барып төшә. Суслонгерның нинди урын икәнен өлкән яшьтәгеләр яхшы белә торгандыр. Пулеметчылар отделениесе командирларын әзерләп бетергәч, аларны Көнчыгышка озаталар. Васыйл Фатыйхович тормышының бу мизгелләре дә аермачык хәтерендә икәнлеген искәртте. "40 көн бардык, бер тапкыр туктап мунча керттеләр, бер тапкыр кайнар аш бирделәр", - диде ул хатирәләрен яңартып. В.Хуҗахмәтов 7 ел Тын океан флотының хәрби-диңгез базасында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышчан гамәлләрдә, Төньяк Корея портларын дошманнан азат итүдә катнаша. Җиде класс белеме булган егет флотта вакытта 7 километр араны җәяү үтеп кичке мәктәпне тәмамларга, партия сафларына керергә өлгерә. Сугышчан хезмәтләре өчен "Японияне җиңгән өчен" медале, II дәрәҗәдәге "Ватан сугышы" ордены һәм башкалар белән бүләкләнә.

Әлмәт якларына килеп чыгуының тарихына килгәндә, армиядән кайткач ул партия-комсомол эшенә чума. 1955 елда аны партиянең Татарстан өлкә комитеты тәкъдиме белән Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Тырыш, белемгә омтылышы зур булган егет бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтында да белем алырга җитешә. Укуын тәмамлап, партия өлкә комитетында, Әлкидә, Нурлатта эшләгәннән соң 1965 елда аны Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар.

- Минем аңа кадәр бер тапкыр да Әлмәттә булганым юк иде, - диде инде Әлмәтнең үз кешесенә әйләнгән Васыйл Фатыйхович. - Район мине көн-төн янып торган нефть газы факеллары, актарылып ташланган сөрү җирләре, юлсызлык белән каршылады. Әлбәттә, баштагы елларда эшләве җиңел булмады. Нефтьчеләр ул чакта күрсәткечләр артыннан куып җиргә байтак кына зыян сала иделәр. Шуңа күрә иң элек авыл хуҗалыгына игътибарны юнәлтергә туры килде. Нефть предприятиеләре җитәкчеләре белән сүзгә килгән чаклар да булды. Бәхеткә, берләшмәнең генераль директоры Р.Миңгәрәев, шәһәр партия комитеты миңа зур теләктәшлек күрсәтте. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җирләренә караш үзгәрде.

В.Ф.Хуҗахмәтов район башкарма комитеты рәисе булып 12 ел эшли. Шушы чорда район колхозларында шикәр чөгендере эшкәртү технологиясе үзләштерелә. Ул елларда Әлмәт районы составында булган Зәйдә шикәр заводы төзелә. Аннан шикәр заводы базасында мөгезле эре терлекләр симертү комплексы сафка бастырыла. Әлмәтлеләр Татарстанда беренчеләрдән булып Колшәрип кошчылып фабрикасы төзиләр, Рус Акташы, Югары Акташ ,Сәвәләй авылларында дуңгызчылык тармагы җәелдерелә. Байтак кына социаль объектлар да пәйда була бу елларда. Аерым алганда, 25 типовой мәктәп, 20 авыл Мәдәният йорты, 22 медицина учреждениесе, 22 кибет, 3 икмәк заводы төзелә. Әлмәт Советы башкарма комитеты берничә тапкыр Россия Федерациясе Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә. Васыйл Фатыйхович - әнә шул рәвешчә район үсешендә зур эз калдырып, аның елъязмасына исеме зур хәрефләр белән язылган шәхесләрнең берсе.

1976 елдан ул "Татнефтестрой" (соңрак "Главтатнефтегазстрой"га үзгәртелә) берләшмәсе начальнигының кадрлар һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли. Аңа Ерак Төньякта нефть-газүткәргечләренең насос белән суыртып агызу һәм компрессор стнацияләрендә эшләүчеләрнең торак һәм көнкүреш шартларын җайлау бурычы куела. Бер үк вакытта республиканың көньяк-көнчыгышында социаль-мәдәни-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар төзелешенә дә курьерлык итәргә тиеш була. Ул елларда кырыс табигатьле Ерак Төньякта 40 тан артык насос- компрессор станциясе төзелә.Хуҗахмәтов һәрвакыт кешеләр арасында була, аларның проблемалары белән танышып тора. Тормышының 15 елы биредә шулай ук сизелми дә узып китә.

"Татгазсельстрой" җәмгыяте генераль директорының урынбасары буларак Васыйл Фатыйхович республиканың торак пунктларын газ белән тәэмин итүдә дә катнаша. Һәм авыл кешеләренең тормышында зур борылыш ясаган бу бурычны җиңеп чыга.

Кайда гына һәм нинди вазифада эшләсә дә, В.Ф.Хуҗахмәтов һәрвакыт югары профессионализмы ия булуы, эшкә аның нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп керешүе, максатчанлыгы, эшсөючәнлеге, намуслы, игътибарлы булуы белән аерылып тора. Аның фидакарь хезмәтен хөкүмәтебез дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләп үтә. III ранг капитаны В.Ф.Хуҗахмәтовның бүләкләр сандыгында ике дистәгә якын сугышчан медале янында тыныч хезмәттә алган "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Почет билгесе" орденнары һәм бихисап медальләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да урын алган.

Алга китеп шуны да искәртеп узасы килә, Васыйл Фатыйхович ике тапкыр - 1995 һәм 2010 елларда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең юбилейлы парадларында катнашу хокукына ия булган кеше.

Ару-талуны белмәс, тынгысыз ветеранны 2000 елда шәһәр һәм районның ветераннар советы рәисе итеп сайлап куялар һәм аңа өлкәннәр белән эшләү дилбегәсен тапшырып, һич кенә дә ялгышмыйлар. Бүген Әлмәт ветераннар советы республикада әйдәп баручылардан санала. Тәҗрибә уртаклашу өчен безнең шәһәргә башка төбәкләрдән киләләр. Мактанырлык, күрсәтерлек, куллануга алырлык эшләре күп ветераннар советының.

- Ветераннар советына җитәкчелек итүгә алынуга да быел 12 ел. Бирегә кичә генә килгән кебек. Эшчәнлегебез өчен шәһәр һәм район җитәкчелегенә кызарырга туры килмәде, - дип исәпли сугыш хәм хезмәт ветераны. - Район һәм "Татнефть" җитәкчелеге һәрбер тәкъдимгә, гозергә игътибар бирә. Алар ярдәме белән күпме проблемалар чишелде. Мисал өчен, мин ветераннар советына килгәч эш урыннары таркалып яисә башка төбәкләрдән күчеп килеп предприятиеләре булмаган 7200 пенсионер белән очрашып аптырашта калдым. Аларның бу проблемасын хәл итү өчен махсус комиссия төзедек һәм әлеге пенсионерларны ТОСМСларга беркеттек. Хәзер ТОСМСлар каршында 34 ветераннар оешмасы эшли. Алар өлкәннәрнең сорауларын тору урынында ук чишәргә ярдәм итә. Мин түгелгән көчне, сәламәтлекне жәлләмим, тырышлык бушка китмәде. Аның каравы башкаларда күзәтелә торган бу проблема хәзер бездә юк.

Зур әһәмияткә ия булган тагын бер гамәлне искә төшереп үтәсе килә. Ветераннар советына Васыйл Фатыйхович җитәкчелек иткәндә беренче тапкыр хакимият белән ике арада Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугышта һәлак булганнарның толларын коммуналь хезмәтләр, газ, телефон өчен түләүдән тулысынча азат итү каралган килешү эшләнә һәм ул кабул ителә. Әлеге килешү субсидияләр бирелә башланганчыга кадәр гамәлдә була.

Өлкәннәр белән эшләүдә зур тәҗрибәгә, оештыру сәләтенә ия булган, инициативасы ташып торган В.Ф.Хуҗахмәтовны республика ветераннар советы президиумына да сайлыйлар. Ул ветераннарның республикада төзелгән 4 куст советының берсенә куратор итеп билгеләнгән. Әлеге кустка Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан 11 төбәк керә. Куратор буларак, ул биредә дә зур эш алып бара, әлеге муниципаль районнарда булып, ветераннар советларына методик ярдәмнәр күрсәтә. Безнең Әлмәт районында да куст, предприятиеләрдә цех ветераннар оешмалары төзелә. Эшне болай оештыру беркемне дә онытмаска ярдәм итә. Нәтиҗәдә пенсионерларның шикаятьләре, үтенечләре күзгә күренеп кимегән. "Кешенең изгелек кылырга, нинди дә булса файда китерергә омтылышы булырга тиеш. Башкарган эшеңнең күркәм нәтиҗәсен күргәч, синең үзеңә бүләк ясалган кебек тоела бит ул"- - дип фикер йөртә аксакал.

2002 елда Васыйл Фатыйхович инициативасы белән "Татарстан геройлары" ТР иҗтимагый оешмасының Әлмәт төбәк комитеты төзелә. Ветераннар советы аның белән берлектә үсеп килүче буынга партиотик тәрбия бирү буенча максатчан эш алып бара. Совет, аның эшчәнлеге, бирелгән югары бәяләр, бүләкләр хакында күп сөйләргә була. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Россиянең "Җиңү" оештыру комитеты Әлмәт ветераннар советын актив эш алып барганы өчен юбилей уңаеннан чыгарылган истәлекле медаль белән бүләкли. Ә алыштыргысыз рәис Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан РФ Министрлар Кабинеты тарафыннан чыгарылган "Россиянең иң яхшы кешеләре" энциклопедиясенә кертелә һәм шушы исемдәге билге белән бүләкләнә. 2009 елда аңа "Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме бирелә.

Уңышларга ирешү, картлыкка бирешмәү, актив тормыш белән яшәү өчен тормышта нәрсә кирәк дигән сорауга Васыйл Фатыйхович:

- Әйткәнемчә, иң беренче чиратта омтылыш кирәк. Аннан мин күп нәрсә ныклы, бер-береңә ышаныч зур булган гаиләгә бәйле дип исәплим. Яшермим, элек мин нык идеалист идем. Мәхәббәт юк ул дип бәхәсләшкән чаклар булды. 30 яшькә кадәр шул фикердә яшәдем. Ә инде булачак тормыш иптәшемне күргәч, мәхәббәттән дә көчлерәк нәрсә юклыгына инандым. Мәхәббәт ул бөтен дөнья белән идарә итә. Ярату ул бәхет икән. Мәхәббәтне сакларга кирәк. Әлфинурга бер күрүдә гашыйк булдым. Ул безнең гаиләнең утын сүндермичә саклаучы, таянычы, ышанычлы тылы. 1956 елда өйләнешкән идек. Шуннан бирле гел бергә. Балаларны тәрбияләүдә хата җибәрдем, анысы. Безнең өч улыбыз бар. Көн-төн эшләп, балаларга үрнәк булырмын дип уйлап ялгыштым. Балалар белән шөгыльләнергә, аралашып яшәргә кирәк икән. Улларыбызны тәрбияләп, җәмгыятькә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү бурычы Әлфинур җилкәсендә булды. Мин үземне бәхетле тормыш кичердем дип саныйм, - дип җавап бирде.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250