Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Тыйнак терлекченең купшы хезмәте

Тыйнаклык - зирәкләр холкы, диләр. Аларга үзен ишетсеннәр өчен тавыш күтәрергә дә кирәкми.

Кискен, артык хәрәкәтләр дә алар өчен ят гамәл. Салмак, ләкин катгый сүзен һәркемгә ишеттерә белә андыйлар. Хезмәтләре дә дан-шөһрәт өчен түгел. Шулай булмаса уңышлары турында сөйләү гаять авырлык белән бирелмәс иде. Гомумән, тыйнаклар күп сөйләргә яратмый. Бу - психологлар бәяләмәсе. Шушы көннәрдә безгә әлеге бәяне тулысынча раслаган шәхес белән очрашырга туры килде. Светлана Низаметдинова. Ык буйларында туып-үсеп, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң юллама белән Әлмәткә килеп эләгә ул. 1967 елда 19 яшьлек кызны Акташ совхозына зоотехник-селекционер итеп билгелиләр.

- Әбигә фатирга керттеләр. 3 елдан ике агроном кыз һәм мин бер бүлмәле фатирга күчендек. Мин килгәндә совхоз зурлар рәтендә иде инде: эре мөгезле терлек тә, дуңгызлар да үрчетәләр. Шул казанышларны югалтмаска тырышып эшләдек. Бөтен республикага ишетелерлек уңышлар булды: артым буенча да, баш саны буенча да беренчелек безнеке иде. Биредә ясалма орлыкландыру буенча республикада беренче лаборатория эшләде.

Болар хакында ул бик уңайсызланып, үзенә игътибар артканга оялып кына сөйләде. Янәсе гайре табигый хәл, бары үзенә йөкләтелгәнне генә үтәгән.

Алдынгы зоотехник, бүген терлек комплексы җитәкчесе үзе "ярылып ятмаганга" хезмәткәрегез турында сөйләгез дигән үтенеч белән әлеге җәмгыять директоры Фәндәс Юнысовка мөрәҗәгать итеп карадык. Аның да бәясе кыска, ләкин тулы булды

- Ул иң эшчәне, фидакаре... Гомумән, Светлана Шәрәфовна "иң-иңнәр" рәтендә, - диде.

Казанышлары турында тулы картинаны бер урында 46 еллык хезмәт стажы һәм хезмәт кенәгәсенә төртеп барылган бүләкләреннән торгыздык. 1970 елда (!) "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. Аннан соң "Аерым хезмәтләре өчен" медаленә лаек була. Хезмәт кенәгәсенә күз салгач, шунысы игътибарны җәлеп итте: бүләкләрен язу өчен хезмәт кенәгәсе битләре генә җитмәгән, аларны өстәп ябыштырганнар. Анда бихисап Мактау кәгазьләре, социалистик ярыш билгесе, 1981 һәм 1983 елларда "Иң яхшы ферма мөдире", "СССР халык хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен" бронза медале, 1981 елда "Татарстанның атказанган зоотехнигы" исеме турындагы язмалар бар. 1986 елда Светлана Низаметдинова Халыклар Дуслыгы Ордены белән бүләкләнә.

- Тантаналы шартларда тапшырылмады ул миңа. Чөнки 86 елда районга ящур эләкте (Тилчә Әзербайҗаннан кайтарылган субпродуктлар белән керә. Элек сыерлар, аннан сарыклар һәм дуңгызлар кырыла. Бөтен республикага янаган әлеге куркыныч авыруны чыганагында ук юк итәләр). Маллар кырылды гына. Авыру бетерелгәч, ярты ел дигәндә баш санын тулысы белән торгыздык дияргә була - 11 мең башка җиткердек. Үземә карата да, тирә-юньдәгеләргә дә таләпчән инде мин. Кушканны, башлаганны ахырына җиткерергә, җиткертергә күнеккән.

Хезмәттәшләре турында уңай фикердә Светлана Низаметдинова. Аның сүзләренчә, терлек комплексында яхшы белгечләр эшли: зоотехниклар да, ветеринарлар да укымышлылар. Ләкин электән калганнар.

- Кызганыч, алмаш юк. Яшьләр килми. Аңлыйм, авыл хуҗалыгы катлаулы хезмәт. Мин менә шушы юлны сайлаганыма бер генә дә үкенгәнем булмады. Бала чакны техникумның уку хуҗалыгында уйнап уздырдык. Студентлар эшкә кайта иде. Аларны күзәтеп үстем. Эшемне яратам. Иртәнге 5 тә киләм, кичен 7 ләр тулып киткәч кайтам.

Джозеф Аддисон атлы публицист, сәясәтче һәм шагыйрь: "Тыйнаклык - тышкы орнамент кына түгел, ә эчке гүзәллек билгесе", - дигән. Светлана Низаметдинова мисалы моңа ышандыра. Бу тыйнак ханым беркемнән бернәрсә өмет итми, бирелеп эшли дә эшли. Ул бит чыклы үләннәрне, алсу таңнарны, табигатьнең бөтен матурлыгын да һәммәбездән алдан күрә.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250