Әлмәт таңнары

Тырышларга бәхет үзе юлдаш

"Әлмәтнефть" идарәсе тырыш һәм фидакарь хезмәткәрләре белән горурлана ала. Лаеклы ялда булуларына да карамастан, һаман да идарә тормышы, эшчәнлеге белән кызыксынып торучылар, аның үсешендә тирән эз калдырганнар ветераннар арасында байтак. Ф.Ф.Җәләлов тә әнә шундыйлардан.

Фәрит Фәттах улы тумышы белән Ютазы ягыннан. Әмма ул бүген хаклы рәвештә үзен чын әлмәтле дип исәпли. Республиканың кара алтын мәркәзенә килеп төпләнүенә дә быел 45 ел тула. Нефтьче булып ирешү өчен аңа башта шактый гына киртәләр узарга туры килә. Мәгълүм булганча, элеккеге елларда яшьләрне авылда эшкә калдыру өчен төрле чаралар кулланырга тырышалар иде. Урта мәктәпне "4" һәм "5" билгеләренә генә тәмамлаган егеткә дә колхоз паспортын бирми интектерә. Алай да Фәрит Җәләлов Бөгелмәгә нефтьчеләр әзерли торган училищега бару җаен таба. Бораулаучы ярдәмчесе һөнәрен үзләштергәннән соң ике ел Башкортстанда эшли. "Унсигезе дә тулмаган егеткә бик авыр иде. Ул чакта бүгенге кебек эшне күпкә җиңеләйтә торган технологияләр, җиһазлар бик юк иде әле. Әмма мин сер бирмәдем, беркемгә дә зарланмадым", - диде хәзер инде нефть чыгаруны биш бармагы кебек яхшы белүче ветеран хатирәләрен яңартып. Хәер, ул сабыр булырга, эштән курыкмаска кечкенәдән өйрәнә.

... 1941 ел. Бөек Ватан сугышы башлану турындагы хәбәр Ютазы районының Бәйрәкә авылын да читләтеп узмый. Фәттах абый да башка авылдашлары кебек гаиләсен, 3 баласын калдырып фронтка юл тота. Һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмый. "Без әнинең тырышлыгы белән генә исән-имин калдык, - диде Фәрит абый. - Сугышта хәбәрсез югалган әти өчен бирелгән пенсия ике пар чабата алырга гына җитә иде. Әни бәрәңгене күп итеп утыртты. Мин уртанчы бала идем. Апа белән бергә 1945 елда беренче сыйныфка укырга кердек. Икенче сыйныфтан соң әни белән эшкә йөрдек. Ат белән чәчүдә дә эшләдем. Чәчү чорында көне буе яланаяк йөргән чаклар күп булды. Бригадир күбрәк ятимнәргә эш куша иде. Әти булмау үзен нык сиздерде, әлбәттә".

Армиядә 3 елдан артык хезмәт итеп кайтканда инде энекәшен хәрби хезмәткә чакырган булалар. Әнисе авырып торганлыктан, Фәрит туп-туры туган авылына кайта. Укырга омтылышы зур булган егет белемен тагын да күтәрү турында хыяллана. Колхоздан белешмә бирмәскә теләп хәтта җыелыш кадәр җыялар. Авыл хуҗалыгы институтына барам дигәч, Фәрит алдыннан киртәләр алына. Тик егет кенә Казанга килгәч документларын үзе теләгән уку йортына - КХТИга бирә. Студент еллары да артта кала. Яхшы укучыларга юлламаны сайлап алу мөмкинлеге тудырыла. Фәрит Җәләлов Әлмәт төбәген сайлый. 1967 елдан алып 2001 елга кадәр ул "Әлмәтнефть" идарәсендә хезмәт куя. Башта идарәнең Миңлебай нефтьне комплекслы әзерләү җайланмасында (МУКПН) оператор булып эшли. Аннан аны ярты елдан соң фәнни тикшеренү һәм производство эшләре цехына күчерәләр. Биредә ел ярым дәвамында байтак кына тәҗрибә туплаган егетне 1970 елда Көнбатыш Әлмәт нефть әзерләү җайланмасы (САУПН) начальнигы итеп билгелиләр. Ә инде 1973 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр нефтьне кудыруга комплекслы әзерләү буенча 2 нче цехны җитәкли. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аның белән бергә эшләүчеләр бүген дә Фәрит Фәттаховичны хөрмәт белән искә алалар. Фидакарь, таләпчән, үз эшен җиренә җиткереп һәм белеп башкаручы, ярдәмчел, игътибарлы - боларның барысы да ветеран нефтьче хакында әйтелгән сүзләр.

Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар, диләр. Фәрит абый тир түгеп, күңелеңне биреп эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкинлеген беркайчан да истән чыгармый. Әйләнә-тирәдәгеләрнең дә, җитәкчелекнең дә ихтирамы намуслы хезмәт, күркәм холык-фигыль белән яулана. Хезмәткә багышланган гомернең нәкъ менә "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсендә үтүенә сөенеп бетә алмый ул. Аны бүген дә онытмыйлар, идарә тарафыннан уздырыла торган барлык чараларга чакыралар. Сәламәтлеген ныгыту өчен санаторийга юллама белән бүләклиләр. Бүләк дигәннән, Фәрит Җәләловның хезмәте бихисап Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән, "Фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны", "Ватан алдындагы хезмәт өчен" II дәрәҗәдәге орден медальләре янына Татарстан Республикасында 3 миллиард тонна нефть табу уңаеннан чыгарылган медаль дә өстәлгән.

Гомерлек тормыш юлдашын да ул нәкъ менә "Әлмәтнефть" идарәсендә очрата. Люция Мансуровнаның бу чакта лаборант булып эшләгән чагы була. Тату гаиләдә әти-әнисе кебек эшсөючән ике егет үсә. Олы уллары бүген "Татнефть" ААҖдә эшли. Төпчеге дә йөзгә кызыллык китерми, шатландырып тора. Өч онык - кызлар турында әйткән дә юк. Әнисенә ялгызына тормыш көтү авырлашкач, Фәрит ага аны да Әлмәткә алып килә. Васбикамал апа 30 елга якын улы һәм килене тәрбиясендә яшәп, 95 яшендә дөнья куя.

Фәрит абыйның укымышлылыгы бүген дә кимемәгән. Ул һаман да телевидение, газеталар аша дөнья, ил хәбәрләре, шәһәр һәм район яңалыклары белән танышып тора, уңышларга сөенә, күңелсез вакыйгаларга көенә.

- Бүген көннән-көн үзгәрүче Әлмәткә карап сөенми мөмкин түгел, - ди ул. - Шәһәрнең нефтьчеләр ярдәме белән төзекләнүен, матурлануын һәркем белә. "Татнефть" белән җитәкчелек итүгә шушы төбәктә туып-үскән кешеләр килгәч, мондый шатлыклы күренешләрен арта төште дип әйтәсем килә. Күпме объектка яңа сулыш өрелде, мәктәпләр, балалар бакчалары, йортлар ремонтланды, юллар ясалды, уңайлыклар тудырылды. Шәһәр һәм райондагы бер генә чара, бәйрәм дә нефтьчеләр ярдәменнән башка узмый. Авыллар да аларның ярдәмен тоя. Без яши торган Түбән Мактама да шәһәрдән калышмый. Рәхмәттән башка сүз юк. Тормышның кадерен белеп яшәргә генә кирәк!

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров