Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Тырыш та син, сабыр да син

15 октябрь - Халыкара авыл хатын-кызлары көне

1995 елда Пекинда узган Берләшкән Милләтләр Оешмасының хатын-кызлар конференциясендә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көнен уздыру тәкъдиме белән чыгалар. Нәтиҗәдә ел саен 15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көнен билгеләп үтү карар ителә.

Интернеттан алган мәгълүматларга караганда, авылда гомер кичерүче гүзәл затлар дөньяда яшәүчеләрнең чирек өлешен алып тора. Ә безнең илдә аларның саны 21 миллион чамасы.

Авыл хатын-кызы булу җиңелме?

Бу сорауны без төрле яшьтәге әлмәтлеләргә бирдек. Сораштырган унбишләп хатын-кызның барысы да бертавыштан "юк" дип җавап кайтарды.

- Кызым, заманында шул авырлыктан качып, авылдан чыгып киткән кешеләр бит инде без. Туйганчы ашарга ризыгы да, киеме дә, аларны сатып алырга акчасы да булмады. Әти-әни югыйсә көн-төн эшләде. Мескеннәр, рәхәтләнеп ял да иткәннәре булмады үзләренең. Хәтта кунакка да бара алмый иделәр. Ул мал-туарны кемгә калдырасың. Без, әле буыныбыз да ныгырга өлгермәгән кызлар да иртән торып ерактагы чишмәдән су ташырга тотына идек. Кыш көне кер чайкарга инешкә төшәләр. Иртән яккан мич кичкә суына. Хатын-кызлар барлык эштә дә: утынын да кисәргә кирәк, печәнен дә чабарга. Алай булмаса тормыш бармый. Авыл хатыннарының һәммәсенә медаль бирерлек, - диде өлкән яшьтәге Галимә апа Хөснетдинова.

- Мине әнием үзе шәһәргә китәргә үгетләде - монысын 48 яшьлек Лена Шәрипова әйтте. - Авыл мәктәбендә урын булса да, югары белем алгач шәһәрдә калырга булдым. Сүз дә юк, элек авылда авыррак иде. Газ юк, суны ташырга, мунчасын ягарга кирәк. Ә шәһәрдә интекмисең. Суны җылытырга кирәкми - краннан кайнар су ага, юынасың килсә - ванна, бәдрәф тә өйдә. Кибет янәшәдә һәм башка төрле уңайлыклар. Ләкин авылда үскән кешене күңеле барыбер авылга тарта икән. Әби-бабайларның нигә авылда күмәргә васыять итүләрен аңлыйм хәзер. Һавасы гына ни тора бит. Бакчаңда яшел кыяк кына үстерсәң дә рәхәт. Лаеклы ялга чыккач, кабаттан авылга кайтырбыз дип торабыз. Анда хәзер тормышлар җиңеләйде.

Шәһәрдән калышмыйбыз

Ә менә Яңа Кәшер авылында гомер кичерүче Рәфия Нурмиева шәһәр тормышына кызыкмаган. Үзе әйтүенчә, аларны да яшьрәк чакларында шәһәргә күчәргә кыстаучылар булган. "Шәһәр тормышын яратмадым, авылга ни җитә инде", - ди ул бүген дә.

Рәфия ханым Сарман якларыннан. Кәшергә әлеге авыл егете Сирень Нурмиевка кияүгә чыккач килеп төпләнгән. Күпме генә зарландырырга тырышсак та, аның авызыннан тормышына шөкер кылудан башканы ишетеп булмады. Ике бала үстергәннәр. Үзе гомер буе колхоз эшендә. Хәзер дә, алтынчы дистәне тутырып килүенә дә карамастан, яшьләр белән бер сафта, соңгы елларда ындыр табагына мөдирлек итә. Авыл, авыр эш кешене картайта, диләр. Бу сүзләр белән килешәсе килми. Рәфия Нурмиевадан әле дә көч, йөзеннән нур бөркелеп тора.

- Авылда яшәүче хатын-кызларга иң беренче чиратта сабырлык кирәк, - ди ул. - Йокы аз эләгә инде анысы. Ындыр табагында кызу эш вакытында иртән сәгать алтыда киләбез, төнге 12 дә кайтабыз. Өйдә дә эш-мәшәкатьләр бар бит әле. Авыл кешесе икмәкнең кадерен яхшы белә, бөртеген дә әрәм иттерәсе килми. Хәзер тормыш җиңел, шәһәрдән калышмыйбыз, көянтә-чиләк күтәреп су ташулар бетеп бара. Су күп кешенең өенә дә, мунчасына да кергән. Утын ягасы юк, газ җылыта. Дөнья көтә белгән, иренмәгән кешегә авылда яшәү бик рәхәт. Чөнки янәшәңдә генә бакча, асрыйм дисәң мал тотарга була, сатып алырга икмәге бар, эш хаклары вакытында бирелә. Шәһәрдә дүрт почмакта бикләнеп утыру түгел инде.

Рәфия ханымның хуҗалыгы зурдан. Элегрәк мөгезле эре терлекләре күп булган. Хәтта үзенә кул белән 4 әр сыер саварга туры килгән. Эре маллары әле дә бар. Үстереп сатабыз, балаларга да ярдәм итәсе килә, диде ул. Бакчалары да кечкенә түгел - 25 сутый. Сүз дә юк, кайда да эшләргә кирәк. Алма пеш, авызга төш дип утырсаң, шәһәрдә дә, авылда да җиңел түгел.

Районыбызда Рәфия Нурмиева кебек тырыш, уңган авыл хатын-кызлары күп. Аларның һәрберсенә дан җырларга, сабырлыкларына, тормышларына сокланырга була.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250