Әлмәт таңнары

Тәвәккәллек үрнәге

90 нчы еллар башы: катлаулы вәзгыять, күп кенә законнар эшләми, эшләгәннәренең дә шактые еш кына бер-берсенә каршы килә. Россия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрдә генә түгел, Россия кануннары арасында да каршылыклар бар. Ышыкланырга партия юк. Яңа җирле хакимият тә яралгы хәлендә. Менә шундый шартларда Илдус Гәрәев Әлмәт шәһәре һәм районы белән...

Әлеге юллар шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданины, Әлмәтнең беренче хакимият башлыгы, бихисап дәрәҗә һәм бүләкләр иясе Илдус Гәрәевкә багышланган татар телендәге "Гыйззәтлелек" нәфис-публицистик басмасыннан (авт. Илшат Хәлиуллин). Узган елның ноябрендә, Корбан гаете көнне бакыйга күчкән Илдус Гәрәвнең исемен берьюлы ике басма нәшер итеп мәңгеләштерде. Рус телендәге "Вакыт, кешеләр, үзем турында" ("О времени, о людях, о себе") басмасы журналист Елена Яцуненко каләменнән төшкән.

Район тормышында гына түгел, республика яшәешендә дә якты эз калдырган шәхескә багышланган китапларны тәкъдир итүдә Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, Әлмәт, Зәй, Азнакай районы башлыклары, заманында төбәк белән идарә итүне Илдус Гәрәев белән бергә күтәргән җитәкчеләр, киң катлау җәмәгатьчелек катнашты.

40 еллап төрле җитәкче вазифалар башкарган бу шәхес турында истәлекләр китапта да, чарада да якты хатирә булып яңгырады. Балачактан ятим үсүе дә, язмыш киртәләре, газиз баласын югалтуы да аны кырысландырмаган. "Ул ачык күңелле, кешеләрне яратучы, гыйлемле шәхес, талантлы җитәкче булды", - дип искә алдылар аның турында. "Гыйззәтлелек" китабында "үзенең холкы, характеры буенча Илдус Гәрәев революционер-реформатор, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү, алгарыш өчен көрәшүче, зур күләмдәге үзгәртеп коруларның инициаторы һәм оештыручысы. Гаять киң дәрәҗәдә эрудицияле, тырыш һәм эшлекле җитәкче буларак ул күпләрнең күңелендә очкын, эшкә дәрт уята", - дип язылган. Билгеле шәхеснең бу сыйфатлары турында хәтер яңартучылар еш кабатлады.

Илдус Гәрәв 90 нчы елларда рухи, мәдәни, әхлакый кыйммәтләрнең сүлпәнләнүен авыр кичерә. Һәм мөмкинлек чыгу белән үзенә хас кызулык белән татар телен кулланылышка кертә башлый. Ул идарә иткән чорда урам, кибет исемнәрен ике телдә язу гамәлгә кертелә, предприятиеләрдә татар теле укытыла. Кызганыч, китапларны тәкъдир итүдә боларга басым ясамадылар. Әлмәткә 10 ел элек килгән кеше буларак шәхсән мин бу хакта рус журналисты язганнарны укып белдем. Баксаң, милли бәйрәмебез Сабантуй мәйданы - табигый амфитеатр да аның тырышлыгы икән. Республика, ил өчен катлаулы ул елларда әлеге төзелеш идеясын алга сөрү тәвәккәллек түгелме?!

Лаеклы ялда да иҗтимагый тормышта кайнап яшәгән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда ихлас гамәлләр кылган бу шәхеснең 1 нче татар зиратындагы каберенә бу көнне таш куелды.

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров