Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттән Тукай премиясенә кандидат

Шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, 50 елга якын яшь буынга Тукай телен өйрәткән, иҗаты белән әдәбият сөючеләрнең күңелен яулаган Клара апа Булатова - минем укытучым, остазым.

Иң беренче чиратта ул миңа укытучы буларак кадерле. Клара апаның шигъри дәресләре әле бүгенгедәй күңелемдә саклана. Ул безне туган телебезне яратырга, матурлыкка соклана белергә, мәрхәмәтле, гадел булырга өйрәтеп үстерде. Ул дәресләр - үзе бер дөнья. Клара апа шундый мавыктыргыч, кызыклы итеп сөйли, аңлата, шуңа да дәреснең үткәне дә сизелми иде.

Яңа Кәшер урта мәктәбендә шагыйрәнең дәресләрен тыңлап, әдәби түгәрәкләренә йөреп, минем күңелемдә дә шигъри бөреләр уянды, үзем дә иҗат итә башладым. Шигырьләрем газета битләрендә басылып чыгу белән миңа иң беренче булып Клара апа шалтырата. Сөенечен яшереп тора алмый, сабый балалардай куана, үзенең фикерләрен әйтә, киңәшләрен бирә.

Хәзер инде үземнең дә балалар өчен язылган "Матур булып үсегез" һәм "Җиләкле җәй" дигән китапларым дөнья күрде.

Клара апаның шәкертләре арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Алар илебезнең кайсы гына тармакларында эшләми. Һәммәсе дә диярлек укытучылары белән аралашып яши, рәхмәт сүзләрен җиткерә. Укытучы үзе дә алар белән кызыксынып тора. Иҗатын дәвам итүче "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире урынбасары, абыем Атлас Гафиятов һәм Түбән Камадагы "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, ике китап авторы, апам Нәфисә Баязитова белән ул горурланып яши, аларның иҗаты өчен ихлас шатлана, куана.

Клара апа мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында көтеп алынган кунак. Соңгы араларда басылып чыккан "Рамазан белән Гайшә", "Камилә дигән матур кыз" дип аталган шигырь китаплары нәниләр өчен бик зур бүләк булды. Ничә буын балалар аның шигырьләрен укып, ятлап үсте.

Менә ике ел инде Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында яшь буынны шагыйрәнең әсәрләре үрнәгендә тәрбияләү максатыннан укучыларга һәм студентларга Клара Булатова исемендәге премия тапшырылып килә. Бу уку йортын ачуда, аның уңышлы эшчәнлегендә шагыйрәнең өлеше зур. Аның гомеренең күп еллары шушы уку йорты белән бәйле. Яшь иҗатчылар өчен Клара Булатова исемендәге премия булдырылу аның нинди олуг шагыйрә булуын тагын бер тапкыр раслый.

Клара апа һәрдаим тормышның үзәгендә кайный, халык мәнфәгатьләре белән янып яши, яшь буынның киләчәге өчен борчыла.

Җырлары, шигырьләре белән безнең рухи юлдашыбызга әверелгән, кырыкка якын китап авторы, укытучы-шагыйрә Клара апа Булатова быел өченче тапкыр Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп күрсәтелде. Ул укытып чыгарган меңләгән шәкертләре, әдәбият сөючеләр аны бу зур бүләккә лаек дип уйлыйбыз. Һәм шагыйрәбезгә Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, һичшиксез, бирелер дип ышанып калабыз.

Гүзәлия Галләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250