Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Тумыштан игенчеләр

"Чишмә" хуҗалыгында урып-җыюны өч комбайнчы башкара. Болар - Николай Майоров, Виталий Филюшин һәм Ульяновск якларыннан килеп эшләүче Рөстәм Галиев. Җәмгыять директоры күп еллар дәвамында белгән Николай белән Виталийны тумыштан ук игенчеләр, ышанычлы егетләр, эшкә карашларына искитәрлек дип бәяләде. Рөстәм хакында да җылы сүзләр әйтелде, әлбәттә.

Виталий Филюшин кече яшьтән үк иген басуында. Башта әтисенең ярдәмчесе булып эшләгән. Аннан үзе комбайн артына утырган. Күпмедер вакыт башка җирдә эшләп караганнан соң 2008 елда кабат бирегә кайткан.

"Үзебез сөрәбез, чәчәбез, урабыз. Үзең чәчкәннең уңышын җыю кызыклы", - ди ул. Виталий 6 августка 6 мең центнер иген суктырган иде инде. Икенче ел инде ул NEW HOLLAND комбайнын иярли. "Әгәр карап тормасаң, теләсә нинди техника ватылырга мөмкин, сакчыл караш сорый алар да",- дип исәпли тәҗрибәле механизатор. Уңышка сөенеп бетә алмый Виталий. Иртәнге сәгать алтыдан чык төшкәнчегә кадәр басудан кайтмый фидакарь игенчеләр. "Урак өстендә ял турында сүз дә булырга мөмкин түгел" - эшләрен күңел биреп башкарган кешеләр генә шулай әйтә аладыр, мөгаен.

Ә менә Николай Майоров "Татнефть-РемСервис"та күтәрткеч агрегаты машинисты булып хезмәт куя. Менә 34 ел инде ул чираттагы ял алып, игенчеләргә ярдәмгә килә. "Чишмә" хуҗалыгында дүртенче ел эшләве. "Акрос" комбайнын үзе барып алып кайткан. 28 июльдә генә чыкса да, ул да 6 мең центнерга якын иген суктырган. "Без бит авыл малайлары. Мондый вакытта ничек инде ярдәмгә ашыкмыйсың. Кыр-басуларга күңел тарта. 34 ел бер көн эшләгән сыман узып та китте", - ди ул да.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, ике комбайн да кондиционерлар һәм башкасы белән тәэмин ителгән. Дүрт тапкыр туклану оештырылган. Уңай шартларның нәтиҗәсе күз алдында - кайбер көннәрдә һәр комбайн 100 әр тонна ашлык суктыра.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250