Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Туган якта табылган бәхет

Әлмәт быел калабыз төзелүгә 60, Татарстанда нефть табыла башлауның 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Кечкенә саннар түгел болар.

Алар артында күпме кешенең фидакарь хезмәте, сәламәтлеге, көче ята. Бу истәлекле саннарның икесенә дә Госман Камаловның да өлеше кергән.

Госман Камаловның бөтен гомере, хезмәт эшчәнлеге Әлмәт төбәге белән бәйләнгән.

- Үзеңнең туган төбәгеңдә 70 яшькә кадәр эшләү һәм сиңа һаман да ихтыяҗ булу - зур бәхет ул, - ди ул.

Шунысына куанычлы, гомер заяга узмаган, үкенерлек гамәлләр кылынмаган, кешеләр рәнҗетелмәгән. Иң мөһиме әнә шунысы. Дөрес, тормыш юлы сикәлтәсез генә булмый. Госман Камаловның да бал да май кебек кенә үтмәгән ул. Менә шундый чакларда төшенкелеккә бирелмичә, алга баруны дәвам итәргә кирәк. Ә язмыш ачы. Туган елын гына кара син аның - 1943 ел. Бөек Ватан сугышының нәкь кызган, киеренке чоры. Әтисе сугыштан яраланып кайткан. Госманга алты яшь булганда ул өч баласын калдырып, гаиләсен ташлап чыгып китә. Ирләр тәрбиясен малайларга бабасы Фәссах - әтисенең әтисе бирә. Әтиең булып та әтисез калуны үз башыннан кичергән кеше генә аңлыйдыр.

Бабасына һәм әнисенә бүген дә мең рәхмәтле Госман Камалов. Әгәр алар канатландырып тормаган булса, балаларны тәрбияләүгә игътибар бирмәсәләр, бүгенге дәрәҗәгә ирешер идеме микән ул? Әйтүе кыен. Мәктәптә абыйлы-энеле Камаловларның икесе дә яхшы укый. Госман мәктәпне "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлый. Энесе дә аттестатны алтын медаль белән ала. Ул Чаллы шәһәрендә "Камгэсэнергострой" системасындагы "Металл конструкцияләр" заводында җаваплы урыннарда эшләп, "Татарстанның атказанган төзүчесе" исеменә ирешкән шәхес. Әтисен алыштырган абыйсы Әхмәтгата исә районның дәрәҗәле орден-медальләр белән бүләкләнгән атаклы механизаторы булып, 38 ел туган авылы Елховойда хезмәт күрсәтә. Ә Госман Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм биредә тырышып белем эсти.

- Шәһәр һәм район минем күз алдымда үсте, - дип хатирәләрен яңартты язмабыз герое. - Институтны 1965 елда тәмамладым. Миңа юлламаны Авыл хуҗалыгы министрлыгы Әлмәт районының "Победитель" колхозына атап бирде.

Яшь инженер моның сәбәбен соңрак белә. Аны авыл хуҗалыгы идарәсендә калдырырга телиләр. Ләкин "Победитель" колхозы рәисе Михаил Шигин үз дигәнендә тора. Баксаң, министрлыкка Госман Камаловны колхозга баш инженер итеп җибәрүләрен сорап ул хат язган икән. Госман белән ул студент Свердлов исемендәге колхозга практикага кайткач таныша. Булачак белгеч шул чакта рәиснең хәтеренә булдыклы, белемле егет булып кереп калган. Шигин аннан соң "Победитель" колхозына җитәкчелек итә.

- Әле дә истә, бу 1 август иде. Без шушы ук көнне басулар буйлап уздык. Комбайнчылар янында туктадык. Колхоз рәисе миңа тизрәк эшкә чыгуымны теләп машинасына утыртып өйгә - Елховойга кадәр озатты. Мине 4 августта абыем мотоцикл белән хуҗалыкка китереп куйды һәм шулай итеп хезмәт эшчәнлегем башланды. Махсус белеме булмаса да, Шигин нык көчле, грамоталы, таләпчән кеше иде. Белгечләр һәрвакыт аның теләктәшлеген тоеп эшләде. Ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. Беренче остазым да Михаил Шигин булды. Кызганыч, ул нык авырып китте, 1966 елда аңа эшеннән китәргә туры килде. Әгәр ул эшләгән булса, мин "Победитель"дән китмәгән дә булыр идем.

Шигиннан соң колхозга кыска гына вакыт аралагында бер-бер артлы дүрт рәис билгеләнә, хуҗалык кулдан кулга китә. Колхозның мондый хәлгә төшә баруына Камаловның җаны әрни һәм ул биредән китәргә карар кыла. Шулай итеп, ул "Татнефть" нең эшчеләр тәэминаты идарәсе карамагындагы "Нефтяник" совхозына баш инженер булып урнаша. Әлбәттә, эшне алыштыру җиңел генә булмый, аны һич кенә районнан җибәрергә теләмиләр. Байтак кына сөйләшүләр алып барырга туры килә.

Госман Камалов тарихка "Нефтяник" совхозының беренче баш инженеры буларак кереп кала. Чөнки совхоз "Үр­нәк"тән бер ел элек кенә "Неф­тя­ник"ка үз­гәр­те­лгән була. 1972 елда шәһәр партия комитеты аны, эшеннән аерып, җитәкчеләр әзерли торган алты айлык курсларга юллый. Совхоз директоры Шамил Надыйров баш инженерын бер дә укырга җибәрәсе килми. Тәҗрибәле җитәкче шул чакта ук сизенгән, күрәсең - нефтьчеләрдә җиде ел эшләгәннән соң шәһәр партия комитеты һәм район Советы башкарма комитеты карары белән Госман Камаловны "Беренче май" совхозына директор итеп билгелиләр.

- Мин мондый хәбәрдән аптырап, югалып калдым. Без ул чакта шәһәрдә фатир алган идек инде. Кечкенә ике балабыз бар, хатыным Мактамада мәктәптә укыта. Китәсе килмәде, әлбәттә. Шәһәр комитеты мине сөйләшүгә чакырды, "сине юкка укытмадык", диделәр. Миңа уйларга вакыт бирделәр. Ризалык белдерүдән башка чара калмады. 1974 елның 14 февраленнән мин яңа вазифада - совхоз директоры булып эшли башладым. Ул чакта район Советы башкарма комитеты рәисе Васыйл Хуҗахмәтов иде. Ул мине "Беренче май"га кадәр китереп куйды. Бер-ике көннән соң буран башланды, юл юк, элемтәнең исеме генә, сөтне һич кенә озатып булмый - бу чорны да еллар агышы юа алмаган, ул әнә шундый вакыйгалары белән күңел түренә уелып калган.

2,5 елдан артык вакыт эчендә совхозда байтак кына эшләр башкарыла. 1976 елда иң югары уңышны беренчемайлылар алар. Икмәк әзерләү планы 160 процентка үтәлә. "Ул чакта план катгый итеп куела иде, син аны ничек булса да үтәргә тиешсең. Без һәр көнне икмәк тапшырдык. Кайбер хуҗалыклар килограммлап озатканда без 100 әр тонна озата идек", - диде Госман Камалов. Совхозда шикәр чөгендере орлыклары белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Производство калдыклары базасында терлекләрне симертү мәйданчыгы төзелә. Барданы насослардан гына кудыра башлыйлар. Ел нәтиҗәләре буенча байтак кына авыл хезмәтчәне хөкүмәт бүләкләре ала. Ә совхоз директорына "бүләк"нең тагын да җаваплысы эләгә...

Хәзер генә ул кар төшкәнен көтеп Яңа еллар җиткерәбез. 1976 елның 5 октябрендә кар ишеп ява, кайбер урыннарда аның тирәнлеге хәтта 15-20 сантиметрга кадәр җитә. Өч көннән соң "Ярыш" колхозында туңга сөрү һәм салам эскертләү мәсьәләләре буенча семинар уздырыла. Бер караганда кар яуганда мондый проблемалар күтәрелүе гаҗәп тә кебек, әмма кайбер хуҗалыкларда бу эшләр әле тулысынча башкарылмаган була. Ә менә "Беренче май" совхозы туңга сөрүне беренче булып тәмамлап куйган. Шәһәр партия комитетының беренче секретаре Валентин Борисовның: "Семинардан соң миңа сугылырсың әле" дигән сүзләре шуңа күрә гаҗәпләндерә. Чакыру сәбәбен эзләп бик озак баш вата директор.

- Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән проблема килеп чыкты бит әле. Сиңа шушы вазифаны тәкъдим итәбез, - ди аңа Валентин Борисов.

Менә шундый бүләккә лаек була фидакарь хезмәте өчен Камалов. 1985 елга кадәр, ягъни тугыз ел әлеге җаваплы һәм авыр эшне тарта ул. Аңа кадәр беркем дә моның чаклы идарә белән җитәкчелек итмәгән була. Барысы да син планлаштырганча гына бармый, әлбәттә. Корылык еллары да була, башка проблемалар да күзәтелә - син барысы өчен дә җавап бирергә тиешсең.. Колшәрип кошчылык фабрикасында да якты эзен, биредә эшләүчеләрдә үзе турында рәхмәт хисләрен калдыра Госман Камалов. Дүрт ел эшләү дәверендә фабрика танымаслык булып үзгәрә, тармакта иң алдынгылар рәтенә чыга.

- Биредә искиткеч тырыш кешеләр эшли иде. Гомумән, миңа кайда гына эшләсәм дә бар җирдә дә яхшы кешеләр генә очрады, - ди ул үзе дә. - Без фабрикада гаҗәеп югары күрсәткечләргә ирештек ул елларда.

Производствоның табыш бирүчәнлеген 48,4 процентка җиткереп тәмамлыйлар алар 1988 елны. Фабрика хезмәткәрләре ел дәвамында эшләп табылган һәр бер сум акчадан 96 тиен өстәмә түләү алалар. Мондый икенче эш хакына ничек сөенмисең дә, ничек рәхмәтләр белдермисең ди! Фабрика тавык-чебешләр белән генә канәгатьләнми, үрдәкләр дә үрчетергә алына. Һәр елны халыкка 135 мең баш үрдәк сатыла. Казлар, каз бәбкәләре чыгару белән дә шөгыльләнә башлыйлар. 1989 елда 36 мең каз бәбкәсе чыгарыла һәм халык аны бик теләп алып бетерә. Кул эшен киметү буенча да чаралар күрелә. Механикалаштыру эшләрен үзләре башкара. Директорга инженерлык белгечлеге бик тә ярап куя. Предприятие белән бергә авыл да үсә, тормыш шартлары яхшыра. Ә хәзер Колшәрип фабрикасының исеме генә калды. Финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фабрика КПСС Үзәк Комитетының, РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагына лаек була.

1988 елда шәһәр партия комитеты конференциясенә Татарстанның Министрлар Советы рәисе Минтимер Шәймиев тә килә. Аның җитәкчелегендәге делегация авыллар буенча төзелгән маршрутлар буйлап йөргәндә фабрикага да кагыла һәм мондагы манзарага карап шакката.

Фабриканың эш-мәшәкатьләренә чумып йөргәндә бирегә район башкарма комитеты рәисе урынбасары Хәмзә Баһманов килә. Ул иртәгә булачак район советы сессиясенә чакырырга килгән икән. Анда район Советы рәисен дә сайларга тиешләр. Бер кандидат бар, икенче кандидат итеп Колшәрип кошчылык фабрикасы директоры Госман Камаловны күрсәтергә уйлаганнар. Бераз уйлаганнан соң ул ризалыгын бирә. Сессия җиңел үтми - депутатлар ике төркемгә бүленә. Шулай булса да 72 депутатның 46 се яшерен тавышын Камаловка бирә. Ул район Советының соңгы рәисе була. Мәгълүм булганча, 1995 елда хакимият һәм Советларның яңа структурасы пәйда була, район һәм шәһәр Советлары кушыла. Аның район Советы башкарма комитеты һәм район Советы рәисе булып эшләгән алты елындагы күркәм гамәлләрен без язмада гына санап чыгу мөмкин түгел.

Язмыш аны кабат нефтьчеләр белән очраштыра - 13 еллап гомерен ул "Әлмәтнефть" идарәсенә багышлый. Биредә начальник урынбасары буларак, шәһәр тормышы, парк, авыл хуҗалыгы һәм башкалар белән бәйле мәсьәләләр аның җаваплылыгына йөкләтелә. Тынгысыз зат лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә. Ул үзен хезмәттән башка күз алдына да китерә алмый. Хәзерге вакытта "Татспецтранспорт" УК ҖЧҖ директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.

Нефтьчеләр тормышына кабаттан баш-аягы белән чумса да, авыл хуҗалыгын да онытмый ул. Алардагы эш-мәшәкатьләр белән танышып барырга һәрвакыт вакыт таба. "Ташландык фермаларга, чәчелмәгән басу-кырларга карап йөрәк әрни. Заманында зур тырышлык куеп төзелгән-оештырылганнар кызганыч. Шәхси секторда да маллар бетә бара", - дип көрсенә.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Госман Камалов гомеренең 42 елын депутатлык эшчәнлегенә багышлаган. Димәк, аңа сайлаучылар ышаныч күрсәткән. 13 ел шәһәр партия комитетының бюро әгъзасы булып торган.

- Узганнарга борылып карыйм да, гомер заяга үтми дип шатланам. Тормышымнан канәгать. Эшләремне яратып башкардым, юлымда күпчелек яхшы кешеләр очрады, җитәкчеләрдән дә уңдым. Менә дигән гаиләм бар. Тормыш иптәшем Ания белән ике бала тәрбияләп үстердек. Улыбыз да, кызыбыз да - нефтьчеләр, икесе дә "Әлмәтнефть" идарәсендә эшли, Рөстәм - 1 нче ЦДНГ начальнигы, Маргарита - инженер-технолог. Оныкчалары Регина КФЭИның әле генә 4 курсын тәмамлаган студент - болары, әлбәттә, сөенечле.

Госман Камаловның хезмәте бәяләнгән дәрәҗәле бүләкләре дә бихисап. Без аларны санап тормадык. Хәер, ул үзе дә башкалардан аермалы буларак, мактаулы исемнәрен, орденнарын атауны кирәк дип тапмады. Аларны алу күңелле булса да, үзең белән аралашкан кешеләр, әйләнә-тирәдәгеләр, гомумән, халык күңеленә сине җылы сүзләр белән искә алырлык якты шәхес булып кереп калу мөһимрәк. Һәрхәлдә, юбилярның фикере әнә шундый.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Әсгать Салах, "Әлмәт таңнары" газетасының беренче мөхәррире:

- 1990 ел башыннан Әлмәттә озак еллардан соң мөстәкыйль татар газетасын чыгаруга ирештек. Беренче елны аны финанслау каралмаган, карарда предприятие-оешмалар хисабына диелгән иде. Безнең бәхеткә гади, булдыклы, эшлекле Госман Камалов ул чорда район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли иде. Газетаның беренче саны чыккач та аңа култамга салып кереп киттем. Яңалыкны шатланып каршы алды, озак кына сөйләшеп утырдык. Ул мине: "Курыкма, аптырама, яңа татар басмасын хур итмәбез, булышырбыз", - дип өметләндерде һәм үз сүзендә торды. Акча кытлыгы була башласа, мин аңа мөрәҗәгать итә идем. 1993 елда "Әлмәт таңнары" Татарстан районнары арасында беренче булып компьютерлаштырылды. Монда да Госман Камалов зур ярдәм күрсәтте. Мин аңа гомер буе рәхмәт укып яшим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250