Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Туган як җырчысы

Сезнең исем белән үскән буын бит без. Сезгә ияреп каләм чарлаган.

Кулымда Клара Булатованың әле быел гына дөнья күргән, Татарстан китап нәшриятында ба- сылган, ике томнан торган "Сайланма әсәрләр" җыентыгы. Бу китапларга ша- гыйрәнең төрле елларда язылган әсәрләре туплап бирелгән. Беренчесенә лирик-фәлсәфи шигырьләр, җырлар һәм поэмалар кергән булса, икенчесендә исә, поэзиядән тыш, повесть, хикәяләр һәм истәлекләр дә урын алган. Бу - яраткан әдибәбезнең чын мәгънәсендә күпкырлы талант иясе икәнлеген күрсәтүче ачык дәлил дә бит әле! Кулыма каләм алуның төп сәбәбе Клара апаның даһилыгын исбатлау түгел. Аның иҗатын якыннан танып белүчеләргә бу аксиоманы кабатлауның гел кирәге һәм мәгънәсе юк, минемчә. Ә аның шигырьләрен укымаган, белмәгән, ишетмәгән кеше төбәгебездә генә түгел, гомумән, татар илендә бөтенләй юктыр. Бигрәк тә аның күпсанлы канатлы җырларның сүз-ләре авторы булуын да исәпкә алсак, киң билгеле географиясе тагы да киңәя төшәдер.
Әлеге искиткеч гүзәл җыентык турында язарга этәргән иң төп нәрсә - шатлыгымның эчке дөньяма гына сыймыйча, ташып чыгуы булгандыр, мөгаен. Иң беренче нәүбәттә мин татар кешесе буларак куаныч кичердем һәм ихлас шуңа сөендем: безнең милләт вәкиленең шулай олылануы - сайланма әсәрләр буларак ике томда(!) тәкъдим ителүе татар халкы өчен зур вакыйга түгелмени?! Икенчедән, татар хатын-кызы буларак милләтебез әдибәләренә -татар Цветаевалары, татар Ахматоваларына да әдәбият мәйда- нында урынны түрдән биреп, иҗатын лаеклы югарылыкка күтәрү күңелемдә зур хуплау тапты. Өчен- чедән, бу ике том өчен шәх- сән үзем, каләм тиб- рәтүче һәм Клара Булатованың шәкерте буларак, остазымның казанышларын күңе- лем аша үткәрми булдыра алмадым. Бу өч сәбәпнең соңгысына киңрәк тукталасым килә. Аның шигырь- ләренә, аларны сөйләү осталыгына, нәкъ менә чичән шагыйрәбезгә ияреп тылсымлы, гүзәл шигърият иленә килеп кергәннәр бу төбәктә аз мени?! Юк, аз түгел, алар бихисап! Ул үзенә күрә башлап каләм тибрәтүчеләр өчен шәкерт-ләр мәктәбе дип әйтерлек ныклы җирлек булдыра алды. Кәшер мәктәбендә укытучы булып эшләп, Әлмәттә яшәп тормыш иткән елларында танышу насыйп булды миңа тере Клара Булатова белән. Ул вакытта мин Әлмәт шәһәре беренче санлы урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы, Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче "Кызыл каурыйлар" әдәбият-иҗат берләшмәсе әгъ- засы. Әдип Маликов җитәкчелегендәге оешма безне - каләмләре өметле күренүче балаларны, яшь- ләрне ким дигәндә аена бер союзга(!) җыя. Олпат шагыйрьләребез, язучыларыбыз безнең иҗатка карата үзләренең киңәш-фикерләрен җиткерәләр, тәүге әсәрләребезгә тө- зәтмәләр кертәләр. Ә Клара апа моның белән генә чикләнеп калмый. Бу ха- тын-кыз бердәмлеген күр-сәтү булгандырмы, мине беренче микрорайонда, Ленин урамындагы йортта урнашкан фатирына да дәшә иде. Бу инде илһамымның канатына яңа биеклекләр күрсәтүгә тиң иде. "Бала" дип эндәшеп, үз баласына кебек булган җылы мөнәсәбәте белән, уңышларга ихлас сөенә белүе белән истә калган ул узган гасырның сиксәненче еллар башындагы Клара Булатова минем күңелемдә һәм ул бүген дә шул ук Клара апа. Ул бүген дә минем иҗатыма битараф кала алмый. "Яз әле, бала. Каләмеңне ташлама. Беләм, эшең авыр, җаваплы, мәшәкатьләр җитәрлек, ләкин иҗатка да вакыт тап әле,"- ди ул борчылып, я шалтыратып, я очраткач. Язган, басылган әйберләремне күргәч, укыгач, балаларча шатлана, шунда ук үзенең фикерен белдерә. Кирәк булганда, туры итеп, йөзгә карап тәнкыйть сүзләрен дә дөрес итеп җиткерә белә, беркайчан да арттан сүз йөртми. Минем өчен генә түгел, гомумән, үзенең барлык шәкертләре өчен һәрчак янып-көеп яши шагыйрәбез. Безнең өчен ихлас сөенә дә, ифрат көенә дә белә ул! Шәкерт- ләре дигәннән, аларны - өметле каләмлеләрне әле дә табып, үзенең хәзинәсен тагы да баетып яши ул.
"Сайланма әсәрләр" җыентыгы чынлап та куандырырлык. Биредәге һәр шигырь, һәр әсәрнең үз вәзгыяте, үз мәгънәсе. Алар бөтенесе бергә - җан экологиясе, дару, шифалы су кебек рухи дөньябызны савыктырыр өчен дөньяга килгән.
Бу ике томда, куанычка каршы, без балачакта, яшьлек елларыбызда ятлап, яратып сөйләп йөргән шигырь-поэмаларга да киң урын бирелгән:
Күларты поселогы дип
Ул чакта бу җир йөрде.
Финский, Московские -
Бараклар төрле иде...
Безнең өчен инде бик якынга әверелгән " Укытучы көндәлеге"дә җыентыкка үзеннән өлеш чыгарган:
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? - дисәләр,
Сөенечем - таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр...
Клара апа, безнең өчен, әлбәттә, туган якка мәдхия җырлаучы әдибәбез дә:
Катлы -катлы биек якты йортлар,
Урам иркен, озын.
Мин бит, Әлмәт, шушы йортларыңа
Нигез салган кызың...
яки
Бездә шулай: элек-электән
Кайсы йортка кайдан кем кайтса да,
Бөтен авыл җыелып күрешкән...
Керәшен татарларына, аларның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары белән бәйле әсәрләр дә сайланма әсәрләрдә үз урынын алган. Клара Булатова үзенең иҗатының бу өлеше белән әлеге кардәшләребезне безгә, һичшиксез, тагы да якынайта, араларны тагы да җы- лыта.
Шигырь арты шигырь укыла. Син инде монда " бунтарь Булатова" белән дә очрашмый калмыйсың. Һәрдаим тормыш үзәгендә кайнаган, халык мәнфәгать- ләре өчен янган-көйгән, ил-көн гаме дип җан аткан сәясәтче шагыйрәбезне таныйбыз:
Киеренке көндә яшибез бит,
Һәм ватылган илдә яшибез.
Күзне сөртергә дә вакытыбыз юк,
Кипсә кибә җилдә яшебез...
Клара Булатова милләт, тел, дин язмышы өчен дә зур борчуларда:
Кем таптады динемне,
Кем таптады телемне,
Кем җимерде нигеземне,
Кем таптады йөземне?..
Клара Булатова чын мәгънәсендә җырчы-шагыйрә. Аның сүзләренә язылган җитмешкә якын(!) җыр кергән сайланма әсәрләргә. Алар арасында, әлбәттә, туган як гимны да бар:
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Китә калсак үзгә бер якка,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап
Өянкеләр елап озата...
Әйе, туган як, туган җир өчен горурлык уята бу җыр. Алай гына да түгел, әлеге җыр сүзләренең авторы - әнкәсе безнеке, Әлмәтнеке булуы да зур горурлык уята. Бөтен татар дөньясында чичәнлеге белән дә танылган Клара апа безнеке - безнең төбәкнеке!
Клара апа, рәхмәт, Сезгә безнеке булганга һәм безнеке булып калганга!
Шагыйрь-шагыйрәләр туды
Дистә-дистә
Китап арты китап чыгарган.
Тик Әлмәттә Сез бер генә, Һаман маяк,
Шигырьләре тынмый җырлаган.
Гөлгенә Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X