Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Тормышка ашкан хыяллар

Хатын-кыз иң беренче чиратта ана буларак күз алдына килеп баса. Тормышның башлангычы һәм дәвамы нәкъ менә аларга бәйле бит. Ягымлы һәм гүзәл ханымнар җәмгыятебезнең бизәге һәм шул ук вакытта ныклы таянычы да булып торалар. Ышанычлы тормыш юлдашы, ана, сөекле әби - болар барысы да шулар үзләре - хатын-кызлар.

Гаилә тормышы белән берлектә производствода хезмәт куеп, тырышлыклары, уңганлыклары белән таң калдырган гүзәл затлар белән без һәрчак горурланабыз. Елховой нефть эшкәртү идарәсендә диспетчер булып эшләүче Лилия Җәмил кызы Айнулловага да шундый иң күркәм сыйфатлар гына хас.
Әлмәттә туып-үскән, төзелеш техникумын тәмамлап, 1994 елда ЕНПУга оператор булып эшкә урнашкан бу ягымлы кызны коллектив үзе дә бик җылы каршылый. Еллар дәвамында Лилия үз һөнәренең бар нечкәлекләренә төшенә, алга таба үсә. Диспетчер хезмәтен бик яратып кабул итә. Күбрәк телефонда утырырга туры килсә дә, эшен җиренә җиткереп һәм зур җаваплылык белән башкара. Тормыш иптәше Таһир да биредә эшли. Кадерле кешеңнең яныңда булуы үзе зур бәхет бит ул! Өйдә әти-әниең, балаларың сагынып көтеп торганда күңелдә үзенә күрә бер тынычлык, камиллек хөкем сөрә. Гаиләдә балаларны тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелгәнгә күрәдер, Лилия белән Таһирның кызы һәм малае да бик итагатьле, акыллы булып үсәләр.
- Беләсезме, мин үзем гомер буена балерина булырга хыялландым, үземне сәнгать дөньясында күрә идем. Мәктәпне тәмамлагач элеккеге Ленинград, хәзер инде Санкт-Петербург каласына юл алырга теләдем. Тик ничек булса шулай булды инде, туган җиремдә - Әлмәттә калдым. Ә иң гаҗәбе, шул ук вакытта куанычлысы - кызым минем барлык хыялларымны тормышка ашырды. Бүгенге көндә ул Санкт-Петербург университетында белем ала, сәнгать мәктәбен дә бик уңышлы тәмамлады. Улыма - 12 яшь. Үз йортыбыз белән торганга йортта мәшәкатьләр күп. Бакча эшләреме, башкасымы - барысын да бергәләп эшлибез. Гомумән, безнең гаиләдә бар нәрсәне дә уртага салып сөйләшү, эшләрне күмәкләп башкару тррадициягә салынган. Хәтта берәр җиргә: ял итәр-гәме, яисә кунакка ба- рыргамы - без балаларыбызның теләк- ләре белән исәплә-шәбез. Һәм мин моны шулай булырга тиеш дип саныйм. Җәй җит-сә җиләккә, көзен гөм- бәгә йөрүләр, кышкы чорда "ЯН" тау-чаңгы комплексында булулар - барыбыз өчен дә мавыктыргыч, - ди Лилия ханым.
Тулы тормыш - бәхетле тормыш, диләр. Ә Лилия Айнуллова үзен бәхетле саныймы икән? Бу сорауга ул болайрак җавап бирде:
- Һичшиксез, бәхетлемен. Янымда кадерле ирем, балаларым, сөекле әти-әнием бар. Теләп эшкә барам, шатланып йортыма кайтам. Эш урынымдагы коллективым яхшы, барыбыз да бер гаилә булып яшибез. Хатын-кыз өчен моннан да зуррак бәхет бармы икән?! Алга таба булган хыялым - әти-әниләрем шикелле алтын туйларны зурлап бәйрәм итәргә язсын иде!
Лилия Айнуллованың хыялы, һичшиксез, тормышка ашачак дип уйлыйм. Мондый йомшак күңелле, гаилә җанлы һәм тыйнак булуы өстенә ул бик батыр да булып чыкты әле. Аның белән очрашып сөйләшү барышында Лилиянең дүртенче сыйныфта укыганда 6 яшьлек кызчыкны судан коткаруы да мәгълүм булды.
- Ул чакта әле мин үзем дә бала гына идем. Кышның бер көнендә йортыбыздан чыгуым булды (өебез Бигәштә урнашкан), Зәй буендагы ыгы-зыгыга игътибар иттем. Бер төркем кызлар-малайлар чыр-чу килеп йөгерешәләр. Алар киттеләр, ә туңмый торган бәке эчендә кемдер чәпәләнә. Ике дә уйламадым - шунда йөгердем. Бу безнең күрше кызы булып чыкты. Мин аны көч-хәл белән тартып чыгардым, юешләнгән киемнәрен салдырып, үземнекеләрне кидердем. Өйләренә кадәр алып килеп җиткердем дә, ишектән төртеп диярлек кертеп җибәрдем, ә үзем өйгә кереп качтым. Курыкканмындырмы, әллә шок булгандырмы - тәгаен хәтерләмим. Кичен шул кызчыкның әнисе кереп, күчтәнәчләр биреп чыкты, икенче көнне мәктәптә алкышладылар, хәтта "Знамя труда" газетасында да язып чыктылар, - дигән истәлекләре белән дә уртаклашты Лилия ханым.
Хатын-кызларга гына хас күркәм барлык сыйфатларны да үзенә туплаган батыр йөрәкле, ачык күңелле Лилия Айнуллованы ихластан Әниләр көне уңаеннан кайнар тәбрикләп, ки-ләчәге алга таба да бәхетле һәм тотрыклы булсын иде дигән теләктә каласы килә.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса