Әлмәт таңнары

"Үткәнем, бүгенгем, киләчәгем - театр"

Сәхнәдә аның үз-үзен тотышы иркен, хәрәкәтләре ышандырырлык. Актер - тамашачы күпере салынган, иҗаты тирән. Сәхнә дигән тылсымлы диңгездә ул колач җәеп йөзә. Тамашачы ике сәгать дәвамында аның герое белән бергә шатланып һәм борчылып, сәхнәдәге тормыш белән яши, хисләр дөньясында кайный. Бу аның иҗатының бөек көчкә ия булуын расламыймыни?!

Театрга җанын-тәнен биргән Татарстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты Рамил Минханов бүген төрле жанрдагы спектакльләрне сәхнәләштерә ала. Ә беренче адымнарның ясалу тарихы болайрак була: сәүдә өлкәсендә эшләргә хыялланып йөргән Рамил Минхановның үз язмышын мәдәният, сәнгать белән бәйләвенә тормыш иптәше Сәкинә ханым этәргеч ясый, яшь гаилә бер казанда кайнап, бер иҗат юлыннан атларга карар кыла.

- Артист булырга уемда да юк иде. Әмма язмышның шундый борылыш ясавына бер дә үкенмим. Үземне театрдан башка күз алдына да китерә алмыйм хәзер. Театр - ул минем тормышым, ул минем үткәнем, бүгенгем, килә-чәгем. Үземне сәхнәдә табуым белән мин язмышыма бик рәхмәтлемен.
...Иҗат чишмәсе башлангыч ала. Яшь артист үзаллы беренче адымнарын ясый. Әкренләп аның үзенә генә хас йөзе барлыкка килә, холык-фигыле ачыла. Режиссерлар артистның мөмкинлекләрен бәяләп, төп рольләрне дә ышанып тапшыра башлыйлар. Ә иң беренче ролен Рамил Минханов "Мәңгелек яра"да (режиссеры Рөстәм Абдуллаев) башкара. Бүген инде аның иҗат хәзинәсендә нинди генә рольләр юк. Тамашачыларга алар яхшы таныш. Исемлекне санап тору кирәкми, бары тик шунысын гы- на ассызыклау да җитә: актерның төрле характердагы роль- ләрне җиңел күтәрүе аның киң диапазонлы булуын күрсәтә. Моның өчен никадәр көч, күңел байлыгы, хис-кичерешләр ки- рәк. Образлар тормышчан булганда һәм характерлары ачы- лып беткән очракта гына тамашачы аны ихлас кабул итә. Рамил Минханов тудырган геройлар залда утыручыларны битараф калдырмый.
- Кеше тормышта тәҗрибә туплап яши. Ә артист рольләр аша да сыйфатлар үзләштерү мөмкинлегенә ия...

- Артист һәрвакыт үзгәреп тора, рольнең һәрберсе нәрсәгә булса да төшендерә. Үзгәрешләрне мин һәркем һөнәри осталыгыннан чыгып кичерәдер дип саныйм.
- Кайсы режиссер белән эшләү Сезнең күңелдә ныграк уелып калды?
- Мин барлыгы 25 режиссер белән эшләдем. Аерып кына әйтә алмыйм, һәрберсеннән күңел байлыгы, рухи кыйммәтләр, яңа- лыклар алдым. Аларның берсе дә бер-берсен кабатламый. Шулай да Фәрит Бикчәнтәевне билгеләр идем. Ул безнең театрда "Ак калфак"ны куйды. Мин Бакый ролен уйнадым, бу классик әсәрдәге беренче ролем булды. Бик дулкынланган идем ул чорда. Әлеге рольдән соң үземдә ышаныч тойдым. Юкка гына әйтмиләр бит: режиссер кулында артист язмышы, димәк, сәхнә язмышы. Артистның биеклеккә күтәрелә алуы күпмедер дәрә- җәдә режиссердан тора. Әгәр ролеңнән тәм табып, аны тиешле югарылыкта башкарасың икән - синең режиссерың яхшы. Кечкенә генә образны режиссер үстерә ала икән, икенче пландагы рольне дә иң алга чыгарырга була. Ә образны баету актер эше. Миңа ул һәрчак бик җиңел бирелә. Режиссерлардан уңдым мин. Рөстәм Абдуллаев, Камил абый Вәлиев, Азат Исәнбәт, Байрас Ибраһимов, Фаил Ибраһимов, Ренат Әюпов, Искәндәр Сакаев, Ильяс Гәрәев, Звездана Ангеловска... Тамашачы күңеленә ачкыч таба алучы, ихластан эшләүчеләр алар. "Тормыш корабы" спекта-клен әзерләү барышында үзебезгә рухи күтәренкелек алдык - Гүзәл Акбердина белән эшләү иҗатыбызны тагы да баетты. Сүз уңаеннан, спектакльнең финалын мин тәкъдим иткән идем, Уфа режиссеры берсүзсез әлеге фикер белән килеште һәм аны үзгәртмәде.
- Ә Сезнең режиссер белән фикерләрегез туры килмәгән вакытлар еш буламы?
- Андый хәлләр дә булгалады. Илдар Хәйруллин белән "Узып барышлый"ны сәхнәләштергәндә рольне ташлап чыгып киткәнемне хәтерлим. Мин анда бомж булып уйнаган идем. Соңрак уртак тел таптык. Бәхәс һәрвакыт булырга тиеш дип исәплим, шул вакытта гына хакыйкать туа. Кайбер режиссерлар үзләре бәхәскә чакыра һәм нәтиҗәдә образ тагы да камилләшә.
- Күңелегезгә хуш килмәгән рольләрне уйнарга туры килдеме?
- Юк дип әйтә алмыйм. Ләкин артист булгач, аларын да башкарырга туры килә. Шулай да яратып сәхнәләштергән рольләрем бик күп булды.
- Нинди рольне башкарырга хыялланасыз?
- Берсүзсез, Сергей Есенинны, Сталинны уйнар идем.
- Сәхнәнең тарту көче, Сезнеңчә, нәрсәдә?
- Җавабым кыска - бу минем һөнәрем. Артист өчен тамашачыларның алкышлары зур бүләк. Иң мөһиме - алар тарафыннан спектакльнең җылы кабул ителүе.
- Соңгы елларда халык нишләптер комедияләргә, җиңел куелышларга өстенлек бирә...
- Тормыш мәшәкатьләреннән арудан шулайдыр ул. Кеше бит театрга ял итәргә килә. Тамашачы катлаулы дөньядан талчыккан. Аннан соң бүген бар проблемаларны тиз генә акча белән хәл итәргә өйрәнгән замана кешесенең артык уйларга биреләсе килми, четерекле хәл-вакыйгаларны яратмый ул. Ләкин театрда чынбарлык күрсәтелүдән туктый алмый. Тамашачы спектакльдән соң уйланырга, үзенә ниндидер гыйбрәт алырга тиеш.
- Сез драмтеатрдагы һөнәри яктан югарылыкка ирешкән артистларның берсе. Моңа ирешүдә кемнәрнең ярдәмнәрен билгеләр идегез?
- Иң беренче чиратта, әлбәттә, тормыш иптәшем Сәкинәгә рәхмәтлемен. Ул минем тәнкыйтьчем, киңәшчем. Һәр спектакльне бергәләп тикшерәбез, кимчелекләрне билгелибез, кыскасы, хакыйкатьне ачыкламыйча туктамыйбыз. Икенчедән, Фәридә Бәгыйсовна җитәкчелегендәге коллективта, баш режиссерыбыз Ильяс Гәрәевич белән эшләвемә бик сөенәм. Безнең театр бик көчле. Г.Камал театрын куып җитеп, аның белән янәшә атлыйбыз дисәк тә дөрес. Күптән түгел тәнкыйтьче Н.Игламов татар театрлары арасында безнекен югары дәрәҗәдәге театр дип бәяләде. Зур бәя бу. Һәр театр фестивальләрдә катнашып, казанышлар яулавы белән мактана алмый. Ә без булдырабыз! Бер генә театр да чит илдән режиссер чакыруга ирешә алмый. Ә без көчле режиссерлар белән эшлибез. Боларның барысында да Фәридә Бәгыйсовна белән Ильяс Гәрәевичның тырышлыгы зур. Труппабыз бик көчле, сәхнә куелышлары искиткеч эчтәлекле, матур. Җитәкчелек артистларга нык ярдәм күрсәтә, һәрберебезне кайгыртып тора. Театрда тормыш кайный, шуның белән без бәхетле.
- Сезнең гаилә бер казанда кайный - гаиләгез белән театрда эшлисез. Артистлар өчен тормышта иң мөһиме нәрсә?
- Гаиләдә бер-береңне аң- лау. Аңлашу булмаса, никадәр генә казанышлар яуласаң да, уңышларга ирешсәң дә, бәхет түгәрәк булмас иде. Гаиләдә бер-береңә һәм бер-береңнең хезмәтенә хөрмәт булырга тиеш. Бездә нәкъ шулай. Барыбыз да театрдагы сихри мохитка береккән, мөкиббән киткән, тормышыбызны башкача күз алдына да китерә алмыйбыз.
Рамил Минханов - моңлы актер. Режиссерлар аның шушы сәләтен дә эшкә җигәргә, оста файдаланырга тырыша. Яшьлек елларында ук гитарада уйнап җырларга яраткан егетнең сәләте театрга килгәч тагы да ачыла. Биредә аны "яшен билгеләп булмый торган актер" дип йөртәләр. Кече белән кечеләрчә, яшьләр белән яшь- ләрчә, олылар белән олыларча аралашуы, үзен аларга хас булганча тота алуы белән ае- рылып тора ул. Димәк, Рамил Минхановка тумыштан ук актерлык сыйфатлары мулдан бирелгән, ул аларны үстерә алуга ирешкән. Язмыш юкка гына аны шушы юлга алып килмәгән ич.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров