Ташчы Мәрьям
Быел башкалабыз үзенең 60 еллыгын билгеләп үтте.
Бүген аның Европа дәрәҗәсендәге шәһәр булып җитешүендә күпләрнең фидакарь хезмәте ята. Бигәштә һәр аткан якты, тыныч таңга шөкерана кылып гомер кичерүче Мәрьям Мөхәммәтгәрәева әнә шуларның берсе.
Авыр еллар
Татарстанның атказанган төзүчесе, «Почет билгесе» ордены кавалеры һәм бик күп мәртәбәле бүләкләргә ия булган 84 яшьлек персональ пенсионер Мәрьям апаны искә алу юкка түгел безнең. Газеталарны байтак алдыра ул. "Әлмәт таңнары"н да бер хәрефен дә калдырмыйча укып, ил-көн яңалыклары белән танышып бара икән. Әлмәткә нигез салучылар, аны төзүчеләр, юбилей тантаналары турындагы язмаларны укыгач, кулына телефон трубкасын алырга булган.
- Мин ул елларның тере шаһиты, - диде Мәрьям апа. - Данлы төзүчеләребез шактый булды. Менә, мисал өчен, буяучылар бригадиры Чәчкә Паймухина. Көчле, яхшы бригадир иде. Аның ире дә төзелештә эшләде. Иске Әлмәттә гомер кичерүче Хәниф Галәветдинов та пенсиягә чыкканчы ташчы булды. Бигәштән Асия Хафизова белән әле дә хәбәрләшеп торабыз.
Мәрьям апа Сәмига Шәрипова, Сәгыйдә Вәлиева, 30 ел бергә кулалмаш булып эшләгән Рәдифә Гыйләҗева (хәзер мәрхүмә) һәм башкаларны да җылы сүзләр белән искә алды, аларның да алны-ялны белми Әлмәттә торак йортлар, төрле объектлар җиткерүләре, үз эшенең осталары, игътибар-хөрмәткә лаек кешеләр булулары хакында сөйләде.
Әңгәмә барышында Мәрьям апаның да заманында кулында ут уйнатуы, ягъни авыр-авыр таш-кирпечләр белән эш итүе ачыкланды. Хәер, Бигәш кызы авырлыкны кече яшьтән үк күреп үсә, шуңа да зарланырга яратмый. Авыр булгандыр инде дигәнгә:
- И-и, сеңлем, кемгә җиңел булды инде ул, - дип сүзне йомгаклау ягын карады ул. Сүз дә юк, сугыш еллары балаларының берсенә дә иркәләнергә туры килмәгән. Алар күргәннәрне күз алдына китерсәк тә, ачы язмышларын һич кенә дә тулысынча тоя алмыйбыз. Баштан кичерергә язмасын, әлбәттә. Мәрьям апа гаиләдә алтынчы бала булып 1929 елда дөньяга килә. Әтисе төпчегенең "әттә" дигән сүзен дә ишетми бик иртә бакыйлыкка күчә.
- Мин бер тапкыр да "әти" дип әйтмәгән кеше. Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Әниләр белән иңгә-иң торып колхозда җир җимертеп эшләдек. Нишлисең инде заманасы шундый булгач - тыл хезмәтчәннәренең күпчелегенең балачагы әнә шулай узган. Кайсыберләре әтиләре сугышта һәлак булып ятим калган. Мәрьямнең апасын да сугыш тол, ике баласын ятим калдыра.
Тормыш авыр булмаса, бәлки Мәрьям апа башка һөнәр иясе булып китәр иде. Мәктәптә яхшы укый, җиде классны тәмамлагач, Иске Әлмәттәге 1 нче мәктәпкә йөреп тугыз класс белем дә ала. Кайсы гына кыз балачакта укытучы, табибә булырга хыялланмаган икән. Мәрьямнең дә иң зур теләге мөгаллимә һөнәре була. Хәтта Бөгелмәгә укытучылар курсына документлар да бирергә бара әле ул. Ләкин хәерчелек чабудан тарта, шуңа да хыялларны тезгенләп колхозда гына калудан гайре чара булмый. 1948 елда бер төркем кызларны, шул исәптән Мәрьямне дә Ярославльгә вербовкалыйлар. Чатнама суыкларда да, коеп яуган яңгыр астында да бер ел урман кисә кызлар.
Без кабызган утлар
- Ятимлек инде. Үзебез белән иске киемнәрне, шахта галошларын да алып кайттык. Кайтып өлгермәдек, колхоз да безне Ширәмәткә урман кисәргә җибәрде. 6 нчы трестка шуннан соң гына, 1950 елда урнаштым - 21 яшьлек кыз шулай итеп төзүче булып китә. Ике ел чамасы төрле эш башкарганнан соң аны ташчы итеп билгелиләр. Әле бу чакта Әлмәт эшчеләр бистәсе була. Бер елдан ул шәһәргә әйләнә. Мәрьям апа лаеклы ялга чыкканчы V разрядлы ташчы булып биредә эшли. Ире Хөсәен дә 6 нчы тресттан беркая да китми. Икесенекен бергә кушканда 72 ел төзүче стажына ия Мөхәммәтгәрәевләр. Кызганыч, Хөсәен абый гына хәзер арада юк. Җәмәгате аны тырыш төзүче, уңган хуҗа, тәртипле, намуслы кеше буларак искә алды. Хөсәен абыйның да хезмәте заманында бүләкләр белән билгеләп үтелгән.
Данлыклы ташчы Рәшит Саттаров, ул лаеклы ялга киткәч эстафетаны үз кулына алган Сәет Хәбибуллинның кул астында эшләргә насыйп булган Мәрьям апага.
- Таш салу серен Рәшит абыйдан өйрәндем, - ди ул, хатирәләре белән уртаклашып. - Чупай ташыннан һәм кирпечтән күпме йорт җиткердек. Шәһәрнең кайсы гына урамына, кварталына барма - безнең бригада төзегән йортлар. Төрле көнкүреш объектлары да төзелде. 18 балалар бакчасы, 5 котельный, 6 мәктәп, партия шәһәр комитеты, "Акчарлак" рестораны, "Татарстан" кинотеатры биналары һәм башкалар безнең кул аша узды. Алардан тыш авылларда да төзегән объектларыбыз күп. Сарман районында, Җәлил бистәсендә яшәүчеләрне дә хезмәтебез белән куандырдык. 1958 елда Рәшит абый Саттаровка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелү барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга булды. 1960 елда бригадага "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеме бирелде. Бригадабыз шәһәрдә беренче урынга чыкты. Төзегән соңгы объектым төзелеш техникумы тулай торагы булды. Соңгы кирпечне мин куйдым.
Мәрьям апаның үзенең дә бүләкләр "сандыгы" бай булып чыкты. Язмабыз башында әйтеп узганнардан тыш В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган "Фидакарь хезмәт өчен" медале, Газ сәнәгате министрлыгы отличнигы билгесе, ТАССР Югары Советы Президиумының һәм башка дәрәҗәле органнарның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советына ике чакырылыш депутат, профсоюзларның өлкә конференциясенә делегат итеп сайлануы, коммунистик хезмәт ударнигы, социалистик ярышларда җиңүче, бишьеллыклар ударнигы булуын раслаучы документлар кадерле ядкарь булып саклана. Аларны барлаганда Мәрьям апа яшьлегенә кайтып килгәндәй була:
- Ничек без, хатын-кызлар, ул авыр ташларны күтәрдек икән дип кайчакларда аптырап та куям. Ә бит беребез дә зарланмады, киресенчә, ярыша-ярыша эшләдек. Бригадабыз бик тату иде. Шуңа да җиңүләргә ирешелгәндер. Безнең чор кытлыкта үтте. Юньле кием-салым күрмәдек. Бүген исә эшкә кунакка баргандай матур киенеп баралар. Ашау-эчү дә яхшы - нәрсә телисең, шул бар. Хәзер эш шартлары да җиңеләйде. Кирпечләрне, измәләрне ташу механикалаштырылган. Техника заманы шул. Мондый күркәм үзгәрешләрне күреп шатланмый мөмкин түгел. Аллага шөкер, пенсиясен вакытында биреп торалар, хәтта өйгә кадәр китерәләр. Утын якмыйбыз. Өй җылы, ут-су бар. Зарланырга урын юк. Кадер-хөрмәттә яшим.
Кадерләсәң олыны, кадерләрләр үзеңне
Эштән кайткач әле бит өйдә дә мәшәкатьләр көтеп тора. 4 бала. Хәзер уйлыйсың да шаккатасың: декрет ялы 70 көн генә бирелгән, шуннан соң син я эшкә чыгасың яки эшеңне югалтасың. Ярый әле Мәрьям апаның әнисе янәшәдә була - Мөхәммәтгәрәевләр Мәрьям апа туып-үскән нигездә гомер кичерәләр. Дүртпочмаклы иске йортны яңарталар, киңәйтәләр. "Әни 94 яшькә кадәр яшәде. Соңга таба күзләре начар күрә башлады. Урыны түрдә булды. Балаларны әни карады. Бакчага берсе дә йөрмәде", - ди Мәрьям Мөхәммәтгәрәева. Урын өстенә яткан апасының да төп таянычы була сеңлесе.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Гаиләдә өлкәннәргә карата әти-әнисенең җылы карашын, хөрмәт-мәхәббәтен күреп үскән балалар гадәттә тәүфыйклы, итагатьле була. Мәрьям апа да балалары белән горурлана. "Барысы да яхшы укыдылар, махсус белем алдылар. Өч улым да армиядә хезмәт итте. Аннан рәхмәт хатлары гына алдык. Оныкларым да югары белемле, бер оныгымны хәтта бушлай Америкага укырга җибәрделәр. Мин бик бай кеше: 8 оныгым, 11 оныкчам бар", - ди ул, куанычы белән уртаклашып.
Дөнья матур, дөнья киң
Сугыш һәм хезмәт ветераны бүгенге Әлмәткә, күркәм үзгәрешләргә дә сокланып туя алмый. Ул эшләгән 6 нчы трест хәзер юк инде. Мәрьям апаны 12 а территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы үз канаты астына алган. Өлкәннәр көнендә дә игътибарны алар күрсәтә. Күңелен иң җилкеткәне - Җиңү бәйрәме уңаеннан Бигәштәге обелиск янында оештырылган чара. Чордашларын очрату күңелле мизгелләрнең берсе булса, биредә чыгыш ясаган укучыларны элеккеге мәктәп формаларыннан күрү тагын да куандырган ветеранны. Укучылар мәктәпкә дә шулай йөрсен иде дигән теләген дә җиткерде ул.
Тугызынчы дистәне ваклавына да карамастан, Мәрьям апа көр күңелле, җитез, һәрнәрсәдән хәбәрдар. 72 яшенә кадәр сыер да асраган үзе. Бүген исә бакча, тавыклар арасында кайнаша. Бөтен намаз тәртипләрен, аятелкөрси, догаларны яттан белә. "Картлыкка бирешергә исәбем юк әле", - диде персональ пенсионер саубуллашканда. Амин, шулай булсын, озын гомер бирсен!
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа