Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Тагын бүләкле булды

Быелның беренче яртыеллыгына иң күп матбугатка язылып, «Языл һәм от!» акциясендә катнашкан Мирсәет ага Сәйфиев «Татмедиа» җәмгыятеннән саллы бүләкләргә лаек булды.

Тугры укучыбызның ничәнче тапкыр бүләкле булуын да төгәл генә хәтерләмибез, Мирсәет ага ничә ел дәвамында «Татмедиа» басмаларына күпләп языла, моңа өстәп, 20 кешегә ярты ел саен «Әлмәт таңнары» уку мөмкинлеге бирә – үз акчасына аларны газетага яздырып, изге гамәл кыла. Татар телен саклап калырга, милли басманың тиражын төшермәскә кирәк ди ул. Аның ярдәме белән бу яртыеллыкта шәһәрдә 10, Габдрахманда тагын 10 кеше «Әлмәт таңнары» аша ил-көн хәбәрләре белән танышып бара.

- Габдрахманны яратам, халкын үз итәм. Кышларын да күңел шунда тарта, сагынам. Менә җир ачылса, кабат бакчада эшләр башлангач, авылга юл салыныр, - дип үзен юата Мирсәет ага. – Анда халыкның иплелеге, яше-карты зурлап исәнләшә, якын итеп чәйгә чакыралар.

Үзе дә ипле, нечкә күңелле, ачык йөзле ул. Татар бабайларына гына хас булганча, төпле, җор телле, тапкыр, юморга да бай. Үзе бар нәрсәдән хәбәрдар. Бу гаҗәп тә түгел. Һәрдаим газета-журналлар уку да күзаллауларны киңәйтергә булышадыр. Мирсәет ага 7-8 басма яздырып ала. Оныкларын да үзе артыннан ияртә, аларга татар телендә журналлар алдыра. Бу килүендә дә икенче яртыеллыкка планнары белән бүлеште, «пенсиямне алгач та килеп җитәрмен, газеталарга язылуны калдырырга ярамый» ди ул. Меңләгән кеше кебек хәләл пенсиясенә генә яшәүче әлмәтленең үзеннән тыш, ничә еллар дәвамында башкаларны да кайгыртуы мактауга да, соклануга да, рәхмәткә дә лаек.

- Укып бетерерлек түгел, каян сүзләрен табып бетерәсез. Бөтен яңалыкны газетадан укып беләм. Файдалы мәгълүматлар да күп бирелә. Менә «Әлмәт таңнары»нда басылып чыккан ай календаре буенча орлыкларны көненә туры китереп чәчтем. Яшелчәне күп утыртам мин. 80 төп кыяр утыртып килдем әле, - дип көндәлек тормышын да бәян итте Мирсәет ага. «Ник күп утыртасыз соң?» дигән сорауга «Үстерүчесе берәү, ашаучысы күбәү» дип шаяртты.

Бөтен нәрсәгә өлгерә, зарланмый, һәр көннең кадерен белеп яши торган кеше ул! Шуңа да аңа кешеләр тартыла, аның һәр вакыйгага үз фикере, үз сүзе, киңәшләре мәгънәле. Аллаһы Тәгалә гомер биреп, әйләнә-тирәдәгеләргә нур өләшеп яшәргә насыйп булсын, Мирсәет ага!

Фото:Алия Байрамалова.

Гөлназ Гыйззәтуллина

 

Мирсәет Сәйфиев быелның беренче яртыеллыгына үзенә 7-8 басма яздырып алды, тагын 20 кешене үзе түләп «Әлмәт таңнары»на яздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса