Әлмәт таңнары

Табигать сакчысы

Альберт Хәсәновның исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул үз әсәрләрендә табигать, кошлар, хайваннар дөньясы турында сөйли, кешеләрне экологияне сакларга, үсемлекләр, хайваннар дөньясына сизгер булырга чакыра.

Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, язучы, туган төбәгебез табигатенең тугры сакчысы Альберт Хәсәнов бүген "Әлмәт таңнары"нда кунакта.

Иҗат капкасының ачылу тарихы

- Альберт абый, әдәбиятка килүегез ничек булды?

- Минем әтием Дөбъяз районындагы "Колхозчы" газетасында мөхәррир булып эшли иде. Газета ике телдә нәшер ителде. Редакциядә җаваплы сәркатиб вазифасында ул заман өчен күренекле шагыйрь Самат Шакир хезмәт куйды. Мин редакциягә килгән саен әти миңа: "Әнә Самат абыең - шагыйрь", - ди торган иде. Шагыйрь дигәч, мин аны бик олы кеше кебек кабул иттем. Еш кына әти янына акча сорап килгәнемне хәтерлим. Без балачакта кинога еш йөрдек, ул нибары 20 тиен тора иде. Әти: "Дүрт юллык шигырь яз, бирәм", - ди торган иде. "Нәрсә турында языйм соң?" - дип сорадым бервакыт. "Әнә, бозау тастымал чәйнәп тора, шул хакта яз", - диде ул. Самат абый: "Ай-һай, бу хакта тиз генә язып була микән", - дип якларга тырышса да мин җәһәт кенә шигырь чыгарган идем. Андый вакытлар күп булды. Шулай итеп, яшь чакта мин бераз шигырь язу белән мавыктым. Тора-бара иҗатны киңәйттем.

Менә күптән түгел Казанда булып кайттым. Шул вакытта Рәфис Корбанның Өлкәннәр көнендә урын өстендә ятучы язучыларның хәлен белешеп йөргән чагына эләктем. Машинасында урын бар иде, 3 көн эчендә һәммәсенә барырга өлгердек. Хисам абый Камаловка да бару бәхете елмайды миңа. Ул үзе Әлмәтнеке, Ватан сугышында аягын кистереп кайткан кеше. Аның белән танышуым болайрак булган иде: Лениногорскта "Ильич васыятьләре" каршында эшләгән елларда Шамил Бикчурин мине үзе белән Казанга алып барды. Аның белән Хисам абыйга кердек тә, Шамил Бикчурин әйтә: "Мин сиңа бер талантлы егет алып килдем. Аның китабын чыгарырга иде", - ди. 1965 ел бу. Мин бик уңайсызланып утырдым, яшь идем, институтны бетереп бер-ике ел гына эшләргә өлгергән идем. Алар бик озак китап хакында сөйләштеләр, шуннан соң Хисам абый Ләбибә Ихсанованы чакырды да (ул газетада мөхәррир булып эшли иде): "Менә бу егетнең китабын чыгарырга кирәк", - диде. Аның тәкъдименә Ләбибә апа: "Бу чорда бит урып-җыю бетте, план тулды", - дип җавап кайтарды. "Резервтан чыгарырга кирәк", - диде Хисам абый. Шуның белән китап та дөнья күрде. Сизми дә калдым. Хисам абыйга үзе исән чагында рәхмәтләремне җиткерә алдым мин соңгы тапкыр Казанга баруымда. Шуңа сөенеп, дәртләнеп кайттым. Хисам абый миңа гына түгел, бик күп яшьләргә ярдәм иткән ихтирамга лаек зат. Кеше яратучы кеше бит ул. Күпләргә капка ачты ул заманнарда Хисам абый. Фаил Шәфыйгуллин, Роберт Батулла, Айдар Хәлим шундыйлардан һ.б. Хәзер инде мин 31 китап авторы. Шушы көннәрдә генә Казаннан шалтыраттылар: минем "Данәгөл" дигән китабым басылып чыккан.

- Белүемчә, сезнең Кытайда да китабыгыз басылды?

- Әйе. Мәскәүдә Пушкин теле институты бар, ул чит илләрдәге югары уку йортларыннан укытучылар җыела торган урын. Шунда Кытайдан ирле-хатынлы ике профессор килгән булган. Аларны уку программасыннан соң китап кибетләренә алып барганнар һәм истәлеккә минем Мәскәүдә рус телендә басылган китабымны бүләк иткәннәр. Гыйлем ияләре Кытайга кайткач, әсәрләремне укып, үз телләренә тәрҗемә итеп, миңа китабымны Кытай телендә бастыруга рөхсәт бирүемне сорап хат яздылар. Ул вакытта безнең Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев иде. Аңа шалтыраттым. "Китап чыгартмаска җүләр булырга кирәк. Үзем үк хәзер хат юллыйм", - диде. Шулай итеп, миннән башка гына чыкты әлеге китабым. Анда табигать турындагы хикәяләрем урын алган.

Мохит турында уйлану

- Сезнең иҗатыгызда табигатьне саклау темасы кызыл җеп булып сузылып бара. Ни өчен нәкъ шушы юнәлешне сайладыгыз?

- Мин Казанда тарих факультетында укыган вакытта походтан походка йөрдем. Урал тауларында 3 тапкыр булдым, Байкалга бардым, Мурманск якларында йөрдем. Рюкзак асып, чыгып китә торган идек, урманнарда кунып, елга буйларында яшәп, вакытыбызны файдалы уздырдык. Шул чорда "Ай-яй, табигатебез бик бай, ләкин аны сакламыйлар бит", - дип уйлана башладым. Һәр нәрсәнең кадерен белергә кирәк. Кычыткан чага, таракан зарарлы бөҗәк дип һәммәсен кыра башласак, бөтен нәрсә бетәчәк. Ел саен барлыгы 1,5 мең ярым тереклек юкка чыга. Болай барса җир шарында ялгыз калуыбыз да бар. Ә ялгызлыктан кеше акылдан шаша. Бөтен кеше хәзер мулла булырга тырыша. Матур итеп гаилә корып, дөньяның рәхәтен тоеп яшисе урынга, әллә кая ашкыналар. Менә шушылар хакында язам инде мин. Партия заманында мин экологияне саклау комиссияләренә дә күп йөрдем. Табигатьне яклау - минем өчен изге эш.

- Безнең төбәк экологиясе сезнең карашка хәзер ни хәлдә соң, Альберт абый?

- Нефть чыгарыла башлаган заманда табигать турында һич кенә дә уйламадылар, югарыдан нефть таләп иттеләр. Хәзер чишмә-елгалардан керосин исе аңкый, җир бозылды. Дөрес, "Татнефть"тә табигатьне саклау комитеты эшләп килә бүген. Ләкин хәзер нәрсәне дә булса торгызырга соңга калдык инде. Табигать ватылды, җимерелде. Бездә генә түгел ул, бөтен дөнья экологиясе әнә шундый. Нефтьсез дә яшәп булмый. Шуңа бу ике яклы мәсьәлә.

Бәя һәм үкенеч

- Альберт абый, бүген иҗади йөгегезне ничек бәялисез?

- Уртача бәялим. Күбрәк язарга кирәк, әлбәттә. Мин үз остазым дип Шамил Бикчуринны атыйм. Аны үз әтием кебек яратам. Ул миңа прозаның бөтен серләрен, нечкәлекләрен өйрәтте. Хәзер бар нәрсә очсызланды шул, хәтта мәхәббәт тә, әхлак та, тәртип, төшенчәләр дә. Әмма табигать күпме түзәр микән соң? Ул бит матурлыкка омтыла... Мин үземә халыкка һәр терелекнең яхшы ягын күрергә өйрәтүне максат итеп куям.

- Ә кайсы язучыларны үзегезгә үрнәк итеп алдыгыз?

- Табигать турында язгач, Михаил Пришвинны, беренче чиратта. Виталий Бланкидан да кайбер нәрсәләрне өйрәндем. Джек Лондонны яратып укыдым. Соңгы повестым - "Чатан" - бүре турында. Д.Лондонның да "Белый клык" китабы бар бит. Ул минем өстәл китабы. "Чатан"ны язганда Себер язучыларын да укыдым. Бүрене мин азрак милләт белән дә чагыштырып алып бардым. Шуңа да аны үтертә алмый идем. Ул милләтне үтерүгә тиң булыр иде. Аның гомерен өзәргә хакым юк иде минем.

- Иҗатыгыз нинди аудиториягә багышлана?

- Балалар да, зурлар да укый ала әсәрләремне. Табигать һәркемгә якын. Экология сакчысыннан тыш, мин әле астроном да бит. Бу хакта да мәкаләләр күп язам. Халыкара астрономнарның ике конференциясендә катнаштым. Астрономия дә бар кешегә дә кызык. Безнең татарда астрономия фәне арттарак калган, әлбәттә. Балалар өчен язылган бер бик яхшы повестым китапта басылмый калды минем. "Чегән малае Чантуня" дип атала ул. 1971 елда "Яшь ленинчы"да бик зур тираж белән дөнья күрде әлеге повесть.

- Нинди жанрларны үз итәсез?

- Күбрәк хикәяләр язам, сайлаган темага ул күбрәк туры килә дип саныйм. Повестьларым да бар, соңгысы роман иде. Яшь чагында мин "Сукмаклар" дигән роман язган идем. Кешеләрнең сукмаклары бик күп бит. Олы юлга чыкканда үз сукмагыңны ярырга кирәк, ә башка кешенеке аша барырга түгел һәм сукмак изге булырга тиеш - аның асылыннан шундый фикер уздырган идем. Гамил Афзал тикшергәч, романның бик көчле язылганлыгын билгеләгән иде. Ләкин романны тар-мар иттеләр, әдәбиятка "яшь Солженицын" килде дип "таладылар". Шуннан соң 5-6 ел китапларымны басмадылар әле. Соңыннан гафу үтенделәр билгеле... Язмыйча мөмкин түгел бит, тагын яза башладым. Ләкин менә ул китап дөнья күрмәде.

Борчылу

- Бүгенге татар әдәбиятына карашыгыз?

- Безнең Язучылар берлегендә бүген 360 язучы бар. Шуларның 260 ка якыны өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар. Хәзер бит һәр кеше 60 яшькә җиткәч, китап язарга алына. Ике басма әзерлиләр дә берлеккә алуларын сорап киләләр. Мин моңа каршы. Әдәбиятка яшьли килергә кирәк. Мин яшь чагында ук килдем. Тукай да бит яшьли иҗат итә башлаган. Рафаил Мостафин әйтә торган иде: "Прозаик булып кеше 35 яшьтә өлгерә". Чөнки ул тормышны күрә, тормыш йөген тарта, тәҗрибә туплый. Шагыйрь булучылар 16 яшьтә язарга тиеш инде ул. Яхшымы ул, начармы, соңрак, аралаша-аралаша, башкалар иҗатын өйрәнеп бер матур эзгә төшә ул. Ркаил Зәйдулла бик иртә яза башлаган иде, хәзер ул Тукай премиясе лауреаты булды әнә. Татар әдәбиятының шул ягы бар: безнең әсәрләрне русчага тәрҗемә итү өчен акча кирәк. Минем, мисал өчен, рус телендә ике-өч китабым бар.

- Элек яшь каләм әһелләре әдәбиятка төркем булып килгән. Хәзер бик азлар гына иҗатка тартыла. Ни өчен шулай соң?

- Бу мәсьәлә барыбызны да борчый. Алар хәзер акчага тартыла. Язучы булып тиз генә баеп булмый шул. Хәреф җыеп, иҗат итеп утырып кына каян акча эшлисең... Язучылар берлегендә дә, "Кызыл каурыйлар"да да яшьләрне күтәреп алырга тырышабыз. 20 ләп кеше бүген берлекнең Әлмәт төбәгендәге бүлегендә исәптә тора. Барыбыз да өлкән яшьтәгеләр...

Олпат язучы әнә шундый фикер-карашлар белән яши, иҗат итүен дәвам итә, уйлана, уйландыра, борчыла... Язучы бит ул тормышыбызга, тирә-ягыбызга балаларча гаҗәпләнә алу үзенчәлеген югалтмыйча, үзенең тел-сурәтләве белән башкаларны да гаҗәпләндерә (бу очракта соклану, хәйран калудан тыш, хафалану һәм тынычсызлану төшенчәләре дә кертелә) һәм фәлсәфи уйларга этәрә алу сәләтенә ия кеше. Альберт абый шуларның берсе.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров