Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сугыш ветераны Михаил Аладинга 18 яшь?

Бүген 88 яшен тутырган Михаил Аладинны район башлыгы Мәҗит Салихов котлады.

"Миңа 88 түгел, һәрвакыт 18 яшь",- дип каршы алды ветеран котларга килүчеләрне.

I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены кавалеры тумышы белән Краснодар краеннан. Сугышка кадәр кирпеч заводында эшли. 1943 елда сугышка китә. Төньяк фронтка эләгә. Сталинград сугышында катнаша. Сугыштан соң туган авылына кайта. Әлмәткә исә гаиләсе белән 1957 елда күчеп килә. Бораулаучыны лаеклы ялга "Татбурнефть" предприятисеннән озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса