Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сәләт агачы

Иҗат. Үз эченә бик зур мәгънәне, чиксезлекне сыйдыра бу төшенчә. Ә иҗат эчендә кайнап яшәүчеләр, үз тормышларын шуңа багышлаучылар, һичшиксез, сәләтле, әйләнә-тирәне гүзәллеккә күмүче, үзләренә сокландыручы кешеләр. Бишмунча авылы үзешчәннәренең отчет концертында нәсел-шәҗәрәсе белән сәләтле гаилә белән танышырга насыйп булды.

Ләйсән һәм Әбелкәрәм Шәяхмәтовларны Бишмунчада гына түгел, тирә-юньдә дә бик яхшы беләләр. Әбелкәрәм абыйга бүген инде 80 яшь. Заманында ул җитмеш төрле һөнәр иясе булган. Тимергә тотынса тимерне бөккән, агачка тотынса агачтан ясамаган әйбер калмаган. Өйләрендә күп нәрсәне: өстәл, урындык, карават, шкаф-сервантларның барысын да үз кулы белән ясаган ул. Бу гаиләдә өй җиһазлары кибеттән бөтенләй алынмаган дияргә дә була. Йортлар да салган балта остасы Әбелкәрәм. Үзлегеннән эретеп ябыштыру һөнәренә дә өйрәнгән ул. Ир-ат башкарырдай эшнең барысын да белергә, өйрәнергә кирәк дип саный Әбелкәрәм абый. Тырыш ир-атка Ходай уңган тормыш иптәшен насыйп иткән. Ләйсән апа да гомере буе чигү, бәйләү, тегү кебек һөнәрләре белән кешеләрне шаккатырып яшәгән, күлмәкләргә, пальтоларга кадәр тегеп кидергән ул балаларына. Әбелкәрәм абый белән бергәләп бүрекләр дә теккәннәр. Заманында келәмнәр дә чиккән Ләйсән апа. Бүген дә ул 79 яшендә булуына карамастан, балаларына, оныкларына башмаклар бәйләп бүләк итә.
Шәяхмәтовлар гаиләсендә дүрт кыз үсә. Әти-әниләре шикелле һәрберсе сәләтле, һәркайсының яратып башкара торган үз һөнәре бар.
Олы кызлары Мөнирә Хәбибрахманова Әлмәттә шәфкать туташы булып эшли. Кешеләрне сәхнәләрдән җыр белән дә дәвалый. Бик оста биюче дә, яшь чакта Әлмәт драма театрында спектакльләрдә дә уйнаган. Иптәше Рәшит тә иҗат кешесе - оста баянчы.
Икенче кыз Мөнибә Каюмова Җәлил бистәсендә укытучы. Ул нәфис сүз остасы да, оештыручы да, төрле мәҗлесләрне, кичәләрне җиренә җиткереп алып баручы да.
Өченче кыз Ризидә Хәмидуллина теш авырулары буенча шәфкать туташы. Иң яратып башкарган шөгыле - рәсем ясау. Аның рәсемнәре шулкадәр югары һөнәри осталыкта башкарылган, алардан аерым күргәзмә оештырып, киң җәмәгатьчелек тарафына тәкъдим итәргә була. «Рәсем ясаганда миннән дә бәхетле кеше юк. Бөтен кайгы-хәсрәтем онытыла», - ди бу хакта Ризидә ханым үзе. Гомер буе рәсем сәнгатенә гашыйк булып, шуның эчендә кайнап, гомер яше алтынчы дистәсен ваклап барганда сәнгать мәктәбенә кичке бүлеккә укырга керә ул. «Биредә инде дүртенче елымны укыйм, үзем өчен күп нәрсәне ачтым», - ди чын мәгънәсендә рәссамыбыз. Ризидә ханым бәйләүгә, тегүгә дә бик гашыйк. Гади генә ак яулыкны махсус ысул белән буяп менә дигән төсле, зиннәтле яулыклар да «җитештерә» әле ул. Моңардан тыш бакчада казынырга, чәчәкләр үстерергә дә ярата икән әле.
Дүртенче кыз Рәшидә Гыйләҗетдинова биюче дә, җырчы да, нәфис сүз остасы да. Үзе шигырьләр дә яза. Бишмунча авылы үзешчәннәренең иҗат отчетларында да, башка чараларда да бик теләп катнаша Рәшидә ханым. Кызы Гүзәл Әхмәтҗанова да бик сәләтле, Казанда консерватория тәмамлаган, «Татарстан - яңа гасыр» телеканалында эшли.
Һәр атна ялы Әбелкәрәм ага белән Ләйсән апалар өчен көтеп алына: чөнки бу көнне дус гаилә - балалар, оныклар Бишмунчада бергә җыела. Туган йорт шатлыклы тавышларга, җырга, моңга күмелә...
Г.КӘРИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250