Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сәкинә Минханова: “Тырышмаган талант танылмый”

Яр буенда җәйге кояш нурларына иркәләнеп бер кызыкай ята.

Йөзенең иң мәртәбәле әгъзасы (үзе әйтүенчә!) - борын өстенә, янудан саклап булса кирәк, кәгазь ябыштырган. Тынлык... Чү! Аңа дәшәләр түгелме? Башын күтәреп, тавыш килгән якка текәлде. Әйе шул, каршы ярдан дуслары чакыра икән. Елгасы киң дә, тирән дә түгел. Тәвәккәлләде чибәркәй. Киемнәрен төреп тотты да, каршы ярга юнәлде. Менә су тезенә, биленә җитте, иягенә күтәрелә. Менә елга өстендә аның кара толымлы башы гына күренеп тора. Авыз-борынына су керәсен чамалап, кызыкай тирән итеп сулыш алды да юлын дәвам итте...

Татарстанның халык артисты Сәкинә Минханова әлеге этюд белән Казан театр училищесының эстрада төркеменә эләгә. Әлеге имтиханын комиссия ошатканны сизенә-сизенүен, шулай да керә алмаучылар исемлеген укуларын дикъкать белән тыңлый. "Сәкинә..." Укучы пауза тота да, "...театрда шундый исемле артист та булсын әле" дип дәвам итә. Шул көнгә кадәрле үз исемен өнәмәгән кыз, аның иң яңгырашлы, иң мәгънәле (сабыр, түзем дигәнне аңлата) булуын таный.

- Актер һөнәрендә 30 елдан артык... Нәрсәсе белән яраттырды?

- Кечкенәдән әтием гармунда уйнап, җырлап, безне дә җырлатып үстерде. Шуннан килгәндер. Сабый чактан сәхнәдә мин: җырлап, шигырь укып, конферансье сыйфатында башланган юл өлкән сыйныфларда спектакльләргә барып тоташты. Шулай да драма артисты булам дип хыялланмадым. Эстрада артисты булу: бигрәк тә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова концертларын алып бару иде теләгем. Шуңа күрә дә театр училищесының эстрада курсын сайладым да, - дип искә ала актриса иҗат биографиясенә башлангыч булган елларны. - Ул вакытта театр училищесына ел саен кабул итмиләр иде. Миңа да мәктәпне тәмамлагач 2 ел көтәргә туры килде. Габдулла Шамуков төркеменә эләктем.

Үзе әйтүенчә, балачагыннан өч һөнәргә: артист, укытучы һәм табиб белгечлегенә мөкиббән ул. Тормышта Сәкинә Минханова аларның өчесен дә татып караган. Беренчесен гомерлеккә сайлаган. Ире Казанда театр училищесында укыганда 4 ел балалар бакчасында тәрбияче - педагог һөнәрен үзләштергән. Табиб апасыннан күрмәкче, 7 нче сыйныфта ук укол кадарга өйрәнгән. Хәтта төнге дежурга барып, шәфкать туташы ролен дә татып караган.

- Героиняларыгыз арасында сезгә ошаганнары бармы? Иҗат иткән соңгы ролегез "Сагынуларга ни чара" (И. Зәйнинең "Әрем исе" әсәре) спектаклендәге Рүзия белән нинди уртаклык берләштерә?

- Мин дә бит авыл кызы. Еллар узган саен авыл, нигез сагындыра, әрем исе ымсындырып тора. Шуңадыр "Әрем исе"н бик ошаттым. Сәхнәләштерергә дә үзем тәкъдим иттем. Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәевтән дә үзем сорадым. Аны сәхнәләштерү хәл ителгәч, теләгән ролеңне сайла диделәр. Рүзияне ошаткан идем. Шулай да сәнгатькярләр, театрга хәерхаһлы шәхесләр белән фикерләштем. Һәммәсенең фикере уртак булды - Рүзия. Әлеге персонажның тормышы минекенә бөтенләй охшамаган. Ләкин ул эчке халәтемә якын. Бәлки сабырлыгы уртактыр. Яратуын яшереп, гомере буе Сәфәрне көтеп яши бит ул.

- Театрдагы беренче образыгыз онытылмыйдыр?

- Казах драматургы Мохтәр Ауэзовның "Каракүз" спектаклендәге героиня - Каракүз иде ул. Театр училищесын тәмамлаган елны Әлмәт театрыннан баш режиссер Гали Хөсәенов белән Рөстәм Абдуллаев килеп, махсус шул роль өчен сайладылар.

- Сайламаган булсалар, карьерагыз нинди юлдан китәр иде?

- Элек бит "бүленеш" (распределение) дигән төшенчә бар иде. Эстрада бүлегендә безне ул вакытта филармониянең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов та укытты. 7 кеше арасыннан ул Илфат Габдрахманов белән икебезне Римма Ибраһимова төркеменә сайлады. Бер мәлдә ике ут арасында калдым. Сәхнә теле буенча укыткан Асия Хәйруллина: "Син драма актрисасы, Әлмәткә кит", - дип үгетли. Икенче якта - ул вакытта ук Татарстан урамында бер бүлмәле фатир ачкычы белән Илгиз Мәҗитов. Мин Әлмәтне сайладым. Үкенмим, үз урынымны таптым.

Театрга килгән беренче елларында ук дәрте ташып торган, тырыш актрисага төп рольләрне ышанып тапшыралар - Ризван Хәмиднең "Синең урыныңа кайттым"да Зөһрә, Мохтәр Ауэзовның "Каракүз"ендә Каракүз, Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек" спектаклендә Администратор. Карьерасы яхшы гына өскә үрмәләгән шушы мәлдә Сәкинә театрда шофер булып эшләүче Рамил белән кавыша.

- Ничек таныштыгыз?

- Беренче тапкыр "Актерга багышлау" чарасына әзерләнгәндә күрдем. Бер төркем техник состав: шоферлар, яктыртучылар Герцен урамындагы бинада безнең ыгы-зыгыны күзәтеп утыра. Шулар арасында яшь, чибәр, бик килешле джинс костюмнан бер егеткә күз төште. "Ай, чибәр дә" дип уйлап куйдым. Күрәсең, ул да хәтерләп калгандыр. Охшарга тырышып артык көч түгелмәде. Шулай гастрольләрдә йөри, аралаша торгач, кавыштык.

Үзенең тормышын театрдан башка күзалламаган Сәкинә ирен дә театр училищесына укырга керергә үгетли. Бер-берсеннән аерылырга теләмәгән яшь парлар Казанга бергә китә. Өлкән хезмәттәшләре авызыннан "шул вакытта китмәгән булсаң, исем-дәрәҗәләргә иртәрәк тә ирешкән булыр идең" дигәнне дә еш ишетә актриса. Ләкин профессиядән китеп торуын югалтуга санамый.

- Ул вакытта алай тирән уйлап торылмаган, күрәсең. Аннан соң карьера артыннан куучылардан түгел мин. Гаиләм өстенрәк, - дип аңлата бу гамәлен актриса. - Гаиләң таркау булса, эштән дә тәм табалмыйсың. Эшеңдә проблемалар туганда гаиләң ярдәм итсә, куәтләп торса, кара полоса җиңелрәк узыла бит.

Бу гаиләдә бер-бер артлы ике ул - Айвар белән Айрат дөньяга килә.

Сәкинә Минханованың төпле иҗади тормышы сиксәненче еллар ахырында башлана. Беренче елларындагы кебек үк ул һаман сәхнәдә яшь героиняларны башкара. И. Юмагуловның "Мәхәббәтем калды адашып" спектаклендә Рәхимә, М. Ворфоломеевның "Хыялый Кәлимулла"сында ("Святой грешный") Эльвира, Н. Гаетбайның "Юллар ярда өзелә"сендә Сәлимә, Ф. Бүләковның "Мәхәббәт карагы"нда Җәмилә, Г, Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми" спектаклендә Гөлбану... Театр белгече Ильтани Иләлова аның бу эшләре турында "эчтәлеге һәм жанры буенча төрле образлар, шуңа күрә дә актриса аларга хас төрлелекне эзләде һәм характерларына хас үзенчәлекләрне тапты" дигән бәя бирә.

Хискә бай, темпераментлы, уенында төгәллеккә омтылган актриса Сәрби (Ф. Бурнаш, "Яшь йөрәкләр"), Шәфәкъ (М.Кәрим, "Ай тотылган төндә"), Разия (Т. Миңнуллин, "Ай булмаса, йолдыз бар"), Шәмсенур (Ф. Садриев, "Тозлы бал"), Марфа (И. Абдуллин, "Айсылуның айлы кичләре") образлары белән үзенең талантлы, киң диапазонлы булуын раслап тора. Драматик, лирик амплуа иясе буларак танылган Сәкинә Минханова көлкеле, әкәмәт кәмит характерлар иҗат итә.

- Сезнең хакта "театрда да иң тырыш актриса" диләр...

- Миннән тырышлар да күп (көлә). Һәркемдә нинди дә булса сәләт бар. Иң мөһиме - аны үстерергә кирәк. Тырышмаган талантның таныла алмавы да мөмкин... Аннары дисциплина ягы көчле минем: соңга калырга яратмыйм, һәрнәрсәнең үз вакыты, үз урыны булуын истә тотам. Күзәтүчәнмен. Иләс-миләслекне сизсәм, кисәтүдән тартынмыйм. Тавышым да калын, тупасрак булганга дорфа ишетелеп үпкәләгәннәре дә бардыр.

- Үпкәләткәндә күңелдә авыр тойгы каламы?

- Мин тыштан гына коры күренәм бит, күңелем бик җепшек минем.

- "Гөнаһсыз гөнаһлылар"дагы Әнисәгез кебекме?! Шул ролегез турында сөйләгез әле.

- Озак еллар кеше ирен өзелеп яраткан, бер көн килеп болай яшәүнең гөнаһ булуын аңлаган хатын-кыз ул Әнисә. Үземнең баштан кичкән хәл түгел, күзәтүчәнлегем ярдәм итте. Ә иң мөһиме - анда Туфан абыйның ташка баскан сүзләре, фикере бар. "Мин бу хәлдә калсам, нишләр идем?" дигән сорауга җавап эзләү һәм фикер көрәше аша туган образ ул.

Автор һәм режиссер табышларын тоемлап, ике ут - гаиләле Хәбиргә мәхәббәте һәм өстенлек алган әхлагы арасында бәргәләнгән хатын-кыз образын тамашачы яратырлык, үзе белән бергә өзгәләнерлек итеп башкарды ул аны.

- Спектакльдә еш кабатлана торган сорау - ярату гөнаһмы?

- Ярату гөнаһ түгел, яратмау гөнаһ!

- Нинди рольне һичнинди басым астында да уйнамас идегез?

- Уйнар идем. Ничә ел эшләп, мин әле үземне актриса итеп хис итмим. Шуңа күрә нинди роль бирсәләр дә уйныйм.

Уйный да. Р. Кинҗәбаевның "Гүргә керер сер иде..."сендәге Дилбәр, Д. Салиховның "Узып барышлый" спектаклендәге Фәния кебек чиркандыра торган образлары ни тора!

- Һәрбер тискәре образның уңай сыйфатын табарга тырышам. Тискәрелеккә этәргән ниндидер сәбәпләр бар бит. Шуларны эзлим. Табам. "Гүргә керер сер иде..."дәге Дилбәрнең мираска дәгъва белдерүе беренчел түгел. Ул яшьли ташлап киткән мәхәббәтенә тормыш төбендә калмавын расларга тели. Мин шулай дип аклыйм аны. Дилбәр начар кеше түгел ул.

Кама аръягы театрлары фестивалендә "Узып барышлый" спектаклендәге Фәния роле өчен Сәкинә Минханова "Икенче пландагы иң яхшы образ" номинациясендә җиңүче дип табылды.

- Премьерада - хисләр, эмоцияләр табигый халәт. Елдан-елга бер роль уйнау хисләрне сүрелдереп, механик рәвештә уйнауга күчәме?

- Була. Тик ул озак уйналудан тормыйдыр. Бу халәт тамашачы белән бәйле. Син аны мавыктырып, үз артыңннан ияртә аласың икән, хисләр югарылыкта кала. Тамашачы күрә-карый икән, уен да үзгә була. Бу да артистның хатасы. Һәм ул механик уйнауга сәбәп була. Миңа калса, тырышып уйнау да шул рәвешкә тарта.

- "Гашыйк Кәриб", "Туй", "Болан-патша" - яңа стиль спектакльләр. Андагы ритм, пластика сезнең өчен куркыныч төшме, әллә мавыктыргыч маҗарамы?

- Мавыктыргыч, әлбәттә. Шушы яшемдә шундый режиссерлар белән эшләвем белән бәхетлемен. Икенче сулыш ачылды, - ди Сәкинә яңа стильгә мөнәсәбәтен белдереп. - Казанда уйналган "Туй"дан соң Наилә Гәрәева яныма килеп: "Әйт әле, ничек уйнадың? Синең яшьтә мин моңа җөрьәт итә алмас идем", - диде. Курыкмадым, Наилә апа, көчемне сиздем, дидем. "Күренеп тора, берсеннән дә аерылмадын", - диде. Сакаев, Ангеловска безнең өчен зур яңалык, тәҗрибә булды, байлыгыбызны арттырдык кына.

- Өлкәнәю сезнең өчен кискен халәтме? Актриса картлыкка әзерләнәме ул?

- Мин әзерләнмим, куркыныч та түгел. Чөнки йөрәк һаман яшь. Шуңа күрә башкалар да картка саныйлардыр дип тә уйламыйм.

- Актриса Сәкинә кеше арасына бизәнми чыгамы?

- Чыгалам, мин шулай йөрим дә. Тик артык күзгә чалынмаска тырышам. Үземне театрдагы иң ямьсез актриса дим. Борыным зур, күзем кысык, авыз олы, - диде дә көлеп җибәрде. Ул шулкадәр ихлас булды, сынап караган мин бу минутта аның белән пәрмә-пәр килеп бәхәсләшергә әзер идем. - Сылу булырга тырышып, дару эчеп, бит тарттыруны матурлыкка санамыйм да. Мин үзем мунча яратам: ул эчтән дә, тыштан да чистарта. Яшелчә-җиләк-җимеш яратам. Аннан соң яхшы гадәтем бар - аз, ләкин еш ашыйм.

- Сез нинди хуҗабикә?

- Пешеренергә яратам: өчпочмак, бәлеш...

Минхановлардан африканча бәрәңге: таба төбенә турап ит саласың, аның өстенә ярымбоҗралы суган, телемләп кишер, ярып бәрәңге тезәсең. Тоз, борыч, тәмләткечләр сибеп, азрак су саласың. Ит майлы булса, май салу кирәкми. Таба белән каплап кайнар мичкә тыгасың. Ачмыйча 2 сәгать пешкәннән соң, табаның өстен аска әйләндерәсең. Ите өстә кала, соусы бәрәңгегә сеңә. Борычны күбрәк сибәргә кирәк.

- Сезнең өчен уңыш һәм бәхет тигез төшенчәләрме?

- Әгәр мин уңышсыз, бәхетсез дисәм гөнаһ булыр иде. Бәхет бит ул, гомумән, мизгелне эченә алган төшенчә. Юкка да сөенеп, үзеңне бәхетле хис итәсең. Вак кына нәрсәгә борчылсам да, бәхетсез сыман.

Шушы урында әңгәмәгә грим бүлмәсендәге хезмәттәшләре кушылды. Театрда аның иң бәхетле хатын-кызларның берсе, театрда иҗат иткән һәр режиссер белән эшләвен, игътибарлы булуын берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләде.

- Ул бер төн эчендә күлмәк җиңеннән әллә нинди матур нәрсәләр ясый. Аны бит кайнанасы да "ул үтеп китсә, түтәлдә чүп үләннәре үлә" дип мактый иде, - ди актриса Асия Харисова.

- Кеше яшәми торган утрауга китәргә туры килсә, нәрсәне аеруча юксыныр идегез?

- Минем хыялым ул. Дөрес, бөтенләйгә китү турында түгел сүз. Кешесез утрауны күрәсем килә. Утсыз бармас идем. Монда калган һәркемне, һәрнәрсәне юксыначакмын. Мин бик сагынучан.

Ләйләгөл Минаева

Сәкинә Минханова тормышыннан кайбер кызыклы хәлләр:

- Рамил малай көткән иде, беренче улыбыз туды. Икенчесен Казанда таптым. Анысы кыз булсын дип теләде. Үзем кебек кап-кара малай туды. Иртән хәл белергә килде бу. Тәрәзә аша гына сөйләшәбез. "Кем?" - дип сорый. "Малай", - дим. Кулын селтәде дә китте. Әй, эчем пошты инде. Бераздан әйләнеп килде дә: "Күрсәт", - ди. Хәзер икесе өчен дә өзелеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250