Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әсхәт + Марсельеза

Шәһәр һәм районыбызда узган күп кенә мәдәни чараларда "Яшь күңелләр" халык ансамблен күзәткәнем булды.

Чәчләренә чал кергән булса да, ансамбльнең гармунчылары да, җырчылары да искиткеч дәртле, күңелләрендә уйнаган хисләрне көй-җырларына салып, әле дә яшьлек утында кайнаган йөрәк җылысына кушып тамашачыга теләп җиткерәләр, күзләреннән исә очкыннар сирпелә. Араларында икесе бигрәк тә аерылып тора. Яңа гына кавышкан гашыйк парлар диярсең - бер-берләреннән күзләрен алмый моң дәрьясында агалар да агалар...

16да-17дә гашыйк булдым мин сиңа

Таныш булыгыз: Марсельеза апа һәм Әсхәт абый Мотыйгуллиннар. "Яшь күңелләр" халык ансамблен оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Кулларыннан гармуны төшмәс "Гармун бабай" белән искиткеч ягымлы елмаеп әйләнә-тирәдәгеләрне үзенә каратып торучы "Ля-ля әби" (бу атамаларның ни белән бәйле икәнен алдарак бәян итәрмен). 45 ел дәвамында иңне-иңгә куеп, бихисап туганнарына, бердәнбер кызлары Роза һәм өч оныкларына терәк булып яшәүче бәхетле парлар.

Әсхәт абый белән Марсельеза апа Бигәштә туып, бер урамда үскән күршеләр. Балачаклары Әлмәт тугайларында бергә узган, мәктәп бусагасын да бер-бер артлы бер чорда атлап кергән уку алдынгылары алар. 4 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнгән Әсхәтне бала чагыннан ук апасы аулак өйләргә йөрткән, укыган чорда ул инде үзенең яшьтәшләрен генә түгел, күпкә олы егет-кызларны да татар халкының дәртле бию көйләренә биеткән. Ә Марсельеза исә күрше егете нинди генә көйне сыздырса да, аңа кушылып җырлый торган булган. Бу икәүнең күңелендә сөю хисе кайчан кабынгандыр, билгесез, бу сорауга төгәл җавапны Миңлебай станциясенең хөрмәтле кешеләре таба алмады, шулай да уртак урам, уртак балачак һәм яшьлек, икесе өчен дә кадерле булган күп балалы гаилә көннәрдән бер көнне аларны кавыштыра. 1969 елның гыйнвары була бу бәхетле көн. Ә аңа чаклы Әсхәт абыйга армия сафларында хезмәт итеп кайтырга, Әлмәтнең пассажирлар транспорты идарәсенә эшкә урнашып, алдынгы һөнәр иясе булырга, Марсельеза апага исә, яшь кенә булуына карамастан, төзелеш идарәсендә алдынгы маляр булып көннән-көн үсүче нефтьчеләр башкаласында хезмәт куярга насыйп була.

-Өйләнешүебез Ходайдан язылган гамәл булгандыр инде. Икебез дә җор телле, бер-беребезне күптән беләбез. Дуслар белән Яңа елны каршыларга җыелдык та күңелле табын артында таң аттырдык. Икенче көнне Марсельезаның бер туганы бәйрәм оештырды, кабат аулак өйгә җыелырга туры килде, - дип искә ала Әсхәт абый. - Табын оештыру, аш-су әзерләү аның җилкәсенә төште. Тик кырыс әтисен ачуландырмас өчен аңа иртәрәк кайтып китәргә кирәк иде. Шул чакта үпкәләгәнем хәтеремдә. Озата баргач та: "Бүген соңгы кабат озатам", - дип өемә кайтып киттем... Дәвамын Марсельеза сөйләсен.

-Әйе-әйе, шулай булды шул. Яңа ел төнендә дә өйдә булмагач, өйдә тавыш чыгудан курыктым мин. Күңелем белән Әсхәткә тартылган туташка мондый сүзләрне ишетү авыр булды, шулай да "язмыштан узмыш юк" дип хәсрәтемне эчкә йотарга карар кылдым.

Суга салсаң калкып чыгар безгә насыйп яр булса

Үпкәләшкән гашыйк парларның язмышын Әсхәтнең әти-әнисе хәл итә. Вакыйганың икенче көнендә үк алар Марсельезаны сорарга төшәләр. Кырыс ата: "Ярты ел җитәкләшеп йөргәч, бер-берен беләләрдер инде", - дип уртак сүзгә нокта куя.

-Туебыз бик күңелле узды безнең. Ул чорда миңа машина табу авыр булмаса да, халкыбызга хас гадәт буенча җигүле атларда килеп алдык кәләшемне. Чехов урамында урнашкан ЗАГСта теркәлеп, җырлый-җырлый урам әйләндек. Көн бик суык булуга карамастан, мәхәббәттән исергән идек, күрәсең, карга чума-чума, шыбыр тиргә батып биедек, - дип яшьлектә калган көннәрен хәтерли Әсхәт абый.

Мотыйгуллиннар гаиләсе төп йортта яши башлый, җай чыгу белән иске баракның бер бүлмәсенә күченәләр. Кулларыннан гөлләр түгелгән Әсхәт абый белән Марсельеза апа иске бүлмәне тиз арада тәртипкә китерә, соңрак, икесе дә ремонт-төзелеш идарәсенә күчеп эш күрсәткәч, уңайлыклары булган ике бүлмәле фатирлы була. Авылда үсеп, җиргә береккән кешеләр буш вакытлары булуга ук бакчаларына ашыга, бер сүз белән әйткәндә, башкалардан әллә ни аерылып тормаган гомер кичерә. Хәер, җырлы-моңлы гаиләне башкалар белән тиңләү дөрес булмас иде. Өйләнешкәннең беренче көннәреннән үк табын күрке булган гармунчы ашларга һәм туйларга кәләше белән йөри башлый.

-Килен булып төшкәч тә, кайнанам: "Кая гына барса да, иреңнән калма!" - дип киңәш бирде. Нигә икән дип аптыраган идем шул чакта, яши торгач җавабы табылды. Уртак танышыбыз шулай ук гармунчы иде, мәҗлесләргә үзе генә йөрде, берничә тапкыр өйләнде - тик бәхете генә булмады... Ир белән хатын дип аталгансың икән инде, чама хисе югалмасын өчен бер-береңә тәрбияче булып, чабудан тарткалап торырга кирәк ул бераз. Әлбәттә, озын гаилә юлында бер-береңә ышаныч булу да зарур, - дип яшьләргә киңәшен бирә 45 елга якын гаилә стажы булган Марсельеза апа.

"Уфалла арбасын" җиккән чакта

Гаиләнең Миңлебай станциясенә күчеп килүе Марсельеза ханымның туган абыйсы Ләбиб Сәхаповның чакыруына бәйле. Озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән туганы торак пунктта Мәдәният йортында эшләрдәй, авыл халкының җыр-моңга ихтыяҗын каплардай кеше эзли ул вакытта. Аптырагач, туганына мөрәҗәгать итми кемгә барсын. Мондый тәкъдимгә Мотыйгуллиннар гаиләсе дә теләп ризалаша - авыл баласына үз йортың белән тору олы бәхет ул. 1992 елның җәендә станциянең урманга сыенып утырган бер урамында барлык туган-тумачаны, дус-ишләрне сыйдырырлык өй үсеп чыга. Якындагы Мәдәният йорты исә тора-бара мәктәпкә әверелә, Марсельеза апа шунда хуҗалык мөдире булып эшли башлый. Көндәлек эшеннән тыш аңа ремонт мәсьәләләрен үз кулы белән "чишәргә", буш вакытларында күңел өчен Әсхәт абый белән бергәләп мохтаҗларга рухи азык "әзерләргә" туры килә. 2002 елда биредә үк "Яшь күңелләр" ансамбле оеша. Лаеклы ялга чыккан Әсхәт абый белән Марсельеза апа инде баштанаяк иҗатка чума. Ә менә күптән түгел генә аларга станциядәге Мәдәният йорты ачкычларын тапшырганнар. "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дигәндәй риза була Мотыйгуллиннар гаиләсе.

"Гармун бабай" белән "Ля-ля әби"

Боларның барысын сөйләп, табын артында шау-гөр килеп утырганда кунакчыл йортка Марсельеза апаның сеңлесе Әнисә белән кияве Ренат Биктаһировлар килеп керде. Аларга кызлары белән оныклары да ияргән иде.

-Сөйләргә генә тора идем, сеңлемнең оныгы Камил безнең гаиләбезнең иң якты йолдызы ул, - дип куанды көтелмәгән кунакларга хуҗабикә. - Әсхәтем белән парлап гармун уйнап йори алар хәзер, "Гармун бабай" дип исем бирүче дә шул Камил инде.

Чыннан да, гармунчы "егет" килеп керүгә үк Әсхәт абый аның өчен махсус ясаган гармунга барып тотынды. Кыстатып та тормыйча, "Гармун бабасы" белән ишегалдына ашыкты. Менә монда инде чын-чынлап Сабантуй башланмасынмы?! Әсхәт абый уйный да, Камил сиптерә, Камил сыздыра да, Әсхәт абый яңа көй суза. Ә инде гомер буе җырлап йөрүче, шуңа күрә "Ля-ля" исеме алган Марсельеза апа һәр нотасын куәтләп кул чаба. Аяклар үзеннән-үзе биергә генә тора!..

Кояшка үрелеп кызара чияләр

Без Камилне түгел, Камил безне арыткач, нәселләренең асыл затлары белән бакчага юнәлдек. Монда инде бөртегенә кадәр кадерләп үстергән кура җиләге пешеп утыра, кайчандыр бергәләп утырткан алмагач җимешләренең күплегеннәнме, ихтирам йөзеннәнме башын түбән игән, кояшка үрелеп чияләр кызара... Рәхәт бу өйдә, җәмәгать, бик рәхәт! Салган кирпечләре, каккан такталары, бакчаларында утырткан җимеш куаклары, чәчкәләре җан җылысы белән сугарылгангамы, кем генә килсә дә хуҗаларның ишекләре ачык, йөзләре якты булгангамы, әллә кай арада өлгергән бәлешләре бигрәк тә уңгангамы, инде 45 елга якын вакыт узса да карашларында мәхәббәт чаткылары уйнагангамы, бирегә киләсе генә килеп тора.

Күбрәк булсын иде илебездә шундый парлар! Без, яшьләргә Әсхәт абый һәм Марсельеза апа кебекләрдән һәр караштан, һәр сулыштан, бергә уздырган һәр көннән һәм бергә аттырган һәр таңнан тәм табып яшәргә өйрәнергә кирәк.

-Әсхәт абый, Марсельеза апа, мәхәббәт бармы ул?

- Әллә тагы, Ходай белсен!..

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250