Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Шигырьләре белән тәрбияли

«Балалар әдәбияты ул гомер-гомергә энтузиастлар әдәбияты булды. Балалар өчен яза алганнар әдәбияты. Дөресен әйтергә кирәк, һәркем дә балалар өчен яза алмый. Балалар өчен дигәндә, мин бакча яшендәге һәм 9-10 яшьтәге нәниләрне күз алдында тотам. Резеда Фәрхетдинова - менә шушы яшьтәгеләр өчен яза торган шагыйрә», дип язган балалар шагыйре Рафис Корбан.

Минем сеңлем Резеда Фәрхетдинова Әлмәтнең 2 нче урта мәктәбен, аннары физкультура техникумын, муниципаль институтны тәмамлый, югары белемле психолог була. Ул иҗатка мәктәптә укыган чагыннан ук тартыла. Җиде яшендә беренче шигырен иҗат итә. Башта Әлмәт районында дөнья күргән газеталарда («Әлмәт таңнары», «Яшьләр заманы», «Знамя труда», «Хәзинә»), аннары республика һәм Россия матбугатында («Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере», «Мәгариф», «Идел», «Көмеш кыңгырау», «Добрая дорога детства», «Учительская газета» һ.б.) балалар өчен шигырьләре, хикәяләре басыла.

Резеда Фәрхетдинова балалар психологиясен яхшы белеп, балаларча уйлап, алар сөйләшә торган тел белән, нәниләр өчен кызыклы шигырьләр иҗат итә. Аның иҗатына нечкә юмор хисе хас. Балалар андый шигырьләрне аеруча яратып укый һәм, ирексездән, үзләрен лирик герой белән чагыштыра башлый.

Шагыйрә балаларны чыныгырга, эшчән булырга һәм үзләрендә башка матур сыйфатлар тәрбияләргә өнди. Аның балалар психологиясен яхшы белеп, төрле темаларга иҗат иткән шигырьләрен һәм хикәяләрен олылар да, балалар да яратып укый. Язучы, шагыйрь Нур Әхмәдиев Резеда Фәрхетдинова иҗаты турында болай дип әйткән: «Резеданың ихлас шигырьләре бер укуда үзләренә җәлеп итә, чөнки анда акыл сату юк. Автор сүз уйнату, конкрет детальләр аша эш итә. Балалар холкын тирән аңлауда аның мәктәптә укытуы да роль уйный торгандыр. Ләкин талантың булмаса, югары белемле һөнәр иясе булу гына иҗатта камиллеккә ирештерә алмый».

Резеда Фәрхетдинова әсәрләре «Илһам чишмәләре» - «Родники вдохновения» (2013 ел, «Рухият») күмәк җыентыгына һәм башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен дәреслекләр һәм хрестоматияләргә кертелгән (2013, 2014, 2015 еллар, Казан, «Татарстан китап нәшрияты»). Аның шигырьләренә композиторлар көй язып, балалар өчен җырлар иҗат иткәннәр. «Светофор сүзе» җыры (Эльмира Гыйльфанова музыкасы) балалар арасында аеруча популяр.

Резеда Фәрхетдинова ике телдә яза. Рус телендә язылган хикәяләрендә ул мәктәп балалары тормышын тасвирлый. Аларның беренче җиңү-җиңелүләрен, чын дуслыкны һәм мәхәббәтне сурәтли. Автор әйтергә теләгән фикер шигырь яисә хикәя буенча үстерелеп бара һәм ахырда кызыклы, көтелмәгәнчә итеп тәмамлана. Резеда дөньядагы матурлыкны күрә, аны бала күңеленә җиткерә белә.

Ул 10 китап авторы, 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Лилия Фәрхетдинова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Р. Төхфәтуллин премиясе лауреаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса