Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Шатлыкларга бай көн

Җомга көнне тыл хезмәтчәне Анна Пантелей кызы Сапрыгинага 90 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе начальнигы Айдар Каюмов, социаль яклау, "Татнефтегазпереработка" идарәләреннән һәм башкалар килгән иде.

Анна Сапрыгина ул чактагы Акташ районының Кече Шуган авылында туган. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Беренче ире белән бик аз яшәп кала ул. 1939 елда армиягә киткән җиреннән сугышка алына һәм шуннан башка хат-хәбәре булмый сөйгәненең.

Унынчы дистәне вакласа да, күргән михнәтләрен, тормыш авырлыкларын, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләрне бүген дә оныта алмый Анна әби. Хәер, йөз яшьләрен тутырган әби-бабайларның да әле дә күз алдында бу еллар. Анна түти дә урманын да кисә, торф чыгаруда да катнаша, Акташка үгезләр җигеп ашлык ташый. "Колхоздан бер стакан он бирәләр иде. Шуңа үлән кушып пешереп ашый идек. Кырда калган башакларны эзләп, алардан көлчә пешергән чаклар да булды. Әти 1944 елда тамагына шул башакның кылчыгы кадалып үлде ", - ди ул хатирәләрен яңартып.

Сапрыгиннар гаиләсе Әлмәткә 1953 елда күченеп килә. Анна Пантелеевна җәмәгать туклануы системасына эшкә урнаша, аннан "Ромашкино" санаториенда санитарка булып хезмәт куя. Ял итүнең ни икәнлеген белмәгән эшсөяр тугыз дистәне тутыруына да карамастан, бүген дә үзенә шөгыль табып тора. Эрләр өчен кызыннан йон сатып алып килүен сораган. "Оныкларыма оекбаш бәйлисем килде. Идәнне дә үзем буядым. Эшсез тора алмыйм шул", - диде ул елмаеп. Анна әби укыганда һаман да күзлек киюнең ни икәнлеген белми.

Ялгызы гына яшәсә дә, аның фатирының ишеге ябылып тормый дисәң дә була. Я кызы, я оныклары хәл белеп тора. 1950 нче елгы улы гүр иясе булган. 6 оныгы, 8 оныкчасы бар Анна әбинең. Юбилее көнне - 13 июльдә аларда тагын бер бәйрәм иде - оныгы кияүгә чыга.

Айдар Каюмов Анна Пантелеевнага РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм акчалата бүләк тапшырды. "Татнефтегазпереработка" идарәсе дә тыл һәм хезмәт ветеранын онытмаган. Идарәнең бүлек мөдире Юрий Лысенко шулай ук котлау сүзләрен ирештерде.

Ирина Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250