Әлмәт таңнары

Шарламаның шаян гаиләсе

Наташа һәм Фәрид Гыйләҗевлар гаиләсен күпләр бәлки белә булыр. Беренчедән, биш бала тәрбияли алар, шәһәрдә узган гаилә бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулаганнар.

Икенчедән, алар кебек җырга-моңга гашыйк, бөтен җаннары белән авыл мәдәниятен күтәрүгә янып йөрүчеләр сирәктер. Хәзер Гыйләҗевларның биш баласы да җырлый-бии, әти-әниләренең эзләре буенча киткән. Күптән түгел генә аларда кунакта булып кайттык. tc "Наташа һәм Фәрид Гыйләҗевлар гаиләсен күпләр бәлки белә булыр. Беренчедән, биш бала тәрбияли алар, шәһәрдә узган гаилә бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулаганнар. Икенчедән, алар кебек җырга-моңга гашыйк, бөтен җаннары белән авыл мәдәниятен күтәрүгә янып йөрүчеләр сирәктер. Хәзер Гыйләҗевларның биш баласы да җырлый-бии, әти-әниләренең эзләре буенча киткән. Күптән түгел генә аларда кунакта булып кайттык. "

Тамырлары - Әлмәтнеке

Үзләренә генә хас үзенчәлек, өйләрендә җиңеллек хисе хөкем сөрә. Ниндидер таләпчәнлек, дорфалык юк. Һәркем үз урынын, эшен белә. Балаларга үсәргә һәрьяклап ирек бирелгән. "Бишлегә генә укырга кирәк, кыз бала тыйнак, ә егетләр кыю булырга тиеш" дигән кагыйдәләр Гыйләҗевларга әллә ни әһәмиятле күренми төсле. Бала - күктән иңгән бәхет. Аңа нинди холык бирелсә, ул шундый була, аны үзгәртәм димә. Бу -аларның тәрбия девизы.

Биш бала... Уйлап карасаң, хәзерге кырыс заманда аның икесе дә җиткән диючеләр табылыр. Табу белән генә түгел, дөрес тәрбия бирергә дә кирәк бит. Гыйләҗевләрне исә ул куркытмый. Тырышкан кеше барын да булдыра, диләр.

Фәрид абый - Сөләй авылы Мәдәният йорты директоры, тормыш иптәше Наташа (ислам динен кабул иткән татар хатыны, авыл әбиләре аңа Наҗия дип исем дә кушкан) - биредә сәнгать җитәкчесе, биюче. Шарламада болын кадәр киң өйдә биш балаларының уңышларына куанып, тыныч кына яшиләр. Әмма мондый матур тормыш аларга җиңел генә бирелмәгән. Сөләйгә килеп төпләнгәннәренә әле 15 ел да юк, моңа кадәр гаилә Үзбәкстанда гомер кичергән.

- Тамырларыбыз Колшәриптән безнең, үзебез татарлар. Әтинең әтисен - бабайны моннан күп еллар элек чирәм җирләрне күтәрергә - "целинага" эшкә җибәрәләр. Әби Колшәриптә кала. Ирен күпме генә чакырса да, ул кайтырга ашыкмый. Шуннан соң "ирсез калам икән" дип, әби барлык балаларын җыеп, ире артыннан Үзбәкстанга чыгып китә. Без шунда туган балалар, - дип Фәрид абый үзенең тамырлары белән таныштыра. - Бирегә 2001 елда, әти-әниләр якты дөньядан киткәч, кайтып төпләнергә булдык. Балаларга туган телдә белем бирәсе, укытасы килде. Башта Колшәрипкә кайттык. Сөләйдән яшәп торырга урын, эш тәкъдим иткәч, бирегә килеп төпләнергә булдык.

Фәрид абыйның мәдәният өлкәсендә эшләвенә инде 30 елга якын. Моңга мәхәббәте кечкенәдән була. Музыкага тартылган егет иң элек мәктәптә баян сыйныфын тәмамлый, аннан мәдәният техникумын укый. Бирегә кайткач, югары белем дә ала. Баян, тальян, синтезатор, гитара - уйный белмәгән инструментлары юк Фәрид абыйның! Бик матур итеп җырлый, үзе дә көйләр яза.

Беребез өчен беребез кирәк

Ир кеше гомерендә нинди генә үрләргә менмәсен, янәшәсендә канатландырып торырга яры булмаса, бу үрләрнең биеклеге күренмәячәк. Моның белән Гыйләҗевлар да килешә. 28 ел иңне-иңгә куеп кичкән гомер елгасы Ташкентта юл ала. Төз гәүдәле, кара күзле чибәр егетне эш буенча командировкага калага җибәрәләр. Шунда ул Наташа белән таныша. Рус кызы булуына карамастан, егет йөрәгендә саф хисләр шул ук көнне ярала. Фәрид абый яшәгән Каракүл белән Ташкент арасы шактый озын була, 12 сәгать поезд белән барасы. Шуңа да чәчкәле-баллы чакларын озакка сузмыйча, ай ярым дигәндә яшьләр туй да итәләр. Наташа исламны кабул итә, барлык гореф-гадәтне үтәп, гөрләтеп туй уздыралар. 10 елга якын алар әти-әниләре белән бергә яши. Торырга урын булмаудан түгел, Үзбәкстан якларында шулай килешенгән: егет кеше әти-әнисен калдырып китәргә тиеш түгел. Гомер биргән ата-анасын карап, тәрбияләп яшәү - аның бурычы.

«Әбине генә җырлата алмадым»

Моңлы кешедән математик туу сирәктер ул. Әйтүемчә, Гыйләҗевларның да биш баласы әти-әниләре кебек җырга, сәнгатькә тартыла. Чыннан да, аларның иҗади кешеләр булуы өйләрендә үк чагыла. Баян, синтезаторга өйдә урын түрдән бирелгән. Теләгән һәр кеше рәхәтләнеп уйный, "эш кораллары"ның тынып торганы юк.

Реклама

Олы уллары Асферны баянда уйнарга кайчандыр әтисе өйрәткән булган. Бүген ул Әлмәттә азмы-күпме танылган җырчы, баянда уйный, көйләр дә язгалый. Егеттә шигырь язу осталыгы да бар икән! Альбина - профессиональ биюче, җырларга яратмаса да, моңы бар үзенең. Фирдар - заманча әйтсәк, "КВНщик". "Шүрәле" җыелма командасында, мөгаен, иң шук һәм тапкыр егеттер. Аны әти-әниләре "универсаль" бала, ди. Бии дә, җырлый да, сөйли дә. Кыскасы, барын да булдыра торган. 6 нчы сыйныфта укучы Тимур әтисе белән бик матур дуэтлар башкара. Оялыбрак торса да, киләчәктә үзен күрсәтә алырлык егет үсеп килә. Төпчекләре Алсу - апасына охшап биюче.

Гыйләҗевларның балалары гына түгел, хәзер оныклары да җырга -сәнгатькә тартыла башлаган. Әнә, 3 яшьлек Самиралары, хәзердән үк бию түгәрәгәнә йөри икән. Аның киләчәктә хореография өлкәсендә зур үрләр яулавына укытучылары һич тә шикләнми ди.

- Сәнгать дөньясында тәрбияләнгәч, очучы яки укытучы булмаслар инде. Каннан да килә торгандыр сәләт, - ди гаилә башлыгы. - Аллага шөкер, барысын да җырлыта-биетә алдым. Хәтта авылда да концертларда катнашмаган кеше калмады бугай. Тик менә Наташаның әнисе - яраткан әбигә генә көч җитми әле. Аны да берәр концертта катнаштырасы иде (үзе көлә).

Кулы килмәгән эше юк Фәрид абыйның. Хәтта рәсем ясауга, кул эшләренә дә осталыгы бар икән. Өйләре каршысында Үзбәкстан якларына хас "дарвоза-хона" да ясап куйган. Туганнар белән җыелышып, рәхәтләнеп ял итә торган ябык ишегалдын анда шулай дип йөртәләр. Шарламада ишегалларында ук обой ябыштырылган әкияттәге андый йорт беркемдә дә юктыр, билләһи!

Менә шундый булган, туган җанлыклы, уен-көлкеле, ә иң мөһиме, тормышларын матур бер җырга әверелдерә алган гаилә алар. Шарламаның шаян гаиләсе...

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: