Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сәгадәтле гомер

Гомер үткән саен яшәрә генә барган, бөтен хасиятләре белән үзләренә җәлеп иткән инсаннар була. Алардан өретелгән эчке балкыштан сафланасың, ихластан көч-дәрт аласың.

Ямьле яз аенда үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтүче матбугат ветераны, озак еллар "Хезмәт байрагы" газетасында көч куйган Җәүһәрия Шакир кызы Шәйдуллина әнә шундыйлардан. 23 апрельдә мөхтәрәм ветераныбызга 70 яшь тулды.

Җәүһәрия Шакир кызы тумышы белән Нәдер авылыннан. Хезмәт юлын бик иртә һәм бик мактаулы хезмәттә башлый. Шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң "Хезмәт байрагы" редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Ул вакытларда район газетасының гөрләп чыгып килә торган чагы. Халыкның төп менбәре булган милли басмада эшләү үтә җаваплылык һәм гыйлемлелек, һәрнәрсәдән хәбәрдар булуны һәм киң мәгълүмат таләп итә. Туган телебезнең сафлыгы, иминлеге сагында торган кыз хезмәтендә тагын да камиллеккә ирешү өчен читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ә хезмәте чыннан да катлаулы. Редакциянең типография белән тыгыз элемтәдә торып эшли торган вакыты. Материаллар басмаханәгә тапшырылып, текстлар линотипта җыела. Хәрефләрдән юллар, юллардан газета битләре ясала. Гаять четерекле, түземлелек, игътибар сорый торган хезмәт. Ә инде корректордан аеруча дикъкатьлелек, үткен күз, йөгерек зиһен таләп ителә. Кайдадыр "посып" калган хатаны табу белән бергә, газета язмаларының эчтәлегенә- мәгънәсенә хилафлык китермәскә, материалны аны әзерләгән язучы-журналист белән бергә үз йөрәгең аша үткәрергә дә кирәк бит әле. Тырышлык кебек асыл сыйфат нәтиҗәсендә ул чын мәгънәсендә үз һөнәренең остасына әйләнә. Тиздән ул тагын бер биеклекне яулый - тәрҗемәче сыйфатында хезмәт куя башлый. Газета теленең саф татарча яңгырашта булуына ирешүдә Җәүһәрия Шакир кызына әдәбиятны күп укуы, прозаны-шигъриятне үз итүе дә ярдәм итә. Аның өстәлендә - милләтебезнең мәшһүр язучысы Мөхәммәт Мәһдиев китаплары. Вакытлы матбугатта басылган бәхәсле материаллар турында шалтыратып та, очрашкан вакытларда да фикер алышырга ярата ул.

Тормышның авыр сынауларын, сикәлтәләрен үзенә генә хас тәвәккәллек, рухи ныклык белән җиңеп яшәгән Җәүһәрия Шакир кызы бүген дә милли басма мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. "Әлмәт таңнары"ның һәрчак көтеп алынган, олы хөрмәткә лаек кунагы ул. Төпле киңәшләр бирүе, газетабыз турында үз фикере, үз күзаллавы булуы белән ул һәркемгә - яшьләргә дә, инде тәҗрибә туплаган хезмәткәрләргә дә алыштыргысыз остаз. Район матбугаты елъязмасын язуда катнашкан, күп кенә истәлекле вакыйгаларның үзәгендә кайнаган тынгысыз шәхес. Коллектив менә шундый ветераннары белән көчле дә инде!

Җәүһәрия Шакир кызының гаиләсе дә бик үзенчәлекле. Тормыш иптәше Абрек Акмал улы полиграфия ветераны гына түгел, милли хәрәкәттә нәшат катнашучы буларак та билгеле шәхес. Шәһәребездә барган бер генә әдәбият-сәнгать чарасын да калдырмый ул. Шагыйрьләрнең-язучыларның якын дусты, аларның китапларын нәшер итүдә башлап йөрүче игелекле зат. Бу дус, тату гаиләдә ике бала - ике алмаш тәрбияләнеп үсте. Кызлары Лилия эчке эшләр бүлегендә, хокук сагында хезмәт куя. Уллары Рушат югары категорияле тренер. Республика беренчелегенә уйный торган "Нефтеград" футбол командасы тренеры. Быел "Сезон буенча иң яхшы тренер" исемен алган. Оныклары Элина Казан федераль университетының "Журналистика һәм социология" бүлегендә белем ала, Кадрия - татар гимназиясе шәкерте.

Күркәм юбилее белән котлап, без Җәүһәрия Шакир кызына иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һаман да шулай олы йөрәкле, кайгыртучан, ярдәмчел, изге җанлы булып калыгыз. Ходай Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин көннәр насыйп итсен. Улыгызның һәм кызыгызның күңел җылысын тоеп, оныкларыгызның игелеген күреп, Абрек абый белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә һәм хәерле-бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын Сезгә!

З.Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250