Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сарим бабай варислары

Һәр төбәкнең, һәр авылның алтын фонды булырлык кешеләре бар.

Бишмунча авылының "Чулпан" җәмгыяте механизаторы Марат Мостафин шундыйлардан. Менә чирек гасырдан артык инде ул туган авылы басуларында ил табынына икмәк җитештереп, елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә. Шуңа күрә аның исеме районда яшәүчеләргә яхшы таныш. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, акчалата премияләргә лаек булган. Ел саен авылда һәм районда уза торган татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй әләме Марат Мостафиннан башка күтәрелми.
Кешенең тормышта зур уңышларга ирешүе, дан-шөһрәт яулавы аның нинди гаиләдә тәрбияләнүенә һәм нинди мохитта яшәвенә бәйле.
Марат - гомер-гомергә җирдән аерыла алмаган игенче баласы. Әтисе Сарим "Чулпан" колхозының иң алдынгы механизаторларыннан берсе була. Гомеренең 40 елдан артыгын яраткан һөнәренә багышлый: тау-тау икмәк җитештерә, нәтиҗәдә СССРның халык хуҗалыгы үсешендәге уңышлары өчен бронза медаль белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, 66 яшендә баш миенә кан савып, бакыйлыкка күчә (урыны оҗмахта булсын).
Маратның әнисе Нәзирә ханым да терлекчелек тармагында 35 ел буе савымчы булып эшли. Ил алдындагы зур хезмәтләре өчен "ТАССРның атказанган терлекчесе" дигән югары исемгә лаек була. Хәзер ул лаеклы ялда. Балалары белән татулыкта гомер кичерә, эштән кайтуларына тәмле-тәмле ризыклар пешереп тора.
Әтисе белән әнисе Маратка яхшы маяк булалар. "Трактор" җене малайга бик иртә кагыла. Бала чактан әтисе янында кайнашып үскән егет үзенең механизатор булып китүен сизми дә кала.
Һәм ул коштай талпына да
Утыра тракторга,
Иртә таңнан кичкә кадәр
Көнен үткәрә кырда, - ди мактаулы игенченең хатыны, шигъри җанлы Лениза ханым, уенын-чынын бергә кушып. Әлбәттә, Маратның уңышларында аның да саллы өлеше бар. Һәркем белә: ир-егетнең җитештерүчән эшләве гаиләгә бәйле. Хатын-кыз гаиләдә тыныч, сәламәт шартлар тудырса, ир-егет эшкә шат, тыныч, көр күңел белән бара һәм дәртләнеп эшли.
Лениза үзе дә терлекчелек тармагында алдынгы савымчыларның берсе. 2008 елда район Сабантуеның әләмен күтәргән асыл зат ул! Шулай булмыйни?! Һөнәренең нечкәлекләренә ул әнисе Нәсимә Гыйләҗевадан өйрәнгән ич! Анысы 44 ел буе савымчы булып эшләп, заманында "Хезмәт ветераны", "Атказанган колхозчы" исемнәренә лаек булган.
- Өч хатын-кызга терлекчелек өлкәсендә 100 елга якын хезмәт стажыбыз бар, - ди Лениза, горурланып. Алар җитештергән сөтләрне кушсаң, Байкал күлләре хасил булыр иде, билләһи!
Шушы эшчән, хезмәт сөючән гаиләләрдә туып-үскән ике яшь йөрәк - Марат белән Лениза - моннан 20 ел элек тормышларын бергә бәйли.
- Күптән түгел генә юбилеебызны билгеләп үттек. Фарфор туебыз белән балалар бик матур итеп котладылар, - диләр ирле-хатынлы Мостафиннар.
Алар тиз генә компьютерны кабызалар. Экранда матур җырлар яңгырый, аллы-гөлле чәчәкләр уртасында туй тантанасы, мәхәббәт җимешләре - балалар, туганнар, дуслар белән төшкән бәхетле мизгелләр - фоторәсемнәр чагылып үтә. Афәрин! Шулай тигезлектә, бәхеттә, муллыкта озын гомер кичерсен бу пар!
Ишеткәнегез бардыр: чын ир-ат үз гомерендә йорт салырга, балалар үстерергә, агач утыртырга тиеш.
Кирпеч белән тышланган зур йортта алтын алмалардай тәгәрәшеп өч бала үсеп килә. Мостафиннар аларны үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр.
Олы кызлары Миләүшәгә 18 яшь. Шул дәвердә ул кайбер кешеләр үз гомерләрендә дә ерып чыга алмаслык күркәм эшләр майтарырга өлгергән. Нык характерлы, чая, үткер кыз өченче сыйныфтан бирле әтисе белән трактор руле артында утыра. Ике ел рәттән урак өстендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Сарим бабайның иң яраткан оныгы былтыр "Нью-Холланд" комбайнында әтисе белән 15000 тоннадан артык икмәк суктырып алганнар һәм районда икенче урынны яулап, акчалата премиягә лаек булганнар.
Әбиләре һәм әнисе һөнәрен дә "5"легә үзләштерган бу чибәр туташ. Күп тапкырлар район савымчылар бәйгесендә мәктәп укучылары арасында призлы урыннар яулаган.
Тәвәккәл булырга, эшләргә, укырга, куелган максатыңа таба армый-талмый барырга! Бу сыйфатларны Миләүшә ата-бабаларыннан мирас итеп алган.
- Былтыргы урак өсте авыр булдымы? - дигән сорауга Марат болай дип җавап бирде:
- Аның кайчан җиңел булганы бар? Бер караңгыдан икенче караңгыга басу-кырларны иңлисең. Рәхмәт җитәкчебез Минфаяз Фазыл улы Илаловка, инженер Вилсур Әнвәр улы Мөбарәкшинга, запас частьларга интектермиләр, хезмәтне бәяли беләләр.
- Комбайн компьютерлаштырылган, "кәҗәли башласа", сигнал бирә, бункер ашлык белән тулганны минуты белән күрсәтә, - ди Миләүшә, энҗе бөртегедәй ак тешләрен җемелдәтеп.
Уртанчы кыз Зәлидә 9 нчы сыйныфта укый. Аның да җиңе һәрвакыт сызганулы: өйдәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрдә әбисенә һәм әнисенә ярдәм итә.
Мостафиннарның уллары, 8 нче сыйныф укучысы Азат та әтисе белән бабасы һөнәренә тугрылыклы калырга охшаган. Былтыргы урак өстендә ул зур егәрле Т-150 тракторы белән басуда салам җыюда эшләгән. 500 гектар мәйданны аркылыга-буйга иңләгән ул. Шул арада район савымчылары арасында уздырылган бәйгедә катнашырга да җитешкән һәм беренче урынны яулап, сертификат алган!
Өйдә мал-туар тирәсендәге эшләрне дә ул башкара. Кулында балта уйнап тора. Әтисе белән менә дигән терлек сарае төзеп утыртканнар.
Азат киләчәктә ата-баба нигезен корытырга ирек бирмәс, мөгаен. Нигез ул - буынны буынга бәйләүче мәңгелек чылбыр. Нигез сакланса, авыл сакланыр.
Авыл халкының яшәү шартлары көннән-көн яхшырганын күреп үсә бит яшүсмер. Әнә, туган авылында берсеннән-берсе матур, заманча йортлар калкып чыга, өй тулы затлы җиһаз, капка төбе саен машина, трактор...
Әйе, орлыкның, үсентенең сыйфаты яхшы булса, агач та нык булып, зур булып үсә. Авылдашлары күңелендә яхшы исем калдырган Сарим бабайның хезмәтләре җилгә очмаган. Ул чәчкән шифалы орлыклар шытып чыгып, мул җимешләрен бирә.
Татар - җиргә кендеге белән береккән халык. Җир кешесе дигәндә, нәкъ менә күз алдына Мостафиннар гаиләсе килеп баса. Тормыш арбасын бергә җигелеп тарталар алар. Үз тырышлыклары белән мул тормышта яшиләр.
Бөекләрнең берсе: "Балаларны тавык та ярата белә. Ә менә аларны тәрбияләү - зур дәүләт эше", дип язган. Гаилә - шул кечкенә дәүләт бит инде ул. "Тәрбияләү - хезмәт ул", - диләр бертавыштан өлкән Мостафиннар. "Тәрбияләү - тормышка әзерләү дигән сүз", - дип өстәр идем мин. Әлеге тату, бердәм гаиләдә хезмәттә чыныгып үскән балалар киләчәктә тормыш сынауларына бирешмәсләр, теләсә нинди вәзгыятьтә дә югалып калмаслар дип ышанасы килә. Моңа тулы нигез бар. Чөнки Мостафиннарның бүген шатланып барырдай эшләре, гаиләләрен тәэмин итәрлек хезмәт хаклары, эштән кайтып керердәй зур, җылы өйләре, хәзинәләргә тиң балалары бар. Кешегә бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? Шул сорауны биргәч, алар сүз берләшкәндәй:
- Тормыштан зарлану - гөнаһ. Аллаһ һәркайсыбызга исәнлек-саулык, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы бирсен, дөньялар имин булып, укуда һәм хезмәттә тагын да зуррак уңышларга ирешергә, балаларны Кеше итеп, иманлы кешеләр белән башлы-күзле итәргә язсын! - диделәр.
Әнә шулай, гаиләне изге санап, ана хакын, ир-хатын хакын, бала хакын хаклап, иртәгәсе көннең якты уй-хыяллары белән яшиләр Мостафиннар. Аларның изге теләкләре фәрештәләрнең "амин!" дигән чагына туры килсен!
Дания Рәүпова,
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы
Бишмунча - Әлмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250