Әлмәт таңнары

Салават Фәтхетдинов Луиза Якупованың йөрәгенә үтеп керерлек сүзләр әйткән [+ФОТОЛАР]

Татар җыр сәнгате традицияләрен дәвам итеп, моңлы, хисле, лирик җырлар белән беррәттән халык җырларын да оста башкаручы Луиза Якупова белән күптәннән очрашу ниятләп йөрсәм дә, җай чыкмый торды.

Сәбәбе - Луизаның вакыты тыгыз булу: репетицияләр, концертлар, фестивальләр, моннан тыш, яшүсмерләр клубында укытучылык эшчәнлеге, гаилә, балалар… Ниһаять, матур очрак туды һәм сезнең хозурыгызга моңлы сандугачыбыз белән әңгәмәбез әзер. Бер кимчелегебез бар шулай да - газета аша җырчының тавышын ишеттерә алмыйбыз, әмма күңелле хәбәр-сөенчебез дә юк түгел - Луизаның күптән түгел «Без эзләгән бәхет» җырлар җыентыгы чыкты.

Луиза - Әлмәт кызы. Шәһәрнең 20 нче мәктәбен тәмамлагач, 1999 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлегенә укырга керә. 2004 елда аны тәмамлап, Әлмәткә кайта, музыка көллиятендә укытып ала, соңрак «Нефтьче» Мәдәният сараена эшкә күчә. Хәзерге вакытта «Водник» яшүсмерләр клубында балаларны вокал серләренә төшендерә.

- Луиза, сез үзегезнең иҗат юлыннан канәгатьме?

- Җыр минем тормышымда балачактан ук килә. Әти Сарманныкы, әнинең әтисе Шөгер ягыннан. Ике яктан да әбием җырлый иде, әни өй мәшәкатьләре белән мәш килгәндә шулай ук моңланып йөри. Әти дә җырлап эшли, ул әле борып-борып сызгыра белүе белән дә гаҗәпләндерә. Мәктәптә укыганда музыка укытучым Әлфия Искәндәрова миндә җырга мәхәббәт уятты. «Чыңлы тамчы», «Сандугач сайрар илем», Казандагы «Сандугач керде күңелгә», «Чаллы былбылы» фестивальләрендә беренче адымнарымны ясадым. Соңгысында Зәйнәбнең ул вакытта бик популяр булган «Кызыл миләш» җырын башкардым. Авторы - Виталий Агапов, ул үзе дә жюрида бар иде. Нәтиҗәдә «Шәхсән приз»га ия булдым.

Хәтерлим әле, Совет чорында әти белән әни җырларны телевизордан кассеталарга яздырып ала иде. Без легендар җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, ул вакытта яшь йолдызлар Зәйнәб Фәрхетдинова белән Салаватны тыңлап үстек. Татар моңын югалтырга теләмәү мине дә шушы юлдан алып китте. Үземнең урталыкта булуым өчен шат, йолдызлык чире белән авырмыйм. Эшебез дә гөрләп бара.

- Әлмәт белән генә чикләнүегезгә үкенмисезме?

- Университетта укыганда мин бераз эстрадага чумып алган идем. Уку дәверендә Фердинанд Сәлахов белән гастрольләрдә йөреп алдым. Күмәк концертларда башкала сәхнәләрендә җырлаганым бар. Мөмкинлегем булса, зур эстрадага чыгу теләгем юк түгел.

- Бүгенге татар эстарадасына карашыгыз нинди?

- Бер көнлек эстрада бар һәм халык күңелен яулап алырдай җырчылар, җырлар бар. Мин соңгысына керерлек итеп иҗат итәргә тырышам. Өч ноталы җырларны башкарырга теләмим. Җырның беренче чиратта сүзләренә игътибар итәм. Мәгънәле, эчтәлекле, уйландыра торган булуын телим. Көе дә, әлбәттә, бер көнлек булмаса яхшы. Кыскасы, «чыктым аша күпер» җырлар минем өчен түгел. Шуңа да, мөгаен, мин моңсу җырлар башкарамдыр, лирикага ешрак биреләм.

- Җыр дөньясы, димәк, сезнең күңел халәте...

- Минем укытучым Люция Хәсәнова: «Эчке дөньяң, күңелең бай булсын», ди торган иде. Һәр җырның нигезендә хисләр ятарга тиеш. Аерылышу, югалту турында икән, сәхнәдә драматизм кирәк. Мин эстрада җырларын гына түгел, ретро, классик җырларны да яратып башкарам. Дискка 18 җырым керде. «Каен чугы»на мәрхүм Рәис Нәгыймов махсус минем өчен Казанда минусовка яздырып алган иде, элек җырлап йөрдем, әмма ничектер ул җыр миңа «иярмәде». Менә хәзер вакыт узгач, ул башка яңгыраш алды, аны да җыентыгыма керттем. Өч клип төшердем: «Туган җирем минем Әлмәтем», «Бәхет һәм сөю», «Яңа ел» җырлары телеканалларда еш күрсәтелә. «Әткәй гармун уйный» һәм «Син минем байлыгым» җырларын үзем яздым. Бервакыт Әзһәр Зәйни китабын укып утырганда әткәй турындагы шигырьгә күзем төште. Анда Сарман таулары турында да сүзләр бар. Моңыма кушылып, беренче җырым туды. «Син минем байлыгым» Людмила Аланлы сүзләре. Шулай ук китап белән танышканда бу шигырь ошады һәм үзеннән-үзе көй язылды.

- Безнең төбәктән тагын нинди авторлар белән тыгыз элемтәдә торып эшлисез?

- Дискның 80 проценты Әлмәт авторларыныкы. Зиннур Сафиуллин, Нәфисә Сабирҗанова, Рәфис Камал, Владимир Федоров, Эльмира Гыйльфанова-Шәймәрданова, Гөлгенә Кәримова, Хәмит Мәткәримов белән эшлим. Җырлар иҗат итүдә зур роль уйнаган һәрберсенә рәхмәтлемен.

- Җырчыга үсеш өчен җыр бәйгеләре дә кирәк. Соңгы елларда нинди фестивальләрдә чыгыш ясарга өлгердегез?

- Узган ел Сочида «Салют Талантов»та, аннары Чехиядә «Прагафест» халыкара фестивалендә, Парижда «Салют Талантов»та призлы урыннар яуладым. Әлмәттә Рәис Нәгыймов истәлегенә булып узган «Урсал тауда» бөтенроссия фестивалендә III дәрәҗә дипломга ия булдым. Волгоградта «Җиңү язы» фестивалендә «Ветераннар»ны җырлап, икенче урын алдым. Улым Фәрхәт тә минем белән фестивальләргә йөри, шулай ук призлы урыннар яулый. Хәзерге вакытта ул 3 нче музыка мәктәбендә укытучысы Гүзәл Закиҗанова белән шөгыльләнә.

- Нинди хыяллар белән яшисез?

- Иң мөһиме, бу тормышта кеше булып калу. Кемдер булырга хыялланырга кирәкми, халыкка хезмәт итү миңа илһам, ләззәт бирә. Дискны да үзем өчен әзерләмәдем, истәлеккә, минем иҗатны сөючеләр өчен дип чыгардым. 35 еллык гомеремә бер нәтиҗә ул. Мин һәрвакыт Салаватның бик мәгънәле сүзләрен күңелемдә йөртәм: «Йөрәктән чыккан моңны сатып алып та, ясап та булмый. Ул табигый». Хак сүзләр!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фотолар шәхси архивтан

  • Җырчы осталыгын камилләштерү өстендә тынгысыз эшләүче Луиза җыр сәнгатенә үзе өчен түгел, ә халыкка хезмәт итү максатын куя. Әлмәтлеләр аеруча үзгә бер горурлык белән карый аңа, чөнки Луиза туган якның кабатланмас талант иясе, ул үзебезнең кыз. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышыннан, киенүеннән, тамашачыга булган мөнәсәбәтеннән затлылык, зыялылык, татар хатын-кызларына гына хас нәзакәтлелек бөркелә. «Татарның йөзек кашы», диләр андыйлар хакында.

КЫСКАЛЫКТА - ОСТАЛЫК

- Сәхнә сезнең өчен ул?

- Патшалык дөньясы.

- Кумирларыгыз?

- Кемгә дә булса охшарга тырышу кирәкме соң ул? Һәркем - үзгә.

- Балачак хыялы?

- Җырчы булу.

- Тагын нинди талантка ия булырга теләр идегез?

- Рәссам булыргадыр, мөгаен.

- Тормыш девизыгыз?

- Тирә-якка күпме күбрәк яхшылык таратасың, шулкадәр күбрәк кайта. Якын кешем бәхетле икән, мин дә бәхетле.

- Мин беркайчан да...

- Үз-үземә каршы бармыйм, ошамаганны эшләмим.

- Нәрсәдән куркасыз?

- Ялгызлыктан, якыннарны, балаларны, җыр сәләтен югалтудан куркам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: