Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сабырлык һәм фидакарьлек үрнәге

Узган ел "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиенең югары һөнәри осталыкка ия кадрлар тәрбияләү үрнәге булуын билгеләп үткән иде.

Чынлап та, фидакарь хезмәткәрләргә бай "Әлмәтнефть". Идарәнең 500 дән артык хезмәткәре Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә ия булган. Алар арасында сугыш һәм хезмәт ветераны Хафаз Шәмсуллин да бар.

Хезмәтенә күрә хөрмәте

"Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе әле дә илнең нефть тармагында иң яхшысы булып санала. Әлбәттә, бүгенге хезмәт җиңүләренә ветераннарның авыр шартлардагы героик хезмәте, фидакарьлеге белән нигез салынды.

- Һәр дәвернең үз авырлыгы бар инде ул, - ди заманында 1 нче нефть һәм газ чыгару цехын җитәкләгән Хафаз ага. - Җир асты байлыкларына юл салырга турыдан-туры эш барышында өйрәнергә туры килде. Нефть чыгару җиңел булмады. Үзенең агымы белән китми торган җирләрдә тракторлар белән суырттык. Электр энергиясе тоташтырылгач, насослар куя башладык. Җир астында газ да, парафин да сыек хәлдә. Катламнан чыга башлагач, басым кими, газ үзенә, парафин үзенә аерыла. Парафин торбаларга утырмасын өчен скважина эчен чистарту кыргычын берничә тапкыр төшерә идек.

Нефтьче хезмәтен 1950 елның 20 октябрендә бораулау эшендә башлап җибәргән Хафаз "Әлмәтнефть" идарәсенә армиядән соң, 1955 елда килә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә эшли. Оператор егеткә еш кына мастерларын алыштырырга туры килә. Идарәдә мастерлар мәктәбе оештырылгач, аны шунда чакыралар һәм һөнәри осталыкка өйрәтү белән бергә урта белем дә бирәләр. Кыскасы, көндез - эш, кичен - уку. Мастер вазифасын башкару, әлбәттә, зур җаваплылык йөкли, зирәклек, оештыру сәләте сорый. Хафаз Шәмсуллин лаеклы ялга киткәнче мастер булып эшли, үзеннән соң аның эшен шәкертләре дәвам итә. Тырыш хезмәте хакында аның бүләкләре - Ленин ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, СССР нефть сәнәгате отличнигы, Татарстанның атказанган нефтьчесе исемнәре, күпсанлы медальләре сөйли. Бригада социалистик ярышларда да катнашып җиңүләр яулый.

- Социалистик ярышта җиңү яулаган бригада мастеры буларак, мине берләшмәдән бер үземне Мәскәүгә Бөтенсоюз мастерлар киңәшмәсенә җибәрделәр, - дип искә алды ул елларны ветеран. - Карыйм, киңәшмәне Альберт Галустов алып бара. Без аның белән "Әлмәтнефть"тә эшләгәндә таныш идек, аннан соң ул "Татнефть" берләшмәсендә хезмәт куйды. Ә инде киңәшмә булган чорда Нефть сәнәгате министрлыгы эшләре идарәсен җитәкли иде. Президиумда утырганда ук мине күрде дә, күз карашы белән исәнләште. Тәнәфестә йөз кеше арасыннан килеп кочаклады. Тирә-яндагылар исе китеп безгә карап торды. Менә шундый яхшы, гади шәхесләр белән эшләргә насыйп булды миңа.

Хафаз Шәмсуллин әле дә ихтирам-хөрмәт, игътибар тоеп яши. Идарәдән бәйрәмнәргә, очрашуларга, төрле чараларга еш чакыралар үзен. Тәҗрибәле нефть табу остасының уртаклашыр, киңәш бирер нәрсәләре күп. Пенсиягә чыккач та аны әле эшеннән җибәрергә ашыкмаганнар. Җәмәгать эшләре дә йөкләтелгән. Элеккеге елларда партия оешмасы секретаре итеп сайланган, цехның ветераннар советын да җитәкләгән.

Сынаулардан сынмаган

Ветераннар белән аралашкан саен тормыш сине никадәр чыбыркыласа, кеше шулкадәр сабыррак, үҗәтрәк, максатчанрак була дигән фикергә килә барасың. Зур дәрәҗәләргә, бүләкләргә ирешүнең, фидакарьлекнең нигезен дә әнә шул авырлыклар тәшкил итми микән әле? Хафаз абый да сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була.

- Мин Сабантуйга абзый - әтинең энесе белән төшкән идем. Аңа повестканы Сабантуйдан кайтканда ук биреп җибәрделәр, икенче көнне Шөгер юлына чыгып озатып калдым. Кызы әле урындыкны гына этеп йөри иде - Бөек Ватан сугышы башланган көн аның хәтерендә әнә шулай сеңеп калган. Әтисе Габбас фронтка 13 июльдә чыгып киткән. Бу көнне Югары Мактамадан барлыгы тугыз кешене озатканнар. Сентябрь аенда тугыз кешедән нибары бер хат килгән. Анда: "Без Ленинград янына, урманда, тугызыбыз да исән",- дип язылган була. Шуннан соң бер хат та килми. Оркыя апа дүрт бала белән тол кала. Өлкәненә - 11 яшь, кечесенә - 3 ай. Туганнардан сугышка киткән сигез кешенең берсе дә кабат әйләнеп кайтмаган.

- Сугыш чоры әниләренә дә һәйкәл салырга иде, - диде Хафаз ага. - Аларга икеләтә, өчләтә авырга туры килде. Күбесе дүртәр-бишәр бала белән калды, аларны үстерү өчен тырышты. Үзләренең авызларыннан өзеп балаларына бирде. Әле бит йорт-җирен карарга да, колхоз эшенә дә йөрергә кирәк иде. Безнең әни бик таза гәүдәле кеше иде. Түбәләрне салам белән япканда өстә гел ул торды.. Анда теләсә кем тора алмый: су үткәрмәслек итеп яба белергә дә кирәк. Тирә-яктагы йортларның морҗасын сылаучы да ул булды.

Гаиләдәге өлкән бала Хафазга тормыш алда тагын да ныграк сынаулар әзерләгән икән әле. 1945 елда, сугыш беткәч әнисен үзе чәчкән икмәкне кесә төбенә салып кайтканы өчен хөкем итәләр һәм 3 елга Омскига урман кисәргә озаталар. 15 яшьлек Хафазга кече туганнары өчен әти дә, әни дә булырга туры килә. "Әни урынына нигә мин генә китмәдем икән, ачка үлмәс идем әле" дигән сүзләр бик еш килә үсмер башына. Тик ничек тә түзәргә, сынмаска, балаларны карарга, сакларга!

- Шушы әниләрне сугышта булган кешеләр җибәргәненә бүген дә йөрәк әрни, - ди уфтанып ветеран. - Ул чакта сабан сөрә идек. Көне буе эштә, төнлә колхоз бакчасына кишер, чөгендер ише әйбер алырга дип чыгып китә идем. Балалар көндез шуның белән кайнаша иде. Әни киткәч тә сыерны бетермәдем. Ул чакта иртәнге сәгать икедә көтү куабыз. Эшкә бара торган кешеләр авылдан сәгать дүрттән чыгып китәргә тиеш. Мин кеше тавышлана башлаганга уянып, сыер савып, аны көтүгә куу өчен һәрвакыт тәрәзә төбендә йокладым. Әни бар чагында үгез бозау калдырган идек, аны безнең авылда кышлау диләр. Шул кышлауны җигеп печән ташыдым. Хәзерге Сабантуй мәйданына барганда машиналар куя торган урында заготскот бар иде. Көзен Югары Мактамадан кышлауны җитәкләп төшеп, шунда 40 кило ит тапшырдым. Элек сыеры булган кешеләр хөкүмәткә бушка 40 кило ит, 100 литр сөт бирергә тиеш иде. Үгезнең калган итен Габдрахман колхозына яздырып, тарттырып умач уып ашау өчен алардан тары алдым. Хәзер моңа ышануы да авыр. Әнинең бәгыре катып кайтыр дип уйлаган идем. Юк, шөкер, алай булмады. Ул дин тота иде. Аның әтисе Риза Фәхретдиннәр белән бергә укыган. Әниебез 79 яшькә җитеп үлде.

Хәзерге 15 яшьлекләрне Хафаз аганың балачагы белән чагыштырасың да, чынлап та, искитәрлек. Хәер, нинди балачак булсын инде ул. Ә ФЗӨләр? Монысын да башыннан кичерә Югары Мактаманың Хафаз атлы үсмере. Тайга дисәләр, 83 яше булуына карамастан, бүген дә сискәнеп китә әле ул. Чебен-черкигә түзәр әмәл калмагач, учак ягып шуның тирәсенә тезелеп яталар. Кием-салымга ут капкан чаклар да еш күзәтелә. Түзә алмыйча качучылар да булгалый.

Бер горурлык хисе яна миндә...

Хафаз Шәмсуллинга җәмәгать эшләрен ышанып тапшырулары тикмәгә булмагандыр. Аның хакында кешеләр белән бик тиз уртак тел таба, оста оештыручы, тыныч холыклы, максатчан кеше диләр. Югары Мактама халкы авылдашларына аеруча рәхмәтле. 2008 елның 24 мартында Хафаз абыйның тырышлыгы белән авылда изге йорт ишекләрен ача.

- Мин гаеткә авылга йөрим. Бервакыт өлкәннәр яңа мәчет төзү эшенә миңа алынырга тәкъдим иттеләр, - дип искә алды бу елларны аксакал. - Минем авылда бергә эшләгән Сәгыйть Галиев дигән иптәшем дә бар иде, шуның белән керештек бу саваплы эшкә. Озак барды төзелеш. Артыннан күп йөрергә туры килде. "Татнефть" ААҖ бер миллион сум акча бирде. Башка ярдәм итүчеләр булды. Форсаттан файдаланып, Илгиз белән Атлас Талиповка, Госман Камаловка зур рәхмәт җиткерергә рөхсәт итсәгез иде. Мәчеттә хәзер мәдрәсә бар, балалар, хатын-кызлар укый. Иң мөһиме, авыл өстендә азан яңгырый. Бу зур горурлык.

Горурлык дигәннән, Хафаз абый үзенең хезмәттәшләре, чордашлары, бүген аларның эшен лаеклы дәвам итүчеләр белән дә горурлана. Күптән түгел "Әлмәт таңнары" газетасында "Әлмәтнефть" идарәсе ветераны Ислам Әхтәмов турында язып чыккан идек. "Газеталар алдырабыз, укыйбыз. Сезнең газетадан Ислам турында укып бик шатландык. Бригадабыз чираттагы тапкыр беренче урын алгач, Сәгыйть Галиевне ВДНХга җибәргәннәр иде. Анда ул Әнвәр Сафиуллинның фотосын күреп, башкаларга аны белүен әйтеп, бик горурланып басып торганын сөйләгән иде. Менә мин дә газета-журналлардла үзебезнекеләрне күргәч, шундый горурлык хисләре кичерәм".

Хафаз аганың үзе белән дә горурланырлык. Тормыш иптәше, авылдашы Мөкәррәмә апа белән иңгә-иң торып гаилә йөген тарта башлауларына да алты дистәгә якын вакыт узган. Менә дигән өч бала үстергәннәр, һәрберсенә югары белем биргәннәр. Кызганыч, "СМП-Нефтегаз" ААҖдә баш инженер булып эшләгән уртанчы уллары Инсаф бик иртә арабыздан китте. Алты оныкның һәммәсе дә нефтьче һөнәрен сайлаган. "Әлмәтнефть" идарәсендә эшләүчеләре дә бар. Гомумән, өлкән Шәмсуллиннар оныкларга бай булып чыкты - тагын биш оныкчыклары бар. Бүген аларның йортыннан балалары, оныклары, туганнары өзелми. Мөкәррәмә апа белән Хафаз абый - сөекле әни-әти, әби-бабай. Оркыя апа да утыз елга якын олы улы гаиләсендә яши.

- Аны кулдан килгәнчә тәрбия итәргә тырыштык. Балаларыбыз әни янында үсте. Аларны һич кенә дә балалар бакчасына да, пионер лагерьларына да җибәреп булмады. Бакча, умарта тотуыма килгәндә, без бит җир кешеләре. Улларыбызга югары уку йортларын тәмамлау белән җиргә якын булыгыз дип бакча алып бирә тордым. Берсе дә эштән курыкмады, - диде сугыш һәм хезмәт ветераны. "Ни чәчсәң, шушы урырсың", ди халкыбыз. Өлкән Шәмсуллиннарга караганда хак сүзләр бу!

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250