Әлмәт таңнары

Руслан евродан да кыйммәтле валюта тапкан

Аның һәрнәрсәгә үз фикере, карашы бар. Әмма ул гади генә караш түгел. Рәссамнар күрә, табиблар белә, артистлар уйный, язучылар сизә торган гел башка тоемлау. Тормышка, әйләнә-тирәсенә булган әнә шул үзгә караш аны бүген таныткандыр да. Сүзем әлмәтлеләргә шактый таныш булган Руслан Бажутов турында. 25 яшьлек бу егет үзе фотограф та,...

«Өемдә ашарга пешермим»
- Һөнәрем буенча мин пешекче. 16 нчы мәктәпне тәмамлагач, 31 нче училищега укырга кердем. Әллә нишләп пешекче һөнәрен мактадылар, армиягә кадәр аны яратып та бетермәдем. Әмма хәрби хезмәт чыннан да тормышны гына түгел, ә аңа булган карашны да үзгәртергә сәләтле зур тәҗрибә мәктәбе икән. Кайткач, үз һөнәрем буенча эшли башладым. Әлмәтнең күп кенә кафе-рестораннарында, балалар бакчасында да ашарга әзерләүче булырга туры килде. Ризык пешерүдән бигрәк, миңа аны матур итеп өстәлгә бирү, бизәү ошый. 8 минут эчендә ике зур пицца пешерә ала идем. Карвинг белән дә кызыксындым. Яшелчә-җимешләрне фигуралы итеп кисү үзе бер сәнгать кебек. Әмма бездә пешекче һөнәре дөрес бәяләнми дип саныйм. Матди яктан да, рухи өлкәдә дә. Хәзер вәзгыять үзгәрде, билгеле, әлеге һөнәр ияләренә башкача карый башладылар. Ләкин ул елларда мин бу өлкәдә үсәр өчен үземә перспектива тапмадым.
Өйдә ашарга бик сирәк пешерәм. Әмма үземнең якыннарымны гел көтмәгәндә берәр матур ризык белән сөендерә алам.
«Җырлар өчен укырга кирәкми»
- Мин, гомумән, ниндидер дәрәҗәле уку йорт-ларына кереп, анда белем алуны аңламыйм. Формальлектән ары диплом миңа берни дә бирми дип уйлыйм. Әгәр кеше теләсә, белем алмыйча да аларны эшли ала. Мин, мә- сәлән, вокал дәресләрен укыган кеше түгел, әмма җырлыйм.
Моннан берничә ел элек Әлмәттә берничә егет белән рэп җырлардан торган төркем булдырдык. Үзебезнең концертларны да оештырдык, Уфага барып альбом яздырдык. Шактый популяр булган бер Россия музыка каналында безнең җыр беренчелеккә дә чыккан иде. Төркем өчен бу зур казаныш булды. Зур сәхнә йолдызлары белән беррәттән безнең дә клип экраннарда әйләнде. Әмма төркем таркалды: егетләрнең кайсысы өйләнде, башка шә- һәргә күченеп китте. Үзләре генә җырлый башлаучылар да булды, шулай да әлегә кадәр дустанә җепләрне саклыйбыз.
«Студия ачарга хыялланам»
- Мине фотограф буларак беләләр. Бүген фото күпләрнең тормышында алыштыргысыз урынны били. Фотоиндустрия дә гел үсеп тора. Кешеләрнең яшәешләрен бер мизгелгә туктатып, кадрда төшереп калдырасылары килә.
Пешекче һөнәреннән киткәч, мин үземне берәр газета яки журналда сынап карарга теләдем. Шундыйрак берәр эшкә чакырсалар иде дип уйлап йөргәндә, "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Хыяллар тормышка аша" дигән җыр проектын башлап җибәрдек. Һәр эшне хисап тотар өчен фотога төшерергә кирәк иде. Шуңа үземә яхшы фотоаппарат сатып алдым. Фотога төшерә белү дә үзе бер сәнгать икән. Минем өчен бу яңалык булып чыкты. Ә мин һәрвакыт яңалык эзлим.
Район башлыгы матбугат хезмәтенә фотограф булып урнашкач, үземә әйтеп бетерә алмаслык зур тәҗрибә тупладым. Фотога төшерү бер караганда бик җиңел кебек, әмма безгә һәр- нәрсәне башкалар күрә алмаган күзлектән карый белергә кирәк.
Хәзер фотостудияләргә килеп, профессиональ фотолар ясату модада. Үземнең фото- студиямне ачу - иң зур хыялларымның берсе. Бездә үсәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әлмәт - зур, перспективалы шәһәр. Күпләр миңа, үсәр өчен берәр зуррак шәһәргә күченеп кит, ди. Ни өчен? Теләсәм мин монда да үземнең хыялларымны, планнарымны тормышка ашыра алам.
«Телевидение дә минем рухка туры килә»
- Күптән түгел үземдә тагын бер сәләтне ачтым - алып баручы. Әйткәнемчә, мин яңалык яратам. Үземне һәр өлкәдә сынап карыйсым килә. Ул миңа энергия бирә. Кешене үзеңә каратып тота белү - күпләр холкыннан килми. Билгеле, мин үзем генә эшләмим, төркемебездә кеше шактый. Соңгы арада туйлар, мәҗлесләрне тулаем оештыра башладык. Залны бизәүдән алып, фото һәм видео төшерүгә кадәр тәкъдим итәбез. Заманча фаер-шоулар да оештырабыз.
Моннан тыш, телевидение дөньясында да кайный башладым. Үземне бу өлкәдә дә сынап карыйсым килде. Яңа гына ачылып, әле үсү этабында булган җирле бер телевидениегә үземнең идеяләремне тәкъдим иттем. Шәһәр күләмендә булган вакыйгалардан кызыклы сюжетлар ясыйм. Үземне актерлык өлкәсендә дә сынарга телим. Берәр кыска метражлы кинода уйнап карар идем.
Бүген доллар, евро кебек акча берәмлекләрен карап, барлап барырга яратабыз. Минемчә, алардан да кыйммәтрәк акча бар. Ул - вакыт. Әгәр сәламәт булып, бирелгән вакытны әрәмгә уздырмасаң, бик күп үрләр яуларга, изге гамәлләр кылырга була. Бу очракта мин бер акыллы сүзләрне мисал итеп куям: "Без уйлап утырганда, калганнар аны эшләп тә куя".
«Хәйрияне һәркем кылырга тиеш»
- Мин тормышта бернәрсә дә очраклы түгел дип саныйм. Бервакыт Әлмәт уртасында сәләмә генә киенгән бер ирнең теләнеп утыруын күр- дем. Дус егет белән якындагы кибеткә кереп сөт, ипи, казылык кебек кирәкле азык-төлек сатып алдык та, аның янына чыктык. Күп булса 5 минут вакыт узгандыр. Чыгуыбызга ирдән җилләр ис- кән. Якын-тирә урамнардан да эзләдек, ләкин таба алмадык. Минем өчен бу бер сынау булды. Якын-тирәбездә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп, бу авыруларга гына кагылмый. Андыйларга карата битараф калырга ярамый. Хәйриячелек юнәлеше булдыру теләге дә күптән бар иде. Социаль челтәрдә үз төркемебезне булдырдык, төрле хәйрия концертлары оештырабыз хәзер.
Мин беркемгә дә таянмыйм. Бу дөньяда бары үземә генә ышанам, читтән ярдәм көтмим. Шуңа да тырышлык белән алдырам. Хәтта ял итәргә барсам да, эш турында уйлыйм. Яңа идеяләр белән янам. Миннән еш кына: "Ничек барысына да җитешәсең?" - дип сорыйлар. Мин бөтен вакытымны шушы эшләргә багышлыйм, бүгенгене иртәгәгә калдырмыйм. Һәр көннән ямь алып яшим - уңышымның сере менә шундадыр.
Филүзә Хәмидуллина

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: