Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Роберт Андреев: "Җырларым - канатларым"

Җырчылар да, җырлар да күп бүген. Әмма күңелгә үтеп керерлек, йөрәкләрне тетрәндерерлек, тамашачы мәхәббәтен яуларлык эчтәлекле җырлар һәм аларны башкаручылар сирәк. Сәхнә вакланды.

Кайбер эстрада артистларының, алар репертуарындагы җырларның исемнәре хәтерләрдә озак сакланмый, тиз җуела. Халык өчен җыр язучыларны, башкаручыларны бармак белән генә санарга мөмкин ич. Күпләр "йолдызлану" авыруына бирешә, моңга сусаган тамашачы күңеле ишегенә ачкыч табу хакында уйланмый. Шөкер, халыкчан, татар моңына гына хас бормалар, алымнар белән җыр язучы авторларыбыз, үзешчән сәнгать әһелләре бар. Шуларның берсе һәм кабатланмас иҗаты белән сәнгать дөньясында үз урынын тапкан якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты Роберт Андреев. "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән генә дә Роберт әфәнде халыкныкына әверелде. Ә халык мәхәббәте барыннан да көчле.
Озакламый Роберт Андреев безне үзенең иҗатына 30 ел тулуга багышланган искиткеч бәйрәм тамашасы белән сөендерәчәк. Бүген аның һәм иҗатташ дусларының шау-гөр килеп әлеге чарага әзерләнеп йөргән чагы. Шулай да танылган композитор эш графигының тыгыз булуына да карамастан безнең белән очрашуга вакыт тапты. Бүген, газета укучыларыбыз, сезне Роберт әфәнденең иҗат дөньясына сәяхәткә чакырабыз.
- Мин үземне белә башлаганнан бирле сәнгатькә гашыйк. Кечкенәдән җырларга бик яратып үстем. Хәтерлим, Баткакка урып-җыю эшләренә элек солдатлар килә иде. Күрше малае Илдус белән без алар машинасының кабинасына утырып җырлап йөрдек. Балачак күңелле узды, җыр белән мавыгып хәтта ашарга оныткан чаклар да булгалады. Әти тальян гармун алганнан соң дөнья бөтенләй түгәрәкләнде. Әлеге көн минем һәрчак истә: беренче сыйныфны тәмамлаган ел иде. Җәй көне бер төркем малай-шалай тыкрыкта лапталы уйнадык та өйләргә таралыштык. Өйгә кайтсам, әти тальян гармун шыңгырдатып утыра. Минем башым күккә тиде.
- Әти-әниләрегез җырга һәвәс кешеләр идеме?
- Алар күбрәк керәшенчә җырлады. Әти азрак гармунда уйный иде. Әмма тальян гармун аның кулына эләкмәде диярлек, дөресрәге, миннән бушамады. Кая барсам да үзем белән йөрттем мин аны. Өченче сыйныфны тәмамлагач, Яшьләр авылындагы пионерлагерьга юллама бирделәр. Шунда мин кичләрен дискотекалар уздырдым. Тальян гармунны сыздырып җибәрүгә тыпыр-тыпыр биюләр башлана торган иде. Аннан соң үсә төшкәч, урып-җыю вакытында агитбригадалар белән басуларга чыга башладым. Гармунсыз бәйрәм буламыни?! Мине шундый чараларга иң беренчеләрдән булып чакыралар иде. Ындыр табакларында концертлар куйган чор иң күңеллесе булгандыр. Бервакыт күрше Иске Кәшер авылына, ындыр табагына алып бардылар. Август ае иде бу. Безне күргәч тә ашлык суыра торган механизмнарны туктаттылар, "Газик" машинасының бортларын ачтылар да, шулай итеп сәхнә ясап куйдылар. Уртага хромка гармуны чыгардылар, имеш, кемдер уйнарга тиеш. Мин ялындырып тормадым, шуның өстенә чыгып утырдым да, моңланып тальян гармун тарттым. Балачак хатирәләре изге, алар минем күңел дәфтәремдә саклана. Сәнгатькә юл ярган мизгелләр иде ул.
- Олы сәхнәгә чыгуга фатиханы Сезгә бөтен авыл халкы биргән бит, Роберт әфәнде!
- Авылдашлар белән тату яшәдек без. Салкын Алан мәктәбенә укырга баргач та җыр-моңнан аерылмадык. Егетләр белән квартетлар төзеп, күрше Имән, Күтәмәле, Баткак авылларына концертлар белән бардык. Шау-гөр китердек дөньяны! Иҗат юлына кереп китүдә безнең якның табигате дә тәэсир иткәндер, мөгаен. Искиткеч бит ул! Хәмит тавы, Кырмыска тавы, Тәпән кое урыннарын узганда җырлый-җырлый кайта торган идек. Хәмит тавындагы имән агачлары әле һаман исән. Алар безгә "4" билгесен хәтерләтә иде. Үзебезнең арада шундый гыйбарә дә яшәде әле: кем беренче булып шунда барып җитә, янәсе, "дүртле" билгесе ала. Ләкин хәзер без йөргән сукмаклар артта калды инде...
- Ә бит шул сукмаклар Сезне иҗат дөньясына алып килгән. Беренче җыр язу тарихы ничегрәк булды соң?
- Иҗат отчетларында чыгыш ясап, ул вакыттагы мәдәният бүлеге начальнигы И.Галиевнең рухи ярдәме белән шәһәрдә уздырылучы һәр мәдәни чарада катнашып, шулай итеп җыр-моң иленә сәяхәт башлангач, Казан мәдәният институтын тәмамладым. Тәүге җырымны 1985 елда Роберт Рәкыйповның "Зөһрә" дигән шигыренә яздым. Шул җыр белән Әлмәттә үзешчән композиторлар бәйгесендә катнаштым. Аны Лидия Старшинина оештырган иде. Әле дә истә, бәйге узачагы турында газетада укыганнан соң, мине дә катнаштыруларын сорап мәдәният бүлегенә килдем. Исемлеккә 16 кеше кертелгән булып чыкты. Мин бераз соңга калган идем, шулай да иң соңгы итеп язып куйдылар. Әлеге чарада "Зөһрә"не башкарып, көтмәгәндә беренче урын алдым. Ул вакыттагы сөенүләремне сүз белән аңлатып булмый, иңнәремә канатлар үсеп чыкты.
- Бүген артистлар башкаруында Сезнең җырларны еш ишетәбез. Иҗат хәзинәгез бик бай.
- Статистика алып барганым юк минем, шулай да якынча 60 лап җырым бар. Аларны ошаталар, башкаралар икән - мин моңа бары тик шат кына. Хәзер бер көнлек җыр иҗат итүчеләр күбәеп китте бит. Бердәнбер җыр язып кына үзләреннән бөек композитор ясаучылар ишәйде. Үземне мин алардан өстен дип уйламыйм, Салих Сәйдәшевкә дә тиңләшмим. Үз агымыма гына, әкрен генә иҗат итәм. Бүген өч җырымны Салават башкара. Зөһрә Шәрифуллина, Галина Казанцева, Гөлзадә Сафиуллина, Бәширә Насыйрова, Асаф Вәлиев, Мирсәет Сөнгатуллиннарның репертуарларында да җырларым бар. Соңгы вакытта 4 җырымны ИлСаф башкарды. Өр-яңаларын Миләүшә Идиятова белән Башкортстаннан Илнур Мусин җырлый.
- Һәр композиторның аеруча зур популярлык алып килә торган җыры була. Сезнең "Мин яратам сине, Татарстан" җыры әнә шундыйлардан. Нәкъ шушы җыр өчен Г.Тукай исемендәге премиягә лаек булуыгыз да моны дәлилли. Бүләкләү тантанасында әлеге җырны Сез Салават белән бергәләп башкарган идегез. Нинди хисләр кичердегез ул минутларда?
- Бик дулкынландым. Минем өчен шатлыклы вакыйга булды ул. Бүләк алуымны үзем дә сизмичә калдым. Иң кызыгы, Казанга нәрсә өчен чакырулы булуымны урында гына аңладым. Алдагы көнне (25 апрельдә) мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина шалтыратып, миңа башкалага барырга кирәклекне әйтте. Ә мин 26 сында Уфага Рамил Чурагуловның иҗат кичәсенә барырга җыенып йөри идем. Шуннан ТР мәдәният министры Зилә Вәлиевага шалтыраттым. Ә ул: "Роберт, сиңа Президенттан бүләк бар, һичшиксез, син Казанга барырга тиеш", - диде. Нинди бүләк икәнлеген үзе әйтмәде, мин сорамадым, гәрчә үземне Тукай премиясенә тәкъдим итүләрен белсәм дә. Шулай итеп, икенче көнне юлга кузгалдым. Министрлыкта тәбрикләүләрне ишетеп минем гаҗәпләнүемне күрсәгез! Мин әлеге хәбәргә тиз генә ышана алмадым. Өйдәгеләргә, хезмәттәшләремә шалтыратып, сөенечем белән уртаклаштым... Уфага барып кайтырга да өлгердем әле. Р.Чурагуловны инде Г.Тукай премиясе лауреаты буларак тәбрик иттем.
- Халык мәхәббәтен яуларлык җырлар ничек туа, Роберт әфәнде?
- Җыр текстын сайлаганда, иң беренче чиратта, эчтәлеккә игътибар итәм. Такмак формасындагы шигырьләргә алынмыйм. Ә андыйлар хәзер күп, әмма ничек тиз популярлашсалар, шулай тиз төшеп тә кала алар. Тирән мәгънәле, матур эчтәлекле, тормышка кагылышлы шигырь икән, димәк, ул минеке. Җирле авторларның әсәрләренә еш мөрәҗәгать итәм. Клара апа Булатова, Нур Әхмәдиевнең шигырьләренә язылган җырларым байтак. Әлмәтнең үзешчән сәнгать әһелләре белән иҗади дуслык җепләребез нык. Минем җырларымны Валентина һәм Илфат Исламовлар, Инсаф Исламов, Райлә Маннановалар башкара. Рәис абый Нәгыймовны бик хөрмәт итәм. Аны укытучым дип атар идем. Үзенең киңәшләре белән бик ярдәм итте ул, рәхмәтлемен аңа. Музыка көллияте укытучысы Татьяна Сәхибуллинаны тирән ихтирам итәм. Ул минем остазым, бик даһи шәхес, мине музыка серләренә төшендерде. Иҗат бит ул баткак кебек үзенә суыра, аннан чыгу юлы юк. Җырларым - минем канатларым. Электән үк мин Фирзәр Мортазинның иҗатына гашыйк идем, аңа һәрчак сокландым. Бәлки шул миңа этәргеч ясагандыр да. Ләкин мин аның иҗатын кабатламадым, үз юнәлешемне булдырдым. 20-21 февральдә драмтеатрда узачак театральләштерелгән тамашада әлмәтлеләр үзләре дә моны күрер. "Аулак өй" дип исемләнгән әлеге чара гади концерт кына булмаячак. Аны исеме үк әйтеп тора. Искиткеч сәхнә бизәлеше, авыл күренешләре, төбәгебез артистлары чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанам. Кичә 18.30 сәгатьтә башлана, рәхим итегез! Ә инде "Татнефть" компаниясе матди ярдәм күрсәтсә, бәлки апрельдә, үзгәрешләр кертеп, халык артист-лары катнашында тамашаны Казан сәхнәсендә дә куярбыз.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250